Прасковья Ангелина
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе Украин Халык Республикасы[d] Украин дәүләте[d] СССР[1] |
Туу датасы | 30 декабрь 1912 (12 гыйнвар 1913) |
Туу урыны | Старобешеве[d], Богатырская волость[d], Мариупольский уезд[d], Екатеринослав губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 21 гыйнвар 1959 (46 яшь) |
Үлем урыны | Мәскәү, СССР |
Үлем сәбәбе | бавыр сырузы |
Җирләнгән урыны | Старобешеве[d] |
Һөнәр төре | тракторист, бригадир, язучы |
Эшчәнлек өлкәсе | творческое и профессиональное письмо[d][2], проза[d][2] һәм авыл хуҗалыгы[2] |
Башкарган вазыйфа | СССР Югары Советы депутаты[d] |
Әлма-матер | Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашучы | XVIII съезд ВКП(б)[d], XIX съезд КПСС[d], XX съезд КПСС[d] һәм XXI съезд КПСС[d] |
Бүләкләр | |
Прасковья Ангелина Викиҗыентыкта |
Прасковья (Паша) Никитична Ангелина (1913-1959) — беренче биш еллык планнар чорында Стаханов хәрәкәте катнашучысы, машина-трактор станциясе трактор бригадасы бригадиры, хезмәт алдынгысы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Прасковья 1913 елның 12 гыйнварында (иске стиль буенча 1912 елның 30 декабре) Россия Империясенең Екатеринослав губернасы Мариуполь өлкәсенең Старобешево авылында грек гаиләсендә туган.
1929 елда Паша Ангелина трактор йөртү курсларын тәмамлый һәм Старо-Бешевская машина-трактор станциясенең трактор йөртүчесе булып эшли башлый. 1933 елда ул МТСта хатын-кыз трактор бригадасын оештырды һәм аны җитәкләде. 1937 елдан Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасе (ВКП(б) әгъзасы.
Беренче хатын-кыз трактор йөртүчеләренең берсе. Планны тулысынча үтәгәне өчен, ул техник белемле совет эшчесенең символы булды. 1938 елда ул «Йөз мең дус кызны — тракторга!» лозунгысы белән дан алды. Аның чакыруына 200 меңнән ашу хатын-кыз кушылды.
Социаль позициясе һәм популярлыгы аркасында ул 1937–1938 еллардагы Грек репрессияләреннән котыла алды.
1940 елда ул К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы чорында ул Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Бурлинский районына эвакуацияләнде, һәм ул кырларда алдынгылар рәтендә эшләвен дәвам итте.
ССРБ Югары Советының 1-5 чакырылыш депутаты.
Советлар Берлеге Коммунистлар фиркасе XVIII—XXI съездлары делегаты[3].
«Коллектив хуҗалык кырлары кешеләре» китабы авторы (1948) [4] .
Машина майлары һәм дизель ягулыгы белән даими эшләү нәтиҗәсендә ул бавыр циррозы белән авырып китте. Ул 1959 елның 21 гыйнварында Мәскәүдә вафат булды. Туган Старобешево авылында җирләнде.
-
Танылган трактор йөртүчесе Паша Ангелина (сулдан икенче) ВЛКСМ Үзәк Комитеты утырышындагы тәнәфес вакытында, Иван Шагин фотосы, 1936, 14 июль.
-
Ангелина (сулда) һәм Мария Софроновна Демченко Сталин белән Комсомолның X конгрессында, 1936.
-
Танылган трактор йөртүчеләре Ангелиналар: Прасковья (сулда) һәм Надежда. 1939. Павел Артемьевич Трошкин фотосы/
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әтисе — Никита Ангелин
- Сеңеле — Надежда Никитична Ангелина
- Абзысы — Фёдор Ангелин
- Ике туганы — Кирилл Фёдорович Ангелин
- Туганының улы — Анатолий Кирилович Ангелин (1948). Украинаның Донецк өлкәсе Старобешево шәһәрендә яши.
- Туганының оныгы — Сергей Анатолевич Ангелин (1975). Старобешевода яши. Елена Мушнинага өйләнгән (1973). Всеволод, Артём һәм Ярослав исемле уллары бар [5] . Өчесе дә Харьков өлкәсендә яши.
- Туганының улы — Анатолий Кирилович Ангелин (1948). Украинаның Донецк өлкәсе Старобешево шәһәрендә яши.
- Ике туганы — Кирилл Фёдорович Ангелин
Бүләкләре һәм исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое: 19.3.1947 — бодай һәм арышның югары уңышы өчен, 26.2.1958 — авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлар өчен
өч Ленин ордены (30.12.1935; 19.3.1947; 8.2.1954)
Кызыл Байрак Хезмәт ордены (7.2.1939)
медальләр
Өченче дәрәҗә Сталин премиясе ( 1946 ) — югары җитештерүчәнлекне тәэмин иткән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә эшкәртү ысулларын тамырдан камилләштергәне өчен [4] .
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Паша Ангелинаның туган җирендә — Старобешево шәһәр тибындагы бистәсендә аның бронза бюстын урнаштырганнар [6], проспектны аның исеме белән атаганнар һәм танылган якташлары музеен ачканнар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Рус Википедиясе — 2001.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ https://rus-bse.slovaronline.com/3114-Ангелина%20Прасковья%20Никитична БСЭ
- ↑ 4,0 4,1 Большая Российская энциклопедия: В 30 т. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред С. Л. Кравец. Т. 1. А — Анкетирование. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — 766 с.: ил.: карт.
- ↑ https://www.instagram.com/iaroslavangelin Ярослав Ангелин
- ↑ Про затвердження списку пам’ятників мистецтва, історії та археології Української РСР(укр.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БСЭ. Ангелина П.Н.
- БСЭ сүзлеге Ангелина П.Н. турында
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Прасковья Ангелина
- Прасковья Ангелина на «Родоводе». Дерево предков и потомков
- Ангелина Паша
- Интервью с племянником — Трактор и судьба
- Паша Ангелина — звезда СССР
- 12 гыйнвар көнне туганнар
- 1913 елда туганнар
- Россия империясендә туганнар
- 21 гыйнвар көнне вафатлар
- 1959 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Социалистик Хезмәт Каһарманнары
- Сталин премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр