Функция (математика)
Функция — иң мөһим математик төшенчәләрнең берсе, х үзгәрешлесенең һәр кыйммәтенә у үзгәрешлесенең бердәнбер кыйммәте тиңдәш булган х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеген функция дип атыйлар.
х үзгәрешлесен бәйсез үзгәрешле яки аргумент дип атыйлар, у үзгәрешлесен бәйле үзгәрешле дип атыйлар. Шулай ук у үзгәрешлесен х үзгәрешлесеннән функция була дип тә әйтәләр. Бәйле үзгәрешленең кыйммәтләрен функциянең кыйммәтләре дип атыйлар.
Әгәр х үзгәрешлесеннән у үзгәрешлесенең бәйлелеге функция булса, аны кыскача болай язалар: у = f(х). (Болай укыйлар: у х тан f ка тигез.) f(x) символы белән х ка тигез булган аргументның кыйммәтенә тиңдәш функциянең кыйммәтен тамгалыйлар.
Термин беренче тапкыр Готфрид Вильгельм Лейбниц тарафыннан 1692 елда кулланыла.[1].
Функциянең графигы
Абсциссалары — аргументның кыйммәтләренә, ә ординаталары функциянең тиңдәш, кыйммәтләренә тигез булган координаталар яссылыгының барлык нокталары күплеген функциянең графигы дип атыйлар.
Искәрмәләр
- ↑ В. А. Зорич,I бүлек. § 3. Фунция, Математик анализ,I