Мануэль Марреро Крус
Мануэль Марреро Крус (исп. Manuel Marrero Cruz, 1963 елның 11 июле, Куба, Ольгин) — Куба сәясәтчесе, 2019 елның 21 декабреннән Куба премьер-министры, әлеге вазыйфа 1976 елда бетерелгән һәм 2019 елның апрелендә кабул ителгән Куба конституциясендә яңадан торгызыла[1].
Мануэль Марреро Крус | |
---|---|
17нче Куба премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2019 елның 21 декабре | |
Куба туризм министры | |
Вазыйфада 2004 ел – 2019 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 11 июль 1963 (61 яшь) Куба, Ольгин |
Сәяси фирка | Куба коммунистлар фиркасе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1963 елның 11 июлендә Кубаның көнчыгышындагы Ольгин провинциясендә туган. Мануэль Марреро — квалификацияле архитектор. Туристлык эшчәнлегенә 1990 елда кушылган. Ул Гавиота төркемендә (Grupo Gaviota) инвестор буларак эшли башлый, аннары техник инвестицион төркем башлыгы, Рио-де-Луна (Río de Luna) отеленең директор урынбасары һәм генераль директоры, ә аннары көнчыгыш провинцияләре өчен Гавиота субделегаты була. Varadero Azul кунакханә комплексы генераль директоры, Гавиота төркеменең беренче вице-президенты һәм президенты булып эшли.
2004 елда Фидель Кастро аны туризм министры итеп билгели. 2019 елның декабренә кадәр, Куба премьер-министры итеп билгеләнгәнче, әлеге вазыйфада кала.
Куба премьер-министры
үзгәртү2019 елның 21 декабрендә ул Куба парламенты тарафыннан Хөкүмәт премьер-министры итеп билгеләнә. Аның кандидатурасын ил президенты Мигель Диас-Канель тәкъдим иткән һәм депутатлар тарафыннан бердәм хупланган. Кубада премьер-министр вазыйфасыы 1976 елда бетерелә һәм янәдән 2019 елның апрелендә кабул ителә. Фидель Кастро 1959 елның февраленнән алып 1976 елның декабренә кадәр Дәүләт Советы рәисе һәм Министрлар Советы рәисе булып тора.
Марреро үзенең тыйнаклыгы, намуслылыгы, эшкә сәләтлелеге һәм революциягә тугрылыгы белән аерылып тора. Чит ил коллегалары белән сөйләшүләр алып бару тәҗрибәсе зур һәм әңгәмә алып бару күнекмәсе бай Президент Мигель Диас-Канель
|
Мануэль Маррероның премьер-министрлык вәкаләтләре срогы, 2019 елгы Куба Конституциясенең 141 статьясында күрсәтелгәнчә, биш ел тәшкил итә.
Сылтамалар
үзгәртү- Manuel Marrero, nombrado primer ministro de Cuba (Мануэла Марреро Куба премьер-министры итеп билгеләнде). lavanguardia.com, 21.12.2019(исп.)
- Manuel Marrero Cruz. Twitter
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүШулай ук карагыз
үзгәртүЭлгәре: Фидель Кастро (1976) |
Куба премьер-министры 2019—2019 |
Аннары: ' |