Англия
А́нглия (ингл. England [ˈɪŋɡlənd]) — Бөекбританиянең иң зур тарихи һәм административ өлеше. Британ утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Гадәттә, инглизчә mainland дип йөртелә. Англия халкы Бөекбритания халык санының 84 %-н тәшкил итә.
Англия | |
ингл. England | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Рәсми исем | England |
---|---|
Кушамат/тәхәллүс | Blighty |
... хөрмәтенә аталган | англлар[d] һәм коры җир |
Демоним | Angličan, English, англічане, englisch, Engländer, Engländerin, Engelsman, Engelse, 英國人, 英國人, 英國人, angol, englænder, Englez, англичанка, англичане, англичани, anglais, anglaise, engleză, inglese, inglese, inglesi, inglesi, inglés, inglesa, ingleses, inglesas, Sais, Saesnes, Saeson, English, نڭليزي, نڭليزية, نڭالزا, نڭليزيات, Anglež, Angležinja, ангелец, ангелька, ангельцы, Inglesi һәм Sasanach[1] |
Рәсми тел | инглиз теле |
Гимн | Ходаем, патшаны сакла![d] |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Бөекбритания[2] |
Башкала | Лондон[3] |
Административ-территориаль берәмлек | Бөекбритания |
Сәгать поясы | ECG[d] |
Иң көнчыгыш ноктасы | 52°28′52″ т. к. 1°45′46″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 55°48′00″ т. к. 2°02′00″ кб. о. |
Иң көньяк ноктасы | 49°51′ т. к. 6°24′ кб. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 49°53′00″ т. к. 6°27′00″ кб. о. |
Геомәгълүматлар | Data:England.map |
Иң югары ноктасы | Скофел-Пайк[d] |
Иң түбән ноктасы | Фен сазлыклары[d] |
Идарә итү формасы | парламентлы монархия[d] һәм конституцияле монархия |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Бөекбритания патшасы[d] |
Ил башлыгы | III Карл |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Бөекбритания премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Кир Стармер[d] |
Халык саны |
53 012 456 (2011), 57 106 398 (2022)[4] |
Административ бүленеше | Көнбатыш Англия[d], Төньяк-Көнбатыш Англия[d], Йоркшир һәм Хамбер[d], Көнчыгыш Мидленд[d], Көнбатыш Мидленд[d], Көньяк-Көнбатыш Англия[d], Көньяк-Көнчыгыш Англия[d], Төньяк-Көнчыгыш Англия[d] һәм Лондон төбәге[d] |
Акча берәмлеге | стерлинг фунты |
Нәрсә белән чиктәш | Шотландия һәм Велс |
Алыштырган | Англия патшалыгы[d] |
Кулланылган тел | инглиз теле |
Мәйдан | 130 278 км²[3] |
Рәсми веб-сайт | visitengland.com |
Һәштәге | england |
Официаль символ | Роза Тюдоров[d] |
Сурәтләнә | Charles James fonds[d] |
Тематик география | Англия географиясе[d] |
Яклаучы изге | Изге Георгий[d] |
Феноменның икътисады | Англия икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Англия халкы[d] |
Хуҗалыклар саны | 23 044 097[5] |
Уртача яшь | 38,6 аннум[6] һәм 39,3 аннум[5] |
Илнең телефон коды | +44 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Англиядә җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Англиядә төшерелгән фильмнар[d] |
Англия Викиҗыентыкта |
- Еш кына Бөекбритания аңламында кулланыла.
Англия элек көндәш булган графлыкларның 927 елда берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килде. Исеме герман кабиләләренең берсе булган англар атамасына бәйле. Башкаласы — Бөекбританиядә һәм Европа Берлегендә иң зур булган Лондон шәһәре.
Англия — инглиз теле һәм Англикан чиркәве барлыкка килгән урын, монда нигезләнгән инглиз хокукы күп илләрнең юридик система нигезенә тәэсир иткән. Лондон — Британ империясенең башкаласы иде. Сәнәгать инкыйлабы нәкъ Англиядә барлыкка килде, ул — дөньяда иң беренче сәнәгати үсеш алган ил иде. Илнең парламент демократиясе, конституцион, хөкүмәт, юридик үзенчәлекләре күп башка илләрнең нигезенә ятты.
1707 елда Англия (аның эченә кергән Велс белән) Шотландия белән Бөекбританиягә берләшә. Административ яктан Англия 9 регион һәм 48 графлыктан тора.
Географик мәгълүмат
үзгәртүАнглия Бөекбритания утравының өчтән ике өлешен биләп тора. Төньякта ул — Шотландия, көнбатышта Велс белән чиктәш.
Илнең ландшафты калкулыклардан тора, төньяк районнарга таба алар күбрәк тауга әйләнә бара. Көнчыгышта күбесенчә сазлыклардан торган үзәнлекләр урнаша. Сазлыклар күбесенчә авыл хуҗалыгы өчен киптерелеп яраклаштырылган.
Англиянең иң зур алты шәһәре: Лондон, Бирмингем, Лидс, Шеффилд, Ливерпуль һәм Манчестер.
Англия төньякта Шотландия һәм көнбатышта Уэльс белән чиктәш. Ул Бөекбритания утравында һәм тагын йөздән артык вак утрауда урнашкан. Англия Ирланд, Кельт, Төньяк диңгез һәм Англия каналы (Ла-Манш) белән юыла. Англиянең күп өлешен тигезлекләр һәм түбән калкулыклар каплап тора, ләкин тау төбәкләре дә бар. Уртача диңгез климаты, уңайлы температуралар белән. Англия бәйсез ил түгел, бу Берләшкән Корольлекнең бер өлеше. Англиянең башкаласы - Лондон, ләкин аның үз хөкүмәте юк. Берләшкән Корольлекнең сәяси төзелеше шулай ук Англиягә дә керә (идарәнең парламент системасы белән конституцион монархия). Англиянең икътисады - дөньяда иң зурларның берсе. Шулай ук ул Берләшкән Корольлек икътисадының иң зур өлешен тәшкил итә. Сәнәгатьнең аеруча мөһим тармаклары: химия, фармацевтика, автомобиль, аэрокосмик сәнәгать, программа тәэмин итү индустриясе һәм туризм.
Дин
үзгәртү- Христианлык
- Ислам
- Һинд дине
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ The National Terminology Database for Irish — 2006.
- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ https://www.ons.gov.uk/peoplepopulationandcommunity/populationandmigration/populationestimates/datasets/estimatesofthepopulationforenglandandwales
- ↑ 5,0 5,1 https://www.nomisweb.co.uk/reports/localarea?compare=2092957699
- ↑ https://www.nomisweb.co.uk/census/2001/KS002/view/2092957699?cols=measures
(https://www.interactive-english.ru/topiki/283-england/ 2021 елның 9 июль көнендә архивланган. сайтындагы "England" статьясының тәрҗемәсе.)