Дамир Тимерханов

Дамир Тимерханов, Дамир Вәкил улы Тимерханов (1935 елның 25 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман2009 елның 25 ноябре, РФ, Мәскәү) — генерал-майор (1981)[1][2], тарих фәннәре кандидаты (1990). ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсенең инспекторлар бүлеге башлыгы (1984 елдан).

Дамир Тимерханов
Туган телдә исем Дамир Вәкил улы Тимерханов
Туган 25 июнь 1935(1935-06-25)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман
Үлгән 25 ноябрь 2009(2009-11-25) (74 яшь)
РФ, Мәскәү
Милләт татар
Һөнәре хәрби, генерал-майор
Җефет Илфа Исхак кызы Әмирханова
Балалар кызлары Наилә, Лена
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1935 елның 25 июнендә Сарман районы Сарман авылында өч балалы дәүләт хезмәткәре гаиләсендә өлкән бала булып туган. Әтисе Вәкил Тимерханов яшьтән үк комсомол ячейкалары эшен башлап йөри, соңрак Биләр, Сарман районнарында ВЛКСМ район комитетларын җитәкли, Сарманда, Әгерҗедә КПСС райкомы беренче сәркатибе була, 1955—1958 елларда утызмеңче булып, Сарман районында күмәк хуҗалык рәисе булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Шәмәрдән урман хуҗалыгы директоры урынбасары. Әнисе Гөлҗамал Заһидуллина (Арча районыннан) 1928 елда Мәскәүдә авыл шурасы рәисләре курсларын тәмамлаган, Н. К. Крупская белән очрашкан. Энесе Илдус Казан авиация институтын тәмамлаган, Кировта инженер булып эшли. Роберт Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлаган, Мәскәүдә яши.

Дамир Вәкил улы Сарманда башлангыч сыйныфта дүрт ел татарча укый. Әтисенең хезмәт урынына бәйле, гаиләсе белән Әгерҗегә күчкәч, русча укый башлый. Гаилә Шәмәрдәнгә килгәндә, яшүсмер алтынчы сыйныфта була. Биредәге мәктәптә җиденче сыйныф булмагач, Кукмараның 2нче санлы рус мәктәбенә егерме чакрым йөреп, фатирда торып (Степан Разин урамы) укый. Әлеге мәктәпне тәмамлап, Сембердәге танк училищесына укырга керә.

Хәрби хезмәт

үзгәртү

Танк училищесын уңышлы тәмамлап, Алманиядәге совет гаскәре төркемендә хәрби хезмәтен башлый (19571963). Аннан өлкән лейтенант дәрәҗәсендә кайта һәм Төркестан хәрби округында хезмәтен дәвам итә (19631965). Мәскәүдә В. И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академияне тәмамлаган (1969). Кавказ арты хәрби округының мотоукчылар берләшмәсе сәяси бүлеге башлыгы, хәрби округның сәяси идарәсендә бүлек һәм идарә башлыгы (19691977)[3] Төп хезмәте белән бер вакытта җәмгыять эше дә алып бара. Буйнакск, Грозный, Тбилиси шәһәрләре шураларының, Чечен-Ингуш АССР республика шурасы депутаты булып сайлана.

1981 елның октябрендә «генерал-майор» хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1982 елда Мәскәүгә, Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты сәяси идарәсенә күчерелә (19821984). 1984 елдан ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсендә өлкән инспектор, инспекторлар бүлеге башлыгы.

Чернобыль һәлакәте

үзгәртү

1986 елның 28 апреленнән, ССРБ Гражданнар оборонасы идарәсенең оператив төркеме бүлек башлыгы буларак, Чернобыль һәлакәте булган урынга килә, 1987 ел азагына кадәр хезмәт вазифасын шунда башкара. 19881989 елларда да күп тапкырлар булырга туры килә. Биографиясендә Чернобыль дүрт елга якын вакытын ала. Аның хезмәтләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Хөрмәт Билгесе ордены белән билгеләп үтелә. 53 яшендә отставкага чыга.

Тарих фәннәре кандидаты (1990) Д. В. Тимерханов Мәскәүдәге фәнни-тикшеренү институтларының берсендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Аның чиктән тыш шартларда эш стилен камилләштерү проблемалары буенча, шулай ук Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә ССРБ Гражданнар оборонасы подразделениеләрендә сәяси эшнең кайбер мәсьәләләре буенча фәнни хезмәтләре байтак. Алар аерым брошюра итеп чыгарылган, чит илләрдә хәрби журналларда дөнья күргән.

2009 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Троекурово зиратында (Мәскәү, Рябиновая ур., 24) җирләнгән[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Илфа Исхак кызы Әмирханова (Лесхоз бистәсеннән). Кызлары Наилә, Лена, икесе дә югары белемле.

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1нче китап: Чаллы, 2000 ел, 180 бит.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү