Гагауз теле
Гагауз теле | |
Үзисем: |
Gagauz dili, Гагауз дили |
---|---|
Илләр: | |
Рәсми халәт: | |
Сөйләшүчеләр саны: |
150 000 |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
гаг 145 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: |
— |
ISO 639-3: |
Гагауз теле (үзатамасы gagauz dili, gagauzça; гагауз дили, гагаузча) — гагаузларның милли теле. Төрки телләргә керә. Молдавиянең Гагауз җире дип аталган автоном вилаятендә, Украинаның Одесса өлкәсендә таралган. Шулай ук Казакъстан һәм Үзбәкстанда гагаузча сөйләшүчеләрне очратып була.
Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 150 мең кеше. Молдавиядә яшәүче гагаузлар күбесенчә туган тел дип гагауз телен атасалар (92,3 %), Украина гагаузлары күбесенчә украинча һәм русча аралаша.
Телнең ике төп диалекты аерыла: үзәк һәм көньяк диалектлар. Шулай ук телнең төрле сөйләшләре бар.
Гагауз теле төрки телләренең угыз төркеменә карый. Иң якын тел — төрек теле. Ләкин, төрекләрдән аермалы буларак, гагаузлар православие динен тоталар.
1957 елда кирилица нигезендә язулары барлыкка килә. 1996 елда язу латин әлифбасына күчерелә.
Хәзерге гагауз әлифбасы:
А а | Ä ä | B b | C c | Ç ç | D d | Е е | F f |
G g | H h | I ı | İ i | J j | K k | L l | M m |
N n | O o | Ö ö | Р р | R r | S s | Ş ş | T t |
Ţ ţ | U u | Ü ü | V v | Y y | Z z |