Киреч ярымутравы
Внешний вид
(Керич ярымутравы битеннән юнәлтелде)
Керич ярымутравы | |
Юа торган акваторияләр | Керич бугазы, Кара диңгез, Азак диңгезе |
Мәйдан | 2700—3000 км² |
Ил | Русия/Украина |
Россия-Украина исемле позицион харита әлегә юк. | |
Керич ярымутравы Викиҗыентыкта |
Керич ярымутравы (рус. Керченский полуостров, укр. Керченський півострів, кырымтат. Keriç yarımadası, Керич ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнчыгыш өлеше. Төньякта Азак диңгезе, көнчыгышта Керич бугазы, көньякта Кара диңгез сулары белән юыла. Көнбатышта киңлеге 17 километрлы муентык аркылы Кырым ярымутравы белән тоташкан. Мәйдан — якынча 3 000 км².
Төньяк-көнчыгыш өлеше — калкулык (биеклек 190 метргача), көньяк-көнбатыш өлеше тигезлекләрдән гыйбарәт. Каратуфраклар һәм каштан туфраклары таралган. Климаты уртача континенталь. Еллык явым 500 ммны тәшкил итә. Гыйнварның уртача температурасы —1,5°, июльнең уртача температурасы +23,5°.
Ярымутрауда Керич тимер мәгъдәне бассейны урнашкан.