Бибигөл Түләгәнова

опера җырчысы

Бибигөл Түләгәнова, Бибигөл Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) кызы Түләгәнова (каз. Бибігүл Ахметқызы Төлегенова, әтисенең үз фамилиясе буенча Багунусова[1], 1929 елның 16 декабре, ССРБ, РСФСР, Казакъ АССР, Семипалатинск) — совет һәм казакъ опера җырчысы (колоратур сопрано), актриса, педагог, профессор (1982 елдан).

Бибигөл Түләгәнова
каз. Бибігүл Төлегенова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Бибигөл Әхмәт кызы Түләгәнова

Туу көне

16 декабрь 1929(1929-12-16) (94 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Казакъ АССР, Семипалатинск

Эшчәнлек еллары

1951 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан

Һөнәрләр

җырчы, педагог

Моң

колоратур сопрано

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

классика, опера

Бүләкләр

Социалистик Хезмәт Каһарманы
Ленин ордены Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Барыс ордены Отан (Ватан) ордены
ССРБ халык артистыССРБ Дәүләт премиясеКазакъстан Дәүләт премиясе - 2006

IMDb

ID 4726184

ССРБ (1967) һәм Казакъстан ССР (1959) халык артисты.
Социалистик Хезмәт Каһарманы (1991), ССРБ (1970) һәм Казакъстан ССР (1966) Дәүләт премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
«Безнең сөйкемле табиб» фильмында. 1957
Файл:Б.Тулегенова М.Тулегенова А.Пидгородецкий.jpg
Б. Түләгәнова (с), М. Түләгәнова, А. Пидгородецкий. 2009

1929 елның 16 декабрендә Семипалатинск (хәзерге Симәй) шәһәрендә җиде балалы гаиләдә икенче бала булып туган[2]. Әнисе — Маһинур Морзаҗан кызы Мансурова, татар, Казан ягыннан күчеп килгән мулла кызы[3]. Катон-Карагай районы (хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе) фирка райкомының икенче сәркәтибе булып эшләгән әтисе казакъ Әхмәт (Мөхәммәтәхмәт) Түләгәнов (үз фамилиясе Багунусов) 1937 елда кулга алынган. Әтиләре репрессияләнгәч, гаилә Семипалатинскига әйләнеп кайта. Бибигөл рус мәктәбендә укый. 1946 елда кичке мәктәптә укуга күчеп, әнисе эшләгән ит комбинатына эшкә урнаша (башта комбинат клубына киномеханик ярдәмчесе, соңрак калай банка ясау цехына эшче булып). Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Әнисе кызының җырчы һөнәрен алуына каршы булуга карамастан (кызы Алма-Атага укырга киткәч, ике ел аның белән сөйләшми), Семипалатинскида сөргендә булган рус совет язучысы Галина Серебрякова(рус.) (1905—1980) йогынтысы белән Курмангазы исемендәге Алма-Ата консерваториясенә укырга керә, 1952 елда консерваториянең вокал-хор факультетын тәмамлый (педагог Н. Н. Самышина). Студент елларында Казакъ радиосында(рус.) солист булып эшли, популяр халык һәм эстрада җырларын башкара.

19541956 елларда һәм 1971 елданАбай исемендәге Казакъ опера һәм балет театры(рус.) солисты.

1956 елданҖамбыл исемендәге Казакъ дәүләт филармониясенең(рус.) Курмангазы исемендәге Казакъ дәүләт халык уен кораллары оркестры(рус.) труппасы солисты. Әлеге оркестр труппасы белән бергә бөтен ССРБ буйлап гастрольләрдә йөри. 1958 елда эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була.

Концертларда классик репертуарны һәм халык җырларын башкара.

Чит илләрдә (Кытай, Польша, АДР, Вьетнам, Һиндстан, Алжир, Мисыр, Сүрия, Чехословакия, Канада, Швеция, Франция, Италия) гастрольләрдә була.

1980 елдан Курмангазы исемендәге Казакъ милли консерваториясендә вокал классы алып бара, профессор (1982).

Вокалчыларның Б. Түләгәнова халыкара конкурсының сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе (2001, 2004, 2007, 2010, 2011, 2012, 2014).

ССРБ тарихында Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек булган соңгы зат (21.12.1991 рәсми басылып чыккан указлар буенча)[4].

2014 елда Казанда Рәшит Ваһапов фестиваленда кызы белән шәрәфле кунак буларак катнаша[5].

Җырчының репертуарында: халык җырлары («Гауһар тас», «Жиырма бес»), Казакъстан композиторларының әсәрләре: «Былбыл» Латыйф Хәмиди, «Қос қарлығаш» Евгений Брусиловский, «Еске алу» Мукан (Мөхәммәтсәлим) Төлебаев, «Тарантелла» Еркегали Рәхмәдиев, «Көктем вальсі» Сыдык Мөхәммәтҗанов, шулай ук П. И. Чайковский, С. В. Рахманинов, Н. А. Римский-Корсаков операларыннан арияләр, көнбатыш композиторларының (Г. Доницетти, Э. Григ, Ф. Шуберт) әсәрләре һ. б. Р. М. Глиэр һәм С. Мөхәммәтҗановның оркестр һәм тавыш өчен концертларын башкара.

Опера партияләре

үзгәртү

Б. Ә. Түләгәнованың тавышы — үзенә бер көмеш чыңлавыдай тавыш, башкару осталыгы гадилек һәм тирәнлек белән характерлана.

  • «Кыз Жибек» Е. Брусиловский — Кыз Жибек
  • «Абай» Ә. Жубанов һәм Латыйф ХәмидиАжар (концерт башкаруында)
  • «Енлик-Кебек» Г. Жубанова — Енлик
  • «Алпамыс» Еркегали РәхмәдиевГульбаршин
  • «Алтынчәч» Нәҗип ҖиһановАлтынчәч
  • «Травиата» Дж. ВердиВиолетта
  • «Риголетто» Дж. Верди — Джильда
  • «Севилья чәчтарашы» Дж. РоссиниРозина
  • «Дон Паскуале» Г. Доницетти — Норина
  • «Дон Жуан» МоцартЦерлина
  • «Кар кызы» Н. А. Римский-Корсаков — Кар кызы

Фильмография

үзгәртү
  • 1954 — Дала кызыКарашаш
  • 1955 — Бу Шуглада булган идеМайра
  • 1957 — Безнең сөекле табибҗырчы
  • 1968 — Тәкыялы фәрештәэпизод
  • 2005 — Вокаллы параллельләрэпизод
  • 2011 — Алдар КүсәАлдара әже
  • 2011 — Балачагымның күк йөзеСолтана әже
  • 2016 — Тәкыялы фәрештә 2эпизод

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Гаилә хәле

үзгәртү

Җырчы өч тапкыр кияүдә булган[6]. Консерваториядә укыганда туган кызлары[7] — Гүзәл һәм Мәрьямгөл (опера җырчысы, 2007 елда вафат), улы — Төлеген.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Серкебаева И. Е.. «Бибигуль Тулегенова: любить, надеяться и верить». Алматы: «Атамура», 2012(рус.).

Сылтамалар

үзгәртү