Үрдүн
Үрдүн Һәшими Мәмләкәте (гарәп. المملكة الأردنية الهاشمية, әл-Мәмләка з-Үрдүни́я аль-Һәшими́я) яки Иорда́ния, Үрдүн (гарәп. الأردن, Әл-Үрдүн) – Якын Көнчыгышта урнашкан гарәп дәүләте. Төньякта Сүрия, төньяк-көнчыгышта Гыйрак, көнчыгышта һәм көньякта Согуд Гарәбстаны, көнбатышта Исраил һәм Фәлистыйн милли идарәсе белән чиктәш. Үрдүн Исраил һәм Фәлистыйн милли идарәсе белән Үле диңгезнең һәм Исраил, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр белән Гәкабә култыгы яр сызыкларын бүлешә.
Биләмәләрнең 90 % тирәсен чүл һәм ярым чүл алып торалар.
Үрдүнгә туристлар Гакәбә култыгының рифларын һәм комлыкларын, Үле диңгезне һәм дөньяның яңа җиде могҗизасының берсе – Петраны күрер өчен киләләр.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 7 гасырдан Гарәп хәлифәлеге составында.
- 16 гасыр-1918 Госманлы империясе составында
- Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Фалыйстыйн Бөекбритания мандат территориясе дип атала.
- 1921 елда Трансиордания әмирлеге буларак Бөекбританиягә буйсына.
- 1946 елдан бәйсез дәүләт итеп игълан ителә
- Беренче гарәп-исраил сугышы вакытында элегрәк Исраил яулап алган җирләре кире кайтарыла.
- Озак вакытлар Исраил белән дошманлашып тора. Еш кына конфликтлар була.
- 1994 елда Исраил белән тынычлык килешүе төзи.
Дәүләт төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ил белән король җитәкчелек итә.Закон чыгару органы - Ике палаталы парламент: Сенат - аны король билгели, һәм Депутатлар палатасы.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ил 10 мөхәфәзәгә бүленгән.
Табигать
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илнен зур өлеше-тигезлекләр.Климат коры, субтропик. Уртача температура-гыйнварда-+8-14 градус,июльдә 24-30 градус. Явым-төшем уртача. Иң зур елга-Иордан елгасы, күл - Үле диңгез.
Халкы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп халкы - иордан гарәпләре. Бүгенге көндә Иордания халкының 95-97 % ы — гарәпләр, илдә башка этник төркемнәр дә бар. Төньяк Иорданиядә якынча 20 00 — 32 000 друз яши. Ассирия христианнары халыкның 0,8 % ын тәшкил итә, аларның күбесе качаклар. Биредә шулай ук 30 мең көрд бар, аларның күбесе Төркиядән, Иран һәм Гыйрактан качкан качаклар. Иорданиядә 5 мең әрмән яши. Илдә кайчандыр күпләп яшәгән яһүдләрнең саны нибары 300 кеше тәшкил итә[34].
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөселманнар ил халкының 94-97 % ын тәшкил итә. Аларның 93 % ы сөнниләр — дөньяда сөнниләрнең иң югары проценты. Христиан азчылыгы 4 %.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2,0 2,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ 2 // Конституция Иордании
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
- ↑ English Wikipedia community Wikipedia — 2001.
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/JORDAN
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/jordan
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=161
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/jordan
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ http://dosweb.dos.gov.jo
- ↑ 20,0 20,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 25,0 25,1 25,2 25,3 25,4 25,5 25,6 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 2021 Democracy Index — EIU, 2022.
- ↑ 30,00 30,01 30,02 30,03 30,04 30,05 30,06 30,07 30,08 30,09 30,10 30,11 30,12 30,13 https://www.bti-project.org
- ↑ 31,0 31,1 https://bti-project.org/en/reports/country-dashboard/JOR
- ↑ https://happyplanetindex.org/countries/?c=JOR
- ↑ International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ Jordan Population Growth(ингл.)