Явус Зайндиевич Әхмәдов (1949 елның 3 октябре, Потапенко авылы, Семипалатинск өлкәсе) — Россия дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе (мәгълүмат сәясәте, дәүләт төзелеше һәм идарә буенча белгеч). Галим-тарихчы, 15 монография һәм 150 фәнни мәкалә авторы (Чечня, Кавказ һәм Россиянең тарих, этногенез һәм тарихи география белгече).

Явус Әхмәдов
Туган 3 октябрь 1949(1949-10-03) (75 яшь)
Потапенково[d], Бородулиха районы[d], Семипалатинская область[d], Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт педагогика институты[d] һәм Россия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре тарихчы, дәүләт эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе, университет профессоры
Эш бирүче Чече Республикасы Фәннәр академиясе[d] һәм Комплексный научно-исследовательский институт РАН[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1990)
Гыйльми исем: профессор[d]

Явус Әхмәдов Җамбыл шәһәрендә (Казакъ ССР) башлангыч мәктәптә укый. 1966 елда туган Чечен-Ингуш АССРга кайткач, урта белем алуын тәмамлый. 1970 елда Чечен-Ингуш дәүләт педагогия институтының тарихи факультетын тәмамлый.

Икенче белгечлеген 2006 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясендә алган. ССРБ Фәннәр академиясенең Дагстан филиалы Тарих, археология һәм тел институты аспирантурасын тәмамлый (Махачкала). 1990 елда Ростов-на-Донуда «Төньяк Кавказ халыклары Россия, Иран һәм Госман империясе тышкы сәясәтендә (XVI — XVIII гасырның беренче чиреге)» докторлык диссертациясен яклый[1]. Тарих фәннәре докторы, профессор, Чечен Республикасы Фәннәр академиясе академигы.

Фәнни һәм педагогик эшчәнлек

үзгәртү

1970—1971 елларда Чечен-Ингуш АССРның Гойта урта мәктәбендә тарих укытучысы була. 1971 елда Чечен-Ингуш Республика туган якны өйрәнү музеена эшкә чакырыла. 1972—1975 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Дагстан филиалы Тарих, археология һәм тел институты аспиранты була. 1976—1977 елларда — Гудермес шәһәрендә (Чечен-Ингуш АССР) урта мәктәп директоры урынбасары. Тикшеренү эшчәнлеген 1977 елдан Чечен-Ингуш АССР Министрлар Советы каршындагы Чечен-Ингуш фәнни-тикшеренү институтында дәвам итә. Аның 12 еллык эше нәтиҗәсендә дистәләгән мәкаләләр, «Чечня тарихы» исемле беренче том, «XVIII гасырда рус-чечен мөнәсәбәтләре» дигән документлар җыентыгы, ике «Чечен-Ингушетия тарихы» дигән мәктәп дәреслеге бар.

1990 елдан — Чечен дәүләт университеты профессоры. 2001 елда Чечен Республикасы Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана. 2004 елдан — Россия Фәннәр академиясе Комплекслы фәнни-тикшеренү институты һәм Чечен дәүләт университетының диссертация советы әгъзасы.

Әхмәдовның фәнни мәнфәгатьләре өлкәсенә Чечня, Кавказ һәм Россия тарихының гомуми проблемалары, XVI—XIX гасырларда Кавказдагы бөек дәүләтләр сәясәте, Кавказның этнополитик тарихы һәм тарихи географиясе проблемалары, Кавказда һәм Россиядә заманча геосәяси һәм иҗтимагый-сәяси процесслар керә[1].

1990 елда ул Оксфордта (Бөекбритания) узган халыкара конференциядә XIX гасыр Чечняның танылган рухи эшлеклесе шәех Кунт-Хаҗи Кишиевның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган доклад ясый.

Фәнни эшчәнлек елларында барлыгы 160 тан артык фәнни эш, шул исәптән 15 монография һәм уку әсбаплары нәшер иткән. Кайбер эшләр чит илләрдә: БДБ илләрендә, Төркия, Швеция һәм АКШта урнаштырылган. Бөтенсоюз, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнаша. Чечен Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге

үзгәртү

1993 елда Чечен Республикасының Милли һәм гражданлык татулыгы советы — парламент оппозициясе вәкилләрен генерал Джохар Дудаевка, кайбер хәрәкәт һәм партия лидерларын берләштергән, шулай ук оппозицион интеллигенциянең бер өлеше булган консультатив-координацион орган әгъзасы.

1994—1996 елларда дудаевщинага каршы сәяси көрәштә катнаша, Милли яңарыш хөкүмәтендә Чечен Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры вазыйфасын башкара, 2000—2002 елларда РФ Матбугат эшләре буенча министрлыгының Чечня Республикасы территориаль идарәсен җитәкли.

2002—2003 елларда Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Чечен Республикасында сәяси җайга салу һәм кеше хокукларын үтәү комиссиясе аппараты җитәкчесе була.

2004—2010 елларда Россия Федерациясе Президенты Администрациясе баш киңәшчесе, РФ Президенты киңәшчеселәренең эшчәнлеген тәэмин итү департаменты башлыгы урынбасары булып эшли. Россия Федерациясе дәүләт киңәшчесенең I класслы гражданлык дәрәҗәсе бар.

Хезмәтләр

үзгәртү
  • Очерки политической истории народов Северного Кавказа в XVII в. Грозный, 1988.
  • Взаимоотношения народов Чечено-Ингушетии с Россией в XVIII в. Грозный, 1992.
  • История Чечено-Ингушетии. Учебное пособие (9 кл.). Грозный, 1992 (в соавторстве).
  • Akhmadov Yavus. The export of the Iranian silk to Western Europe from the 16th to the beginning of the 17th century(the place of Russian and North Caucasian transit)//The Annual of the society for the study of Caucasia. Vol.6—7.Chicago:1997.
  • Ahmadov Yavus. Çeçen — İngusya Halkıyla Rusya Arasındaki İlişkiler / Translated by: Tarik Cemal Kutlu /Publisher: Sorun Yayınları. Istanbul, Eylül 2000.
  • История Чечни с древнейших времён до конца XVIII в. Пособие для изучающих историю родного края. М.: Мир дому твоему, 2001.
  • История Чечни в XIX—XX веках. — М.: Пульс, 2005 (в соавторстве).
  • Очерк исторической географии и этнополитического развития Чечни в XVI—XVIII веках. М., 2009.
  • Islam in the North Caucasus: A People Divided // Liberty University (Lynchburg, Virginia) , Faculty Publications and Presentations. 2009 (в соавторстве).
  • Битва за Чечню. «Война историографий» или информационная война. Грозный, 2015 (в соавторстве с Д. Б. Абдурахмановым).
  • История Чечни. Т. 2. XVI—XVIII вв. Грозный, 2016 (в соавторстве с Ш. Б. Ахмадовым и др.).
  • Ахмадов Я. З., Гумба Г. Д., Курумов Д. С., Хасмагомадов Э. Х. История нахов Передней Азии, Кавказа и Чечни с древнейших времён до конца XV века / Ахмадов Я. З.. — М.: Литера, 2019. — 686 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-9906575-5-7.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Ахмадов Явус Зайндиевич. әлеге чыганактан 2007-09-28 архивланды.