Ватандашлык
Ватандашлык | |
Нигезсалгыч текст | Кеше хокукларының гомуми декларациясе |
---|---|
Тәртипне билгеләүче төп текст | Европейская конвенция о гражданстве[d] һәм Конвенция о сокращении безгражданства[d] |
Ватандашлык Викиҗыентыкта |
Ватандашлык (ешрак рус алынмасы гражданствоны, яки анын нигезендә чыгарылган гражданлыкны күреп була) — шәхес һәм дәүләт арасындагы бер-берсенә таба хаклар һәм вазыйфалар мәсъәләләрдәге тотрыклы сәяси-хокукый мөнәсәбәт.
Аерым дәүләтләрнең ватандашлык үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]АКШ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала.
Россия Федерациясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә ватандашлык мәсьәләләре Россия Федерациясе вәкаләтләренә караганы билгеләнә. Дәүләт дип саналган республикаларның аерым ватандашлыгы статусына хокукы сакланса да, ул символик кына.[1]
Швейцария
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашы булуы. Соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели.
Халыкара ватандашлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Соңгы еллар эчендә, кайбер дәүләтара оешмалары ватандашлык белән бәйле төшенчә һәм терминологиянең мәгънәсен халыкара мөнәсәбәтләр киңлегенә чыгара башладылар,[2] — бу оешмаларның әгъза-илләре ватандашларына кагылышлы дип билгеләүләре белән. Бу дәрәҗәдәге ватандашлык икенчел дәрәҗә төшенчә, аның хокуклары милли дәүләтнең ватандашлыгы билгеләгән хокуклардан бәйле.
Европа Берлеге ватандашлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Европа Берлеге ватандашлыгы (ингл.) төшенчәсе Маастрихт килешүе (ингл.) нигезендә барлыкка килде. Европа Берлеге турындагы килешүнең (ингл.) 17 (1) матдәсе билгеләгәнчә[3]:
Бу матдә нигезендә Аурупа Берлегенең ватандашлыгы барлыкка килә. Әгъза-илнең ватандашы булган һәрбер кеше Берлекнең ватандашы була. Берлек ватандашлыгы өстәмә бер статус һәм милли дәүләтнең ватандашлыгын алыштырмый.[4]
Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]"Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгы (ингл.)" төшенчәсе Милләтләр Дуслыгының барлыкка килүеннән бирле куллана. Аурупа Берлеге белән кебек үк, кеше Милләтләр Дуслыгы ватандашлыгына Милләтләр Дуслыгы әгъза-илнең ватандашы булып кына ирешә ала. Шундый ватандашлык рәвеше кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә кайбер өстенлекләр тәкъдим итә:
- Кайбер шундый илләр башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-ил ватандашларыннан илләренә керү өчен түрист виза таләп итми.
- Кайбер Милләтләр Дуслыгы илләрендә башка Милләтләр Дуслыгы әгъза-илләренең даими резидент ватандашлары сәяси хокукларга ия, мәс., җирле һәм ил-күләм сайлауларда тавыш бирү, кайбер очракларда – сайланган сәяси постка дәгъва кылучы намзәте булырга.
- Кайбер очракларда, махсус билгеләнгән постлардан тыш (мәс. Хәрби департаментларда, Генерал-губернатор яки Президент яки Премьер-министр) теләсә нинди постта (дәүләт хезмәтендә дә) эшләргә рөхсәт ителә.
Субъект ватандашлыгы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ватандашлык гадәттә бәйсез милли дәүләтнең әгзасы булуына караган төшенчә, ләкин бу термин шул ук арада субъект дәрәҗәсендә дә кулланыла ала. Субъектның сәяси тормышында катнашу яки аның хөкүмәте тәкъдим иткән башка өстенлекләрне куллана алу өчен Дәүләт субъектлар (ингл.) яшәү урыны (ингл.) кебек төрле шартларны билгели алалар. Шундый очракларда, бу шартларга туры килгәннәре кайбер очракларда бәйле дәүләт, провинция яки регионның ватандашлары дип тә санала. Бу системаның үрнәге Швейцарияның ватандашлык системасының төзелеше: системасының фундаменталь нигезе – шәхеснең аерым коммунаның (ингл.) ватандашлыгы, соңгысы шәхеснең бу коммуна кергән кантон (ингл.) һәм тулаем Конфедерациясенең ватандашлыгын билгели. Башка бер үрнәге — Финләндия эчендәге махсус провинциаль ватандашлык (hembygdsrätt) хокукына ия булган Аланд утраулары резидентлары.
АКШның федераль системасында шәхес яшәгән штатының, мәс. Нью-Джерси штаты яки Калифорния штаты, шул ук арада АКШ ватандашы (ингл.) дип санала. Аерым штатларның конституцияләре АКШ конституциясе (ингл.) эчендә билгеләнмәгән хокукларны һәм җаваплылыкларны (мәсьәлән, суверен салымнар җыю һәм хәрби хезмәт) кебек билгели ала. Һәрбер штат иң әзеннән бер милли милиция трансфер хезмәтенә кергән хәрби көчне (штатның милли гвардиясе), һәм кайберәүләр национализацияга дүчар була алмаган өстәмә икенчел хәрби көчләрен тоталар.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Шаймиев:Понятие "гражданство Татарстана" носит символический характер и связано с тем, что республика считается государством, но в жизни никаких реальных отношений это понятие не регулирует., Татарстан переписал свой основной закон, Юрий НИКОЛАЕВ, газета Известия, 28 февраля 2002 г.
- ↑ Daniele Archibugi, "The Global Commonwealth of Citizens. Toward Cosmopolitan Democracy", Princeton University Press, Princeton, 2008
- ↑ Note: the consolidated version.
- ↑ Consolidated versions of the Treaty on European Union, archived from the original on 2012-10-28, retrieved 2013-03-02
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гражданство и апатридство: руководство для парламентариев(ингл.) Межпарламентский союз, 2005 ISBN 92-9142-262-2
- Конвенция, регулирующая некоторые вопросы, связанные с коллизией законов о гражданстве 2011 елның 13 сентябрь көнендә архивланган., Лига Наций, 1930
- Конвенция о гражданстве замужней женщины 2011 елның 5 июнь көнендә архивланган., ООН, 1957
- Европейская конвенция о гражданстве, СЕ, 1997
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Портал Совета Европы о гражданстве(ингл.)(фр.)
- Обсерватория по демократии в Европейском союзе — гражданство 2017 елның 21 декабрь көнендә архивланган.(ингл.)
- Центр изучения проблем гражданства и идентичности 2014 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.. Проект Института Философии РАН, посвященный специфике гражданства и национальной идентичности в условиях глобализации