Курган өлкәсе
Курган өлкәсе — Россия Федерациясенең Азия өлешендә урнашкан субъекты. Урал федераль округсена керә.
Өлкә үзәге — Курган шәһәре.
География
үзгәртүЧиктәшлек
үзгәртүЯк | Россия субъекты яки дәүләт |
---|---|
Төньяк | Свердловск өлкәсе |
Төньяк-көнчыгыш | Төмән өлкәсе |
Көньяк | Казакъстан |
Көнбатыш | Чиләбе өлкәсе |
Өлкә Көнбатыш Себернең көньяк-көнбатышында, Тубыл елгасының урта агымы бассейнында урнашкан. Җир өсте тигез диярлек, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышында аз гына күтәренке.
Климат
үзгәртүКлимат — кискен континенталь, июльнең урта температурасы — +19 °С, гыйнварның урта температурасы — -18 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме ~400 мм.
Гидрография
үзгәртүТөп елгалар — Тубыл, Исәт (Мияс, Теча һәм Сәнәр белән), Уй, Кортамыш, Юргамыш — өлкәнең көнбатыш өлешендә урнашалар.
Курган өлкәсендә 2943 күл исәпләнә, аларның күпчелеге көнчыгышта һәм көньяк-көнбатышында урнашалар.
Тарих
үзгәртүУрал артының тарихы палеолит чорыннан ук башлана.
Беренче кешеләр торагы Шикаевка авылында табыла.
Неолит чоры тораклары Кошкина һәм Охотина авылларында табыла.
Б.э.к. XVII — VIII гасырларда биредә алакүллеләр яшәгән.
13-16 гасырларда бүгенге өлкә җирләре Алтын Урда, ә соңрак Себер ханлыгы составында булганнар. 1586 елдан, Күчем хан җитәкләгән Себер ханлыгы басып алынгач,бу җирләр тулысы белән руслар кулына күчә.
Совет чорында хәзерге Курган өлкәсе җирләре башта Урал, ә аннан соң Чиләбе өлкәсе составында булганнар.
Курган өлкәсе 1943 елның 6 февралендәге ССРБ Югары Шурасы указы белән оештырылган.[7] Өлкә составына Чиләбе өлкәсенең 32 көнбатыштагы район һәм Омск өлкәсенең 4 районы кертелгән. 1944 елда өр-яңадан оештырылган Төмән өлкәсе составына Армизон, Бердюжье, Исәт һәм Упорово районнары кертеләләр.
Халык
үзгәртүКурган өлкәсе халкы 2010 елга якынча 911 мең кеше.
Торак пунктлар
үзгәртүКурган өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Курган | 333 606 | 11 | Макушино | 8 338 | |||||
2 | Шадрин | 77 756 | 12 | Мишкино | 8 034 | |||||
3 | Шумиха | 17 819 | 13 | Юргамыш | 7 616 | |||||
4 | Кортамыш | 17 099 | 14 | Кетово | 7 251 | |||||
5 | Катай | 14 003 | 15 | Лебяжье | 6 452 | |||||
6 | Далматово | 13 911 | 16 | Шатрау | 5 688 | |||||
7 | Петухово | 11 292 | 17 | Усть-Целинное | 5 076 | |||||
8 | Щучье | 10 973 | 18 | Лесниково | 5 056 | |||||
9 | Варгаши | 9 254 | 19 | Мокроусово | 4 849 | |||||
10 | Каргаполье | 8 433 | 20 | Иковка | 4 672 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Милли состав
үзгәртү1959—2002 еллар:
Народ | 1959, мең кеше[8] | 1970, мең кеше[9] | 1979, мең кеше[10] | 1989, мең кеше[11] | 2002, мең кеше[12] |
---|---|---|---|---|---|
Руслар | 925,5 (92,6 %) | 995,9 (91,7 %) | 991,4 (91,8 %) | 1008,4 (91,4 %) | 932,6 (91,5 %) |
Татарлар | 19,6 (2,0 %) | 23,9 (2,2 %) | 23,5 (2,2 %) | 22,6 (2,0 %) | 20,9 (2,0 %) |
Башкортлар | 12,7 (1,3 %) | 17,5 (1,6 %) | 17,7 (1,6 %) | 17,5 (1,6 %) | 15,3 (1,5 %) |
Казакълар | … | 12,6 (1,2 %) | 14,0 (1,3 %) | 15,8 (1,4 %) | 14,8 (1,5 %) |
Украиннар | 13,4 (1,3 %) | 13,6 (1,2 %) | 12,8 (1,2 %) | 14,0 (1,3 %) | 11,2 (1,1 %) |
Администртив бүленеш
үзгәртүМуниципаль районнар
үзгәртү- Әлмән районы
- Белозерское районы
- Варгаши районы
- Далматово районы
- Звериноголовское районы
- Каргаполье районы
- Катай районы
- Кетово районы
- Куртамыш районы
- Лебяжье районы
- Макушино районы
- Мишкино районы
- Мокроусовский районы
- Петухово районы
- Половинное районы
- Тубыл буе районы
- Сафакүл районы
- Целинное районы
- Частоозёрье районы
- Шадринск районы
- Шатровский районы
- Шумиха районы
- Щучье районы
- Юргамыш районы
Шәһәр округлары
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ РСФСР: Административно-территориальное деление, на 1 января 1977 года — Известия советов депутатов трудящихся СССР, 1977. — 511 бит
- ↑ Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газета — Россия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ Губернатор Зауралья: «Я благодарен своей стране и своему народу» — 2019.
- ↑ 6,00 6,01 6,02 6,03 6,04 6,05 6,06 6,07 6,08 6,09 6,10 6,11 6,12 6,13 6,14 6,15 6,16 6,17 6,18 6,19 6,20 6,21 6,22 6,23 6,24 6,25 ОКТМО. 179/2016. Уральский ФО
- ↑ Указ Президиума ВС СССР от 6.02.1943 об образовании Курганской области в составе РСФСР
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей
- ↑ Демоскоп Weekly — Приложение. Справочник статистических показателей