Зур театр

(Мәскәүнең Зур театры битеннән юнәлтелде)

Зур театр, Россиянең дәүләт академия Зур театры (рус. Большой театр, Государственный академический Большой театр России, ГАБТ) — Мәскәүдә урнашкан, РФнең әйдәүче опера һәм балет театры, дөнья музыка-театр мәдәниятенең эре үзәге. Театр булып оешу (1776) һәм дәүләт театры статусы алу (1806) көненнән башлап, Зур театрда иң яхшы опера-балет артистлары, театр режиссёрлары, оркестр дирижёрлары туплана һәм иҗат итә, дөньякүләм билгеле опера-балет әсәрләре сәхнәгә беренче булып куела. 1919 елдан академия театры. Тамаша залы 2 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән.

Зур театр
Большой театр
Адрес Театр мәйданы, 1
Үзәк административ округ, Мәскәү
РФ
Нигезләнгән 28 март 1776
Ачылган 1825
Директор Валерий Гергиев
Сәнгать җитәкчесе Мәһәр Вәҗиев
(балет сәнгать җитәкчесе)
Маквала Касрашвили
(опера сәнгать җитәкчесе)
Баш дирижёр Туган Сохиев[d]
bolshoi.ru
 
Иске Зур театр XIX гасыр башында
 
Зур театр бинасы А.К. Кавос үзгәртүеннән соң. 1883
 
Зур театр бинасы. 1905
 
Зур театр бинасы. 1932
 
Зур театр бинасы. 2006
 
Зур театр бинасы төнлә

1776 елда кенәз П.В. Урусов Мәскәүдә уза торган барлык театр куелышларының хуҗасы булырга хөкүмәт «привилегиясе» ала. Кенәзгә таштан «шәһәр күрке булырдай, күп халык катнашында маскарадлар, комедияләр, комик опералар куеп булырлык» театр бинасы төзү бурычы куела. Чыгымнарны күтәрешер өчен кенәз Урусов Англиядән килгән М. Медоксны (en) җәлеп итә. Спектакльләр кыш көне Мәскәүнең Знаменка урамындагы Опера йортында (граф Р.И. Воронцов милке), җәй көне Андроников монаcтыре янындагы «воксал»да (граф А.С. Строганов милке) куелып килә. Опера, балет һәм драма спектакльләре Мәскәү университетының театр труппасыннан чыккан актерлар һәм музыкантлар көче белән, шулай ук Н.С. Титовның һәм П.В. Урусовның крепостной керәстияннәреннән төзелгән театр труппалары катнашында куела.

Яңа бина

үзгәртү

1780 елда янгында Опера йорты зыян күргәч, 5 ай эчендә Мәскәүнең Петровка урамында классицизм стилендә яңа театр («Петр театры», «Медокс театры» исемнәре була) бинасы торгызыла (архитектор Х. Розберг). 1789 елдан бина Опекуннар шурасы кулында була. 1805 елда Петровка урамындагы бинасы да янгач, театр труппасы, Мәскәү император театрлары дирекциясе кул астында, төрле биналарда чыгыш ясый башлый. 1816 елда архитектор О.И. Бовеның Мәскәүнең Театр мәйданын үзгәртеп кору проекты кабул ителә. 1821 елда император Александр I архитектор А.А. Михайловның яңа театр бинасы проектын раслый. Ампир стилендәге Зур Петр театры архитектор О.И. Бове тарафыннан А.А. Михайловның проекты нигезендә төзелә. Театр бинасы 1825 елда ачыла. Турыпочмаклы бина эчендә дага шәкелендәге тамаша залы урнаштырылган. Иркен кулуарлары булган сәхнә зурлыгы белән тамашачы залына тәңгәл була. Бинаның тышкы төп фасадының алды өчпочмаклы фронтоны булган 8 колонналы ионик портал белән башлана. Фронтон «Аполлон квадригасы» дигән алебастр скульптура төркеме белән очлана. Театр бинасы Театр мәйданы ансамбленың төп композиция доминантасы булып тора.

1853 елгы янгыннан соң бина архитектор А.К. Кавос проекты буенча яңартыла, «Аполлон квадригасы» скульптура төркеме П.К. Клодтның бронзадан эшләнгән яңасына алыштырыла, театр архитектурасы эклектизм стиле билгеләре ала. Әлеге хәлдә театр бинасы үзгәрешсез диярлек 2005 елга кадәр саклана.

1924-1959 елларда Мәскәүнең Зур Дмитровка урамындагы С.И. Зимин операсы бинасында Зур театрың филиалы эшли.

1920 елда элекке император фойесында Бетховен концерт залы ачыла.

Бөек Ватан сугышы елларында

үзгәртү

Сугыш елларында (1941-1942) театр руппасының бер өлеше Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәренә эвакуацияләнә, шулай да Зур театр эшчәнлеген туктатмый (мәсәлән, филиал бинасында 1943 елда Д.Б. Кабалевскийның «Ут эчендә» (рус. В огне) операсы куела).

1961-1989 елларда Зур театрның кайбер спектакльләре Мәскәү Кирмәне эчендәге Кремль съездлар сараенда күрсәтелә. 2005 елда башланган театрның төп бинасын үзгәртеп кору эшләре вакытында спектакльләр 2002 елда архитектор А.В. Маслов проекты буенча махсус төзелгән бинаның Яңа сәхнәсендә куела.

Зур театр РФ халыклары мәдәни мирасының аеруча кыйммәтле объектлары дәүләт исемлегенә кертелгән.

Театр җитәкчелеге

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү

1882 елда баш дирижёр (капельмейстер), баш режиссёр, баш хормейстер вазифалары булдырыла.

  • 1882-1906 И.К. Альтани (капельмейстер)
  • 1882-1903 А.И. Барцал (баш режиссёр)
  • 1882-1929 У.И. Авранек (баш хормейстер)

Баш дирижёрлар

үзгәртү

Баш режиссёрлар

үзгәртү

Баш балетмейстерлар

үзгәртү

Баш хормейстерлар

үзгәртү

Баш рәссамнар

үзгәртү

1995-2000 елларда театрның сәнгать җитәкчесе В.В. Васильев, 2000-2001 елларда Г.Н. Рождественский; сәнгать җитәкчесе, сценограф, баш рәссам С.М. Бархин, музыка җитәкчесе П. Феранец (1998 елдан М.Ф. Эрмлер); опера сәнгать җитәкчесе Б.А. Руденко. 1995-1998 елларда балет труппасы идарәчесе А.Ю. Богатырёв, балет сәнгать җитәкчеләре: 1995-1997 елларда В.М. Гордеев, 1998-2000 А.Н.Фадеечев, 2000-2004 Б.Б. Акимов, 2004 елдан А.О. Ратманский. 2001 елдан музыка җитәкчесе һәм баш дирижёр А.А. Ведерников.
2000-2013 елларда Зур театр директоры Анатолий Иксанов (Таһир Гаделҗан улы Иксанов).

Зур театрда опера

үзгәртү
 
Зур театрда перфоманс. 1856
 
Александр III гаиләсе белән Зур театрда. 1883

1779 елда Знаменка урамындагы Опера йортында беренче рус операларының берсе — «Тегермәнче – сихерче, ялганчы һәм кода» операсы (А.О. Аблесимов тексты, М.М. Соколовский музыкасы) куела. Петр театры ачылу көнендә - 1780 елның 30 декабрендә (1781 елның 10 гыйнвары) «Саилчеләр» (рус. Странники) аллегорияле прологы, соңрак А.П. Пашкевичның «Каретадан булган бәхетсезлек» (1780), «Саран» (1782), «Санкт-Петербург Кунак йорты» (1783) опера спектакльләре куела.

1780-1782 елларда Италия, 1784-1785 еллларда Франция опера труппалары гастрольгә килә. Петр театры труппасында актёр һәм җырчылар Е.С. Сандунов, М.С. Синявская, А.Г. Ожогин, П.А. Плавильщиков, Я.Е. Шушерин һ.б. эшли. Зур театр 1825 елның 6 (18) гыйнварында «Музалар тантанасы» прологы (А. Алябьев, А.Н. Верстовский) белән ачыла. Театр репертуарында рус авторлары язган әсәрләр, бигрәк тә водевильләр, күбрәк урын ала башлый. 30 елдан артык театр композитор А.Н. Верстовский әсәрләрен куя: «Пан Твардовский» (1828), «Вадим» (1832), «Аскольд кабере» (1835), «Ватанны сагыну» (1839). 1840 елларда М.И. Глинка опералары популяр була: «Патша өчен гомерне бирү» (1842), «Руслан һәм Людмила» (1846).

1856 елда яңадан төзелгән Зур театр италияле труппа куйган В. Беллининың «Пуританнар» операсы белән ачыла. 1860 елларда Көнбатыш Европа (бигрәк тә Италия) операсы йогынтысы сизелә. Рус операларыннан А.Н. Серовның «Юдифь» (1865), «Рогнеда» (1868), А.С. Даргомыжскийның «Су анасы» (1859, 1865) опералары сәхнәгә менә. 1869 елдан театрда П.И. Чайковский дирижерлык итә, аның «Евгений Онегин» операсы (1881), Петербург көйязарлары М.П. Мусоргский, Н.А. Римский-Корсаков опералары куела. Чит ил композиторларыннан В.А. Моцарт, Дж. Верди, Ш. Гуно, Ж. Бизе, Р. Вагнер опералары күрсәтелә башлый. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы җырчылары: М.Г. Гукова, Е.П. Кадмина, Н.В. Салина, А.И. Барцал, И.В. Грызунов, В.Р. Петров, П.А. Хохлов.

XX гасыр башында театрның чәчәк атуы С.В. Рахманиновның дирижёрлык итүе (1904-1906), 1901-1917 елларда театрда Ф.И. Шаляпин, Л.В. Собинов, А.В. Нежданова, К.С. Станиславский белән Вл. И. Немирович-Данченко, К.А. Коровин, А.Я. Головин эшчәнлеге белән бәйле.

1906-1933 елларда театрның баш дирижёры В. Сук Дж. Вердиның «Аида» (1922), Р. Вагнерның «Лоэнгрин» (1923), М.П. Мусоргскийның «Борис Годунов» (1927) операларын куя. Сәхнәдә В.В. Барсова, К.Г. Держинская, Е.Д. Кругликова, М.П. Максакова, Н.А. Обухова, Е.А. Степанова, А.И. Батурин, И.С. Козловский, С.Я. Лемешев, М.Д. Михайлов, П.М. Норцов, А.С. Пирогов кебек билгеле җырчылар чыгыш ясый.

Октябрь инкыйлабыннан соң театр репертуары үзгәрешләр кичерә. Театр сәхнәсендә классик әсәрләр белән беррәттән, заманга аваздаш булган каһарман-инкыйлаби темага язылган әсәрләр (мәсәлән, О.С. Чишко музыкасына «Потемкиин броня йөртүчесе» операсы) куела башлый. Совет операларының премьералары була: В.А. Золотарёвның «Декабристлар» (1925), С.Н. Василенконың «Кояш улы» (1929), И.П. Шишловның «Грим салучы рәссам» (1929), А.А. Спендиаровның «Алмаст» (1930), Д.Д. Шостаковичның «Мценск өязенең Макбет ханымы» (1935), Р. Вагнерның «Валькирия» (1940, режиссер С.М. Эйзенштейн) сәхнәгә куела. Сугыш алдыннан (1941 елның 13 февралендә) куелган иң соңгы әсәр — М. Мусоргскийның «Хованщина» операсы.

1918-1922 елларда Зур театрда К.С. Станиславский җитәкчелегендә опера студиясе эшли.

1943 елның сентябрендә Зур театр сезонын М. Глинканың «Иван Сусанин» операсы белән ача. 1940-1950 елларда рус һәм чит ил классикасы, Көнчыгыш Европа композиторлары (Б. Сметана, С. Монюшко, Л. Яначек, Ф. Эркель һ.б.) әсәрләре сәхнәләштерелә. 1943 елдан 50 ел дәвамында Зур театрның сәнгати йөзен Б.П. Покровский билгели. Ул С.С. Прокофьевның «Сугыш һәм солых» (1959), «Семен Котко» (1970), «Уенчы» (1974), М. Глинканың «Руслан һәм Людмила» (1972), Д. Вердиның «Отелло» (1978) операларын эталон дәрәҗәсендә куя.

1970-1980 еллар репертуарына стиль ягыннан күптөрлелек хас. Театрда XVIII гасыр опералары — Г.Ф. Гендель «Юлий Цезарь» (1979), К.В. Глюк «Ифигения Авлидта» (1983), XIX гасыр операсы — Р. Вагнер «Рейн алтыны» (1979), совет опералары — Р.К. Щедрин «Үле җаннар» (1977), С. Прокофьев «Монастырьда никахлашу» (1982) бердәй югары дәрәҗәдә уйнала. Иң яхшы спектакльләрдә җырчылар И.К. Архипова, Г.П. Вишневская, М.Ф. Касрашвили, Т.А. Милашкина, Е.В. Образцова, Б.А. Руденко, Т.И. Синявская, В.А. Атлантов, А.А. Ведерников, А.Ф. Кривченя, С.Я. Лемешев, П.Г. Лисициан, Ю.А. Мазурок, Е.Е. Нестеренко, А.П. Огнивцев, И.И. Петров, М.О. Рейзен, З.Л. Соткилава, А.А. Эйзен һ.б. чыгыш ясый.

1982 елда баш режиссер вазифасы бетерелү һәм Ю. Симоновның театрдан китүе сәбәпле, театрда тотрыксызлык чоры башлана. 1988 елга хәтле берничә әсәр генә сәхнәләштерелә: Н. Римсий-Корсаковның «Күзгә күренмәс Китеж шәһәре турында хикәят», «Салтан патша турында әкият» (режиссёр Р.И. Тихомиров), Ж. Массненың «Вертер» (режиссер Е.В. Образцова), П.И. Чайковскийның «Мазепа» (режиссер С.В. Бондарчук) опералары.

1980 еллар азагыннан башлап, репертуарда сирәк куела торган әсәрләр: П. Чайковскийның «Орлеан кызы» (1990), Н. Римский-Корсаковның «Млада», «Алтын әтәчкәй», «Раштуа алдындагы төн», С.В. Рахманиновның «Алеко» , «Саран рыцарь», А.П. Бородинның «Кенәз Игорь» (1993) опералары урын ала. Шул елларда җырчылар чит илләргә китә башлый. Бу, үз чиратында, спектакльләрнең сыйфаты кимүгә китерә. 1995-2000 елларда репертуар, нигездә, яңартылган куелыштагы: М. Глинканың «Иван Сусанин» (1997), П.И. Чайковскийның «Иоланта» (1997), С. Рахманиновның «Франческа да Римини» (1998) кебек рус операларыннан тора. Чит ил классикасыннан В. Беллининың «Норма», Г. Доницеттиның «Лючия де Ламмермур», Дж. Паизиеллоның «Чибәр тегермәнче хатыны», Дж. Вердиның «Набукко», В.А. Моцартның «Фигароның өйләнүе», Д. Пуччининың «Боһема» опералары уйнала. С.С. Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт», «Уенчы» (2001) опералары уңыш белән бара.

2001 елдан башлап репертуар һәм кадрлар сәясәте нигезендә: спектакльне антреприза итеп чыгару, башкаручыларны контракт нигезендә генә чакыру, чит ил спектакльләрен (Дж. Вердиның «Фальстаф», «Язмыш көче»; Ф. Чилсның «Адриенна Лекуврёр» опералары) прокатка алу ята.

М. Мусоргскийның «Хованщина» (2002), Н. Римский-Корсаковның «Кар кызы» (2002), Дж. Пуччининың «Турандот» (2002), М. Глинканың «Руслан һәм Людмила» (2003), И. Стравинскийның «Повесаның шуклыклары» (2003), С. Прокофьевның «Утлы фәрештә» (2004), Р. Вагнерның «Оча торган һолландияле» (2004), Л.А. Десятниковның «Розентальның балалары» (2005) опералары куела.

Зур театрда балет

үзгәртү

1784 елда Петр театры труппасына Тәрбия йортында 1773 елда ачылган балет сыйныфы укучылары кабул ителә. Беренче хореографлар италиялеләр һәм французлар Л. Парадиз, Ф. һәм К. Морелли, П. Пинючи, Дж. Соломони була. Репертуар үзләре куйган әсәрләрдән һәм Ж.Ж. Новерра спектакльләреннән күчермәләрдән тора.

XIX гасыр башында Зур театрда балет сәнгатен үстерүгә балет труппасын 1812-1839 елларда җитәкләгән А.П. Глушковский зур өлеш кертә. Ул төрле жанрдагы спектакльләр куя: Ф.Е. Шольцның «Руслан һәм Людмила», «Черноморны, явыз тылсымчыны, төшерү» (1821, А.С. Пушкин әсәрләре буенча). 1823-1839 елларда хореограф булып эшләгән Ф. Гюллень-Сор ханым, театр сәхнәсендә Париждан күчергән спектакльләрне (мәсәлән, Ф. Тальони - Ж. Шнейцхофферның «Сильфида» балетын) куеп, романтизм агымын ныклап урнаштыра. Аның шәкертләре булган Е.А. Санковская, Т.И. Глушковская, Д.С. Лопухина, А.И. Воронина-Иванова, И.Н. Никитин аеруча танылу ала. 1850 елларда Зур театр сәхнәсендә биегән Ф. Эльслер ханым (Австрия) Ч. Пуньиның «Эсмеральда»сын репертуарга керткән.

XIX гасыр урталарыннан, П.П. Лебедева, О.Н. Николаева, 1870 елдан А.И. Собещанская кебек артистлар аның тарафдары булса да, романтик балетлар әһәмиятен югалта. 1860-1890 елларда берничә балетмейстер алышына: 1861-1863 елларда эшләгән К. Блазис педагог буларак кына истә калган. А. Сен-Лион, Петербург театрыннан күчереп, Ч. Пуньиның «Бөкре атчык» (рус. Конёк-Горбунок) балетын (1866) куя. М.И. Петипа куйган Л. Минкусның «Дон Кихот» балеты (1869) театрның зур казанышы була. С.П. Соколов Ю.Г. Герберның «Абага, яки Иван Купалага каршы төн» балетын (1867-1869) сәхнәләштерә. Балетмейстер В. Рейзингер (Алмания) куйган П.И. Чайковскийның «Аккош күле» балетының 1нче редакциясе (1877 ел) уңышсыз булып чыга. 1880-1890 елларда эшләгән балетмейстерлар: Й. Һансен, Һ. Мендес, А.Н. Богданов, И.Н. Хлюстин.

XIX гасыр ахырынд труппада көчле биючеләр (мәсәлән, Л.Н. Гейтен, Л.А. Рославлева, Н.Ф. Манохин, Н.П. Домашёв һ.б.) булуга карамастан, зур театр балеты кризис кичерә, 1882 елда труппа яртылаш кыскартыла, хәтта труппаны бетерү турында мәсьәлә кузгатыла. Моның сәбәпләре итеп, Мәскәү театрына (башкала Петербург театрына карата) провинция театры итеп карау, балет белән сәләтсез җитәкчеләр идарә итүне атарга мөмкин.

1902 елда балет труппасын А.А. Горский җитәкли. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә театр балет кризисын җиңә. Ул А.Ю. Симонның «Гудула кызы» (1902), А.Ф. Арендсның «Саламбо» (1910), Э. Григ музыкасына «Мәхәббәт тиз!» балеты кебек оригиналь балетларны да, классика булган Л. Минкусның «Дон Кихот», П. Чайковскийның «Аккош күле», А. Аданның «Жизель» балетларын да куя. Театрның әйдәүче биючеләре М.М. Мордкин, В.А. Каралли, А.М. Балашова, С.В. Федорова, А.А. Горский белән хезмәттәшлек иткән Е.В. Гельцер, В.Д. Тихомирова, биючеләр А.Е. Волинин, Л.Л. Новиков, пантомима осталары В.А. Рябцев, И.Е. Сидоров балетмейстерның фикердәшләре була.

Октябрь инкыйлабыннан соң, бигрәк тә 1920 елларда, театр репертуары үзгәрешләр кичерә. Театр сәхнәсендә яңа формалар эзләү шаукымы башлана, заманга аваздаш булган каһарман-инкыйлаби темага язылган әсәрләр (мәсәлән, А.К. Глазунов музыкасына «Стенька Разин», Р.М. Глиэр музыкасына «Кызыл мәк» (1927) балеты һ.б.) куела башлый. Ләкин Зур театр сәхнәсенә сирәк новатор-хореографлар гына үтә алган.

1920 еллар ахырыннан «башкала театры» һәм «илнең төп театры» статусларын алган Зур театрның әһәмияте үсә. 1930 елларда бирегә Петербургтан балетмейстерларны, педагогларны, артистларны күчерәләр. Петербургтан килгән М.Т. Семенова, А.Н. Ермолаев, Мәскәүнең үз артистлары О.В. Лепешинская, А.М. Мессерер, М.М. Габович театрның әйдәүче биючеләре булып китә. 1946 елда Петербургтан Зур театрга Г.С. Уланова күчкәч, театр репертуарына Б.В. Асафьев музыкасына «Париж ялкыны», «Бакчасарай фонтаны», С.С. Покофьевның «Ромео һәм Джульетта» балет спектальләре алына. 1930 елдан 1950 еллар урталарына кадәр балетны үстерүнең төп юнәлеше булып, аны тормышчан реалистик драматик театр белән якынайту тора. 1950 еллар ахырында драматик балет жанры юкка чыга. Яшь хореографлар балетка үзгәрешләр алып килә: 1960 еллар башында Н.Д. Касаткина белән В.Ю. Василёв бер актлы балетлар (Н.Н. Каретниковның «Геологлар» (1964), И.Ф. Стравинскийның «Изге яз» (1965) балетларын) куя башлыйлар. Ю.Н. Григорович куйган спектакльләр (С.Б. Вирсаладзе белән берлектә) шулай ук театрга яңалык алып килә: С. Прокофьевның «Таш чәчәк» (1959), А.Д. Меликовның «Мәхәббәт турында легенда» (1965), П.И. Чайковскийның «Щелкунчик» (1966), А.И. Хачатурянның «Спартак» (1968), С. Прокофьев музыкасына «Иван Грозный» балеты кебек кискен драматик эчтәлекле, зур күләмле, күп кеше катнашында уйналучы балетлар куя һәм биючеләрдән экспрессив, һавалы бию стиле таләп итә. 1960-1970 елларда Ю. Григорович спектакльләрендә даими рәвештә М.М. Плисецкая, Р.С. Стручкова, М.В. Кондратьева, Н.В. Тимофеева, Е.С. Максимова, В.В. Васильев, Н.И. Бессмертнова, Н.Б. Фадеечев, М. Лиепа, М.Л. Лавровский, Ю.К. Владимиров, А.Б. Годунов һ.б. бии.

1950 еллардан Зур театр балеты чит илләрдә дә чыгыш ясый башлый һәм анда зур абруй казана. Ләкин Ю. Григорович спектакльләрен кую белән артык мавыгу репертуарның бертөрлелегенә китерә. Иске балетлар һәм башка хореографлар куйган спектакльләр әкренләп кими, Мәскәү өчен гадәти булган комедияле балетлар бөтенләй юкка чыга. 1982 елда Ю. Григорович Зур театрда үзенең соңгы оригиналь балетын — Д.Д. Шостаковичның «Алтын гасыр» балетын куя. Кайбер спектакльләрне В.В. Васильев, М.М. Плисецкая, В. Боккадоро, Р. Пети сәхнәләштерә. Дж. Баланчин куелышында С. Прокофьевның «Юлдан язган угыл» балеты (1991) репертуарга алына. Шулай булуга карамастан, 1990 еллар урталарына кадәр, театрда балет репертуары яңартылмый.

XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында куелган спектакльләр: П.И. Чайковскийның «Аккош күле» (1996, В.В. Васильев куелышында; 2001, Ю.Н.Григорович куелышында), А. Аданның «Жизель» (1997, В.В. Васильев), Ч. Пуньиның Фиргавен кызы (2000, М. Петипа мотивлары буенча П. Лакотти куелышы), П.И. Чайковскийның «Пики дамасы» (2001, Р. Пети), М. Жаррның «Париж изге анасы соборы» (2003, Р. Пети), С. Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» (2003, хореограф Р. Поклитару, режиссёр Д. Доннеллан), Ф. Мендельсон һәм Д. Лигети музыкасына «Җәйге төндә йокы» (2004, хореограф Дж. Ноймайер), Шостаковичның «Якты инеш» (2003, хореограф А.О. Ратманский), «Болт» (2005, А.О. Ратманский) балетлары, шулай ук Дж. Баланчинның, Л.Ф. Мясинның бер актлы балетлары һ.б.ш.

1990-2000 елларда әйдәүче биючеләр: Н.Г. Ананиашвили, М.А. Александрова, А.А. Антоничева, Д.В. Белоголовцев, Н.А. Грачёва, С.Ю. Захарова, Д.К. Гуданов, Ю.В. Клевцов, С.А. Лунькина, М.В. Перетокин, И.А. Петрова, Г.О. Степаненко, А.И. Уваров, С.Ю. Филин, Н.М. Цискаридзе һ.б.

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. История России. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4, ISBN 5-94745-332-2

Әдәбият

үзгәртү
  1. Погожев В.П. 100-летие организации императорских московских театров. В 3-х кн. СПб, 1906-1908.
  2. Покровская З.К. Архитектор О.И. Бове. М., 1964.
  3. Зарубин В.И. Большой театр - Bolshoi theatre: Первые постановки балетов на русской сцене. 1825-1997. М., 1998.
  4. «Служенье муз…» Пушкин и Большой театр. М., 1999.
  5. Федоров В.В. Репертуар Большого театра СССР. 1976-1955 гг. В 2 т. Нью-Йорк, 2001.
  6. Березкин В.И. Художники Большого театра. В 2 т. М., 2001.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү