Печора
Печора яки Пичура[1] (рус. Печора, коми Печӧра, нен. Санэро’’ яха) — Россиянең Европа өлешендә төньяк-көнчыгышында урнашкан елга. Озынлыгы 1809 км, бассейнның мәйданы 322 мең км². Төньяк Урал тауларыннан башланып, Печора түбәнлеге буйлап ага. Баренц диңгезенең Печора култыгына коя. Кар, яңгыр сулары белән туена. Октябрь-ноябрьдә боз белән каплана, май аенда боздан арына.
География | |
---|---|
АТБ | Ненец автономияле округы, Коми Республикасы |
Ил | Россия |
Координатлар | 62°12'6.1"тн, 59°25'54.8"кнч, 68°18'27.0"тн, 54°25'0.1"кнч |
РДСР | 03050100112103000057306 |
Tarddiad | Урал таулары |
Нинди сулыкка коя | Печорское море |
Бассейн мәйданы | 322 000 км² |
Озынлык | 1809 километр |
Су чыгымы | 4100 м³/с |
Төп кушылдыклары — Уса, Лая, Шапкина, Щугор, Илыч (уң), Ижма, Кожва, Пижма, Силма, Сула (сул). Коелган урынында уртача су чыгымы 4100 м³/сек. Елга көймәләр йөреше Троицко-Печорскига кадәр, җәй һәм көз көне — Усть-Уньяга кадәр. Диңгез көймәләре Нарьян-Марга кадәр керә алалар. Балык тотыла. Бассейнында ташкүмер (Печора күмер бассейны), карамай (Ухта) һәм газ чыганаклары бар.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ «Jaꞑalif» журналы, 1929