Эчтәлеккә күчү

Абхазия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абхазия latin yazuında])
(Абхазия Җөмһүрияте битеннән юнәлтелде)
Абхазия
абх. Аԥсны
рус. Абхазия
гөрҗ. აფხაზეთი
БайракИлтамга
Сурәт
Демоним Abkhaz, Abkhazian, Abkhaz, abĥazo, Abkhaziano, Labkasänan, абхазы, abkhaz[1], abcaso, abcasa, abcasiani, abcasiane, Abcásach, Abchasia, abkhaza[1], abkhazos[1] һәм abkhazes[1]
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Гөрҗистан
 Абхазия Җөмһүрияте[d]
Башкала Сухум
Сәгать поясы UTC+03:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Кара диңгез
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Кавказ
Территориясенә дәгъва итә Гөрҗистан һәм Абхазия Җөмһүрияте[d]
Иң югары ноктасы Домбай-Ульген[d]
Халык саны 245 246 (2018)
Нәрсә белән чиктәш Краснодар крае, Карачай-Чиркәсия һәм Самегрело — Земо-Сванети[d]
Электр аергычы төре Europlug[d]
Кулланылган тел абхаз теле, мегрел теле һәм гөрҗи теле
Мәйдан 8665 км²
Харита сурәте
Подробная карта
Тематик география Абхазия географиясе[d]
Феноменның икътисады Абхазия икътисады[d]
Феноменның демографиясе Абхазия халкы[d]
Карта
 Абхазия Викиҗыентыкта

Абхазия (абх. Аҧсны [апсны́], рус. Абхазия, гөрҗ. აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.

Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.

Абхазия

Абхазия үз почта маркаларын чыгара.

Абхазия картасы

7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.

Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.

Елгалар Кара диңгез бассейнына карый. Алар: Кодор, Бзыбь, Кяласур, Гумиста. Елганың туенуы яңгырлардан һәм кар суыннан. Тауларда искиткеч матур Рица һәм Амткел күлләре урнашкан.

Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.

1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.

Православие
Ислам
Төп мәкалә: Абхазиядә ислам

2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[2].

Күренекле шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]