Эчтәлеккә күчү

Зөфәр Солтанов (1927)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөфәр Солтанов (1927) latin yazuında])
Зөфәр Солтанов
Туган телдә исем Зөфәр Хәбир улы Солтанов
Туган 12 март 1927(1927-03-12)
СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Манчыр
Үлгән 28 ноябрь 2012(2012-11-28) (85 яшь)
РФ, БР, Дүртөйле
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР→
Россия байрагы РФ
Һөнәре мәдәният хезмәткәре
Җефет Сәкинә Гарифҗан кызы
Балалар 3 кызы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре

Бу Дүртөйле мәдәният хезмәткәре турында мәкалә, Мөслим районы колхоз рәисе турында моннан укыгыз

Зөфәр Солтанов, Зөфәр Хәбир улы Солтанов (1927 елның 12 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Манчыр2012 елның 28 ноябре, РФ, БР, Дүртөйле) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан мәдәният хезмәткәре, Дүртөйле колхоз-совхоз театры артисты, режиссер, үзешчән халык театры коллективы җитәкчесе, РСФСР (1985) һәм БАССР (1967) атказанган мәдәният хезмәткәре, Дүртөйле районынынң мактаулы мәдәният хезмәткәре.

1927 елның 12 мартында БАССР Дүртөйле районы Түбән Манчыр авылында туган. Дүртөйленең 1нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган. Бөек Ватан һәм Япониягә каршы сугышларда катнаша, яралана, 4 ай хәрби госпитальдә дәвалана. Ватанына 1946 елның 10 мартында кайта[1]. Хезмәт эшчәнлеген 1947 елда Дүртөйле колхоз-совхоз театры актеры булып башлый. Театрны үзгәртеп корганнан соң, 1949 елда З. Солтанов драматик үзешчән коллектив оештыра, аңа ихтыяҗ зур була һәм сугыштан соңгы авыр елларда халык өчен иҗади рухландыргыч була. 1949―1989 елларда татар театры (1968 елдан халык театры) җитәкчесе. 1968―1972 елларда Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында махсус белем ала. Артист гармунда дәртле һәм озын халык көйләрен виртуоз башкарган. Дүртөйле татар халык театрында 80 нән артык спектакль (шул исәптән, «Галиябану» М. Фәйзи, «Кара йөзләр» М. Гафури, «Авылымның алсу таңнары» С. Поварисов, «Яшьнәп үткән яшьлек» И. Абдуллин, «Кыз урлау» М. Кәрим һ. б.) чыгара. Солтанов З. Х. җитәкчелегендәге әлеге иҗат коллективы Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләрендә, драмколлективлар смотрларында актив катнаша. 1994―2008 елларда ― Дүртөйле район мәдәният йортының «Әллүки» клубы җитәкчесе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1967 – БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1980 – БАССР Югары Советы президиумының Мактау грамотасы
  • 1985 – РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 1985 – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • Дүртөйле районының мактаулы мәдәният хезмәткәре
  • Дүртөйле халык театрына Зөфәр Солтанов исеме бирелгән.
  • 2013 елның 12 мартында Дүртөйле шәһәрендә яшәгән йорты диварына истәлек тактасы куелган[2]
  • БР татарлары конгрессының Дүртөйле бүлекчәсе (рәисе Азамат Гыйльманов) һәм БР Дүртөйле районы татар милли-мәдәни автономиясе (рәисе Мөдәрис Мөсифуллин) шәһәр җитәкчелегенә яңа урамнарның берсенә Солтанов Зөфәр Хәбир улы исемен бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән[3].
  • 2017 елның 17 мартында Дүртөйле тарих-туган якны өйрәнү музеенда З. Х. Солтановка багышланган «Сәнгатькә багышланган тормыш» күргәзмәсе ачылган [4]
  • Дүртөйле районында театр коллективлары фестивале оештырылган, ул Зөфәр Солтанов исемен йөртә.

Хатыны Сәкинә Гарифҗан кызы (1934–2014), Дүртөйле колхоз-совхоз театры актрисасы, 1953―1986 елларда Дүртөйле район мәдәният йорты каршындагы үзешчән драма түгәрәге җитәкчесе, 1986―1990 елларда Дүртөйле район мәдәният йорты режиссеры, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре. Балалары: 3 кыз [5].

  • Дүртөйле район татар халык театры : Буклет. ― Уфа, 1989.
  • Галләмов, Ф. Икесенә бер сәхнә // Кызыл таң. ― 2012. ― 22 март.