Ижау
Ижау (удм. Ижкар; рус. Ижевск) – Россия шәhәре, Удмурт Республикасының башкаласы.
Ижау | |
удм. Иж удм. Ижкар | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1760 |
---|---|
Рәсми исем | Ижевск |
... хөрмәтенә аталган | Иж елгасы |
Демоним | ижевчанин, ижевчанка һәм ижевчане |
Рәсми тел | ар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Удмуртия һәм Ижевский район[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Удмуртия |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Глава Ижевска[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Олег Николаевич Бекмеметьев[d] |
Канунбирү органы | Городская дума Ижевска[d] |
Әгъзалык | Тарихи шәһәрләр лигасы[d][2] |
Халык саны | 620 591 (1 гыйнвар 2023) |
Административ бүленеше | Ленин районы, Индустриаль районы, Ижауның Октябрь районы, Беренче Май районы һәм Ижауның Устинов районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 140 метр |
Кардәш шәһәр | Татабанья[3], Кордоба[3], Лусака[d][3], Маракай[3], Синин[d][3], Ямбол[d][3], Солт-Лейк-Сити[4], Брянск[3], Брест[5][3][6], Үһән[3], Партизанский район[d][3], Минск[3] һәм Каспийск[3] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 315,15 км² |
Почта индексы | 426000–426999 |
Рәсми веб-сайт | izh.ru(рус.)(ингл.) |
Феноменның икътисады | экономика Ижевска[d] |
Беренче язма телгә алу | 1760 |
Җирле телефон коды | 3412 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Ижау Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүШәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Идел һәм Нократ елгалар арасында, Иж елгасы буенда урнашкан. Шәһәрнең төп сулыгы — XVIII гасырның икенче яртысында корылган Ижау буасы (мәйдан — 2 200 га).
Ижаудан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[8] | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Петербург ~ 1936 км Киров ~ 404 км |
Глазов ~ 177 км Сыктывкар ~ 826 км |
Түбән Тагил ~ 728 км Пермь ~ 281 км |
|||||||
Казан ~ 377 км Түбән Новгород ~ 779 км Мәскәү ~ 1181 км |
Воткинск ~ 59 км Чайковски ~ 96 км Екатеринбург ~ 643 км |
||||||||
Мәжгә ~ 87 км Сембер ~ 572 км Самар ~ 587 км |
Әгерҗе ~ 36 км Яр Чаллы ~ 183 км Ырынбур ~ 746 км |
Сарапул ~ 66 км Нефтекама ~ 130 км Уфа ~ 398 км Магнитогорски ~ 684 км |
|||||||
Горький тимер юлының Ижау станциясе. Шәһәр аша Р320 (Алабуга — Ижау), Р321 (Ижау — Игра — Сарапул), Р322 (Ижау — Сарапул) автоюллар баралар.
Ижау аэропорты.
Сәгать поясы
үзгәртүИжау халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Климат
үзгәртүЕлда айларның иң салкыны — февраль (уртача −16,1 °C), иң җылысы — июль (уртача 13,4 °C). Елның урта җил тизлеге — 3,6 м/с, һава дымлылыгы — 76%.
Ижау климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 3,6 | 5,8 | 10,1 | 27,5 | 31,1 | 35,6 | 37,0 | 37,0 | 33 | 22,4 | 10,8 | 4,5 | 37,0 |
Уртача максимум, °C | −8,9 | −7,7 | −0,7 | 8,8 | 18,2 | 23,2 | 25,1 | 21,9 | 15,2 | 6,9 | −2,4 | −7,5 | 7,7 |
Уртача температура, °C | −12,4 | −11,7 | −5 | 3,7 | 11,7 | 17,0 | 19,0 | 16,0 | 10,2 | 3,4 | −5,1 | −10,6 | 3,0 |
Уртача минимум, °C | −16,1 | −15,5 | −9,2 | −0,6 | 5,9 | 11,2 | 13,4 | 11,1 | 6,2 | 0,4 | −7,8 | −14 | −1,3 |
Абсолют минимум, °C | −46,8 | −40,4 | −32,1 | −23,9 | −9,4 | −2,4 | 4,3 | −1,7 | −5,5 | −21,3 | −33,5 | −47,5 | −47,5 |
Явым-төшем нормасы, мм | 30 | 21 | 22 | 26 | 48 | 62 | 58 | 67 | 55 | 51 | 40 | 30 | 510 |
Чыганак: Погода һәм климат |
Исем чыганагы
үзгәртүШәһәр исеме Иж елгасының исеменнән чыккан.
Тарих
үзгәртүКүп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жир иң башта Алтын Урданыкы булган, аннары — Казан ханлыгына кергән.
1582 елда Иван IV указы буенча, Иж буендагы җирләре Яушев кенәзенә бүләкләнәләр. 1720-елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Котлымөхәммәт Тевкелевка саталар.
Ижау заводы
үзгәртүИжау 1760 елда Тәфкилев морзаның җирләрендә аның белән алдан килешүсез тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.
1760 елда Ижауда тимер кою заводы. 1763 елда Ижау буасы булдырыла.
1774 елда шәһәрне пугачёвчылар алалар, завод талала һәм өлешчә яндырып бетерелә.
1807 елда Александр I указы буенча тимер ясау заводы урынында корал заводы төзелә.
1837 елда заводта Николай I улы — Александр һәм аның остазы Владимир Жуковский булганнар. 1865 елда Ижау корал заводы «Промышленниклар ширкәт»енә арендага бирелә.
Моны да карагыз: Ижау-Воткинск күтәрелеше
1917 елның мартында заводта Эшче депутатлар Советы оештырыла, сентябрьдә ул большевиклар тулы контроле астында күчә. 27 сентябрьдә шәһәрдә Совет хакимияте игълан ителә.
1918 елның 21 февралендә Ижау Эшче, Солдат һәм крестьян депутатлар Советы Ижау заводны шәһәр дип игълан итә.
1918 елның майда большевиклар Советны куып тараталар, аның лидерларны арестка салалар. 8 августта Ижауда һәм Воткинскда большевикларга каршы восстание күтәрелә, Ижау халык армиясе (рус. Ижевская народная армия) оештырыла. Кызыл армия шәһәрне 7 ноябрьдә басып ала.
1919 елның 13 апрельдә шәһәрне акгвардиячеләр алалар. 1919 елның 8 июньдә Кызыл армия шәһәрне штурм белән ала.
Совет чоры
үзгәртү1921 елның июнендә Глазовтан Ижауга Вәтәк автономияле өлкәсе үзәге күчерелә. 1934 елдан — Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы.
1929 елда Россиянең беренче мотоциклы Ижау машиналар төзү заводында җыела.
1935 елда шәһәрдә трамвай хәрәкәте ачыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында Ижауга берничә оборона предприятиеләре эвакуацияләнәләр.
1947 елда Ижау мотозаводында Калашников автоматы җыела башлана. 1966 елда Ижау автозаводы төзелә.
1984—1987 елларда шәһәр ССРБ оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исемен йөрткән.
Халык
үзгәртү1897[9] | 1923[9] | 1926[9] | 1931[9] | 1939[9] | 1959[10] | 1956[9] | 1970[11] | 1979[12] | 1989[13] | 2002[14] | 2010[15] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~21 500 | ~51 900 | ~63 100 | ~98 200 | ~175 600 | ~252 000 | 285 294 | 422 409 | 548 721 | 635 109 | 632 140 | 628 116 |
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
руслар | 90,0 | 79,4 | 75,1 | 72,3 | 70,4 | 69,4 | 70,6 | 68,8 |
арлар | 2,3 | 12,1 | 12,8 | 14,5 | 16,6 | 17,2 | 16,1 | 14,8 |
татарлар | 5,6 | 7,3 | 9,9 | 9,9 | 9,6 | 9,6 | 9,7 | 8,9 |
Эчке бүленеш
үзгәртү1934 елның 2 марттагы Удмурт өлкә башкарма комитетының карары буенча Ижауда өч район оештырыла: Азин районы, Жданов районы, Пастухов районы. 1945 елда бар булган районнарны кечерәйтү нәтҗәсендә шәһәрдә Беренче Май һәм Октябрь районнары барлыкка киләләр.
1960 елда барлык районнар бетереләләр, ләкин 1962 елда районнарга бүленеш кире кайтарыла: Ленин, Октябрь һәм Беренче Май районнары оештырылалар. 1963 елда Октябрь районы составыннан Индустриаль районы чыгарыла. 1987 елда Индустриаль районы өлешеннән Устинов районы оештырыла.
Хәзерге вакытта Ижау 5 районына бүленә:
Район | Халык саны, кеше | ||
---|---|---|---|
1989[13] | 2002[14] | 2010 | |
1. Ленин районы | 102 760 | 115 222 | 121 786 |
2. Октябрь районы | 121 316 | 142 994 | 135 754 |
3. Индустриаль районы | 130 020 | 110 174 | 113 820 |
4. Устинов районы | 154 053 | 136 944 | 132 093 |
5. Первомай районы | 121 316 | 126 806 | 124 663 |
Икътисад
үзгәртүШәһәрнең төп ширкәтләре:
- Ижау мотозаводы
- Ижау машиналар төзү заводы
- «Ижсталь» ААҖ
- «ИжАвто» ААҖ
- Ижау механика заводы
- «Ижнефтемаш» ААҖ
- Ижау радиозаводы
- Пыласмас заводы
Югары уку йортлары
үзгәртү- Удмурт дәүләт университеты
- Ижау дәүләт техника университеты
- Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе
- Ижау дәүләт медицина академиясе
һ. б. югары уку йортлары
Мәдәният
үзгәртүТеатрлар
үзгәртү- Удмурт Республикасы дәүләт милли театры
- Удмурт Республикасы дәүләт курчак театры
- В. Г. Короленко исемендәге Удмурт Республикасы дәүләт рус драма театры
- Удмурт Республикасы дәүләт филармониясе
Ансамбльләр
үзгәртү- «Италмас» — Удмуртия Республикасының Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле.
Спорт
үзгәртү- Футбол: «Зенит-Ижевск» футбол клубы — Россиянең икенче футбол дивизионында уйный.
- Хоккей: «Ижсталь» хоккей клубы — Югары Хоккей Лигасында уйный.
Кызыклы фактлар
үзгәртү1984 елда шәһәр Ижауга оборона министры Дмитрий Устинов хөрмәтенә Устинов исеме кушыла, ә 1982 елда Яр Чаллы шәһәренә Леонид Брежнев хөрмәтенә Брежнев исеме кушыла. Шул вакытта Устинов — Брежнев автобус маршруты бар булган.
Шәхесләр
үзгәртү- Илфат Закиров, РФ каһарманы.
- Марат Бәширов, ЛХҖ министрлар шурасы рәисе (2014).
- Василий Имшенецкий, математик.
- Михаил Калашников (1919-2013), ату кораллары конструкторы. 2013 елның 23 декабрендә Ижауда 94 яшьтә вафат.
- Фаиз Мөхәммәтшин (1969), Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2008 елдан), Удмуртия мөфтие.
- Фәрдетдин Сәхәбетдинов (1919―1943), Бөек Ватан сугышында һәлак булган хәрби очучы, кече лейтенант. Шәһәрнең 5нче мәктәбендә һәм аэроклубта укыган, 1940 елда Кызыл гаскәргә биредән алынган.
- Мисхәт Фәхретдинов, хоккейчы.
- Тимур Хәлиуллин, музыкачы.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ archINFORM — 1994.
- ↑ https://web.archive.org/web/20240528114922/https://www.lhc-s.org/member_cities/
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 https://www.izh.ru/i/info/16265.html
- ↑ https://www.izh.ru/i/info/16293.html
- ↑ https://city-brest.gov.by/города-побратимы-партнеры-бреста/
- ↑ https://city-brest.gov.by/ru/pobratim-ru/
- ↑ Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести»
- ↑ Расчет расстояний между городами. АвтоТрансИнфо. 2010-02-05 тикшерелгән.
- ↑ 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/izhevsk/
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 13,0 13,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ 14,0 14,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-07, retrieved 2012-11-29