Рамил Төхфәтуллин
Рамил Төхфәтуллин, Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин (1966 елның 2 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, режиссер. Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2009), Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2023) артисты.
Бердәм Россия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты (2019 елның 9 сентябреннән)[1].
Рамил Төхфәтуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин |
Туган | 2 октябрь 1966 (58 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | режиссер, актер |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Җефет | Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина |
Балалар | кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | |
Тормыш юлы
үзгәртүРамил Төхфәтуллин 1966 елның 2 октябрендә Аксубайда туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Төп рольләрдә яшь геройларны уйный. Ул иҗат иткән тормышчан образларга күтәренке йомшак романтик рух хас.
Рольләре
үзгәртү- Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз», Җаграп — «Гөргөри кияүләре», Рәхимҗан — «Эзләдем сине, бәгърем» (Т.Миңнуллин)
- Таһир — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш)
- Акъ егет — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим)
- Алчын — «Xуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
- Хәлил — «Галиябану» (М.Фәйзи)
- Флориндо — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони)
- Тибальт — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир)
- Альфред — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)
- Рабачев — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский)
- Норадын — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин)
- Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин)
- Ибраһим — «Каениш» (Г.Камал)
- Карл — «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер)
- Рәшит — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З.Хәким)
- Рокко — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо) һ.б.
Фильмография
үзгәртү- 2004 — «Зөләйха» (Ramai Studio, режиссер Рамил Төхфәтуллин, Гаяз Исхакый әсәре буенча)[2]
- Дилемма
Телевидение
үзгәртү- 2011 — ? — ТНВда «Кара каршы» тапшыруы алып баручысы.
Гаилә хәле
үзгәртүХатыны — актриса Илсөя Төхфәтуллина (1967), ТР халык артисты (2016). Балалары: кызлары Индира, юрист; Диләрә, җырчы (лирик колоратур сопрано).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2009 ― Габдулла Тукай премиясе
- 2003 ― Татарстанның халык артисты
- 2023 ― Россия Федерациясенең атказанган артисты ― «илебез мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[3][4]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Рамил Чыңгыз улы Төхфәтуллин. 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. ТР ДШ рәсми сайты
- ↑ Алсу Сәлах. Ыгы-зыгы куптарган татар фильмы. «Җайдак» интернет-басмасы сайты
- ↑ Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллинга Россиянең атказанган артисты исемен бирделәр. Татар-информ, 13.02.2023
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 11.02.2023 № 81. 2023 елның 15 май көнендә архивланган. Официальный интернет-портал правовой информации(рус.)
Чыганаклар
үзгәртү- Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел.