Дашаватара Гыйбадәтханәсе
Гыйбадәтханә | |
Дашаватара Гыйбадәтханәсе
| |
Ил | Һиндстан |
Төбәк / район | Уттар-Прадеш,Лалитпур, Деогарх |
Кайсы дини агымга карый | Һинд дине, Вишнуизм |
Нигезләнгән | 500-енче һәм 550-нче еллар арасында |
Дашаватара Гыйбадәтханәсе (Dashavatara Temple) — Гуптлар Дәүләте хөкеме вакытында төзелгән һәм хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган Вишну Ходае хөрмәтенә иртә Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Уттар-Прадеш штатының көньягында Деогарх җирендә, Джханси шәһәреннән 113 км да урнашкан. Урын таштан салынган бик яхшы сакланган гыйбадәтханәгә күрә мәшһүр. Гыйбадәтханә V—VI гасыр белән даталана, аның исеме Дашаватар (Вишнуның "ун чагылышы") белән бәйле. Гыйбадәтханә квадрат формада, аның һәр ягы киңлектә якынча 6 метр. Ул ярым-җимерек гөмбәзгә ия, башта аның биеклеге 12 метр булган.[1].
Дашаватара Гыйбадәтханәсе гыйбадәтханә архитектурасында манара өстенең шикхараның төзеп карауларның берсенең иллюстрациясе булып тора. Тыйнак үлчәмнәре һәм квадрат конструкциясе буенча гыйбадәтханә соң чорның грандиоз һәм бай Һинд дине гыйбадәтханәләренә аз охшаган. Әмма Деогархта гыйбадәтханә эталон булып санала, ул прототип булган һәм Һинд дине гыйбадәтханә архитектурасы үсешен билгеләгән. Гыйбадәтханә бик матур кисеп ясалган таш фигуралар белән бизәлгән. Илаһи сурәтләр изге урынга илтүче ян стеналардагы зур панельләрдә һәм шулай ук стеналарның өске фризларында кисеп ясалган. Деогархта Вишну илаһи чагылышларның сурәт йөзләрчә еллардан соң төзелгән гыйбадәтханәләр өчен каноник булып киткән.[1].
Дашаватара Гыйбадәтханәсе - соң Гуптлар чорының ике иң борынгы манара гыйбадәтханәләрнең берсе булып санала. Башка тугандаш бина булып Бхитаргаонда зур кирпеч гыйбадәтханә булып тора.[2]. 1951 елдан бирле гыйбадәтханә Һиндстанның милли әһәмиятле һәйкәлләр санына керә.[3].
Гыйбадәтханәне өйрәнүдә зур кертемне рус чыгышлы индолог, Нидерландта Лейден университетының чагыштыру Һинд-Аурупа тел белеме профессоры Александр Любоцкий ясаган.
Гыйбадәтханәне өйрәнү
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйбадәтханәнең беренче фәнни тасвирламасын Һинд археологиясенең «атасы» Британия индологы Александр Каннингем ясаган. Аның табылган корылма турында отчёты 1880 елда ук бастырылган булган.[4]. Анда Каннингем лаконик рәвештә гыйбадәтханә хәрабәләрен тасвирлаган һәм гыйбадәтханәнең баштагы күренешенең юрамасын тәкъдим иткән. Археолог шулай ук беренче булып гыйбадәтханә Гуптлар династиясе чорынды төзелгән һәм Вишну Ходаена багышланган дигән гипотезаны әйткән. 1917—1918 елларда башка археолог, Дайя Рам Сахни (Һиндстан Археология идарәсе мөдире тарафыннан 1931 елдан 1935 елга кадәр мөдир итеп билгеләнгән беренче Һиндле), гыйбадәтханә булган таш платформаны тапкан, анда гыйбадәтханә булган һәм платформа почмакларында сакланып калмаган дүрт кечерәк изге урыннарының фрагментларын тапкан. 1952 елда Мадхо Саруп Ватс (1950-енче елдан 1954 елга кадәр Һиндстанның Археологик хезмәтенең мөдире) гыйбадәтханәнең аның үлчәмнәре белән тулы тасвирламасын һәм шулай ук аның реконструкциясе вариантын бастырган.
Гыйбадәтханәнең төзелү еллары билгеле түгел, индологлар аның төзелешенең фараз ителгән чоры белән эш итәләр. Каннингем фараз иткәнчә, гыйбадәтханә 600 елдан да иртәрәк башланмаган булуы бик ихтимал һәм 700 елдан соңрак та корылмаган булган. Башка өйрәнүчеләр иртәрәк вакытларны әйтәләр. Британия сәнгать белгече Перси Браун (1872—1955) һәм искә алынган Мадхо Саруп Ватс гыйбадәтханәне 500 ел белән даталаганнар. Берклида Калифорния университеты профессоры Джоанна Готтфрид Уильямс потларның ясалу халәтеннән чыгып гыйбадәтханә ике этапта төзелгәнен фараз иткән: 500 елда һәм 520 елдан 550 елга кадәр. Ничек кенә булса да, фикерләр гыйбадәтханә VI гасырның беренче яртысыннан да соңрак та тәмамаланмаганында килешә.
Үрнәк гыйбадәтханә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйрәнүчеләр фараз иткәнчә, Дашаватара Гыйбадәтханәсе изге «Вишну-дхармоттара-пурана» текстында искә алына. Ул Санскрит грамматикасына, шигърияткә, биюләргә, җырга, музыкага, рәсемгә, иконографиягә һәм архитектурага кыска трактатлар тупланмасы булып тора. Трактатлар сораулар бирә торган патша Ваджра һәм өйрәтүләре белән җавап бирүче риваять олы фикер иясе Маркандея буларак ясалган. Гыйбадәтханә архитектурасы пуранада әһәмиятле урын алып тора, анда гыйбадәтханәләрнең хасиятләре һәм классификациясе, үрнәк гыйбадәтханә тасвирланган һәм шулай ук Вишну иконографиясе нигезләре ачыкланган. «Вишну-дхармоттара-пурана»да тасвирланган бердәнбер гыйбадәтханә булып шулай аталган «Сарватобхадра гыйбадәтханәсе» (Sarvatobhadra temple) тора. Ул зиярәт кылучыларына күп алкышлар бирә торган уникаль корылма буларак тәкъдим ителгән.
Сарватобхадра Гыйбадәтханәсе барлык кирәкле сыйфатлары булган эталон гыйбадәтханә булып тора. Аның төп изге урыны Вишнуның дүрт аспектына багышланган, алар аның илаһи табигатен чагылдыралар. Барлык тасвирламалар буенча эталон гыйбадәтханә Деодархта Дашаватара Гыйбадәтханәсе белән тәңгәл килә. Моның турында ориентация, платформа, ишек керүе өстендә рельеф, изге урын тирәли өч стенада тирән нишаларда рельефлар, платформа почмакларында кече изге урыннар һәм Дашаватара Гыйбадәтханәсенең иконографик тасвирламаларын һәм конструкциясен кабатлаучы башка тасвирламалар шәһадәт булып торалар.
«Вишну-дхармоттара-пурана»ның билгеле булмаган авторы әйткәнчә:
Бу Вишнуның сыену урынын... күрергә кирәк, чөнки аны күргән кеше барлык гөнаһларыннан арына һәм казанышларга ия була… (Вишну-дхармоттара-пурана, текст 87.63)
Күренгәнчә текст авторы Деогархта Гыйбадәтханәнең мәһабәтлеге белән бик илһамланган булган. Ул аңа тулаем бер бүлекне багышлаган һәм тәфсилләп аның иконографик байлыгын тасвирлаган. Тексттан гыйбадәтханәнең башта кыяфәте ничек булганы күренә һәм аның күп элементлары һәм биналары сакланып калмаган.
Дашаватара Гыйбадәтханәнең хәзерге күренеше
Гыйбадәтханәне Вишнуга багышлау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Вишну-дхармоттара-пурана» тексты игълан иткәнчә, гыйбадәтханә Хари (Ходаена) «чатур-атма»га (caturatma) кебек багышланган, яки дүрт аспектка ия булганга. «Чатур-атма» гыйбарәсе, күренгәнчә, «Чатур-вьюха»га (caturvyha), яки Вишну-Кришнаның илаһли табигатенең дүрт эманациясенә синонимик. Шулай итеп, «Дашаватара»ның хәзерге атамасы бик үк коррект түгел: Гыйбадәтханә Вишнуның ун аватарына түгел, ә аның дүрт эманациясе чагылышына багышланган. Вишну гыйбадәтханәнең төп Ходае булганда бернинди шикләр дә юк. Моңа ишек керүе өстендәге рельеф (ул «лалатабимба», lalatabimba дип атала) ишарә итә. Анда тәхеттә кебек мең башлы Ананта-Шеша еланында утыручы Вишну сурәтләнгән. Аның янында хатыны Лакшми Алиһәсе утыра, ул Вишнуның табаннарына массаж ясый, һәм шулай ук ике аватар. Уң яктан Нарасимха (арслан-кеше) урнашкан, ә сул яктан Вамана (кәрлә-брахман). Гыйбадәтханәнең өч тышкы ягында киң һәм тирән рельефлар Вишну белән төрле сәхнәләрне сурәтли. Төньякка Вишну яклаучының образы карый, ул филләр патшасын крокодил һөҗүменнән саклый (мәшһүр «Гаджендра-мокша» сәхнәсе). Әмма иртә юрамада традицион крокодил урынына биредә елан күрсәтелгән, аны барельефта күреп була. Көнчыгышта ике олы фикер иясе Нара һәм Нараяна кыяфәтендә Вишну белән панель урнашкан. Ниһаять, Вишну йөзен көньякка юнәлтеп сөт океанында Ананта еланы өстендә ята - бу образ Ананташаяна исемен алган. Күренгәнчә, гыйбадәтханәнең дүрт ягы Вишнуның дүрт эманациясенә багышланган. Керү Васудева белән тәкъдим ителгән; «Гаджендра-мокша» сәхнәсе Санкаршана яки дөньяны җимерүченең символы булып тора; Нара-Нараяна пары дөньяны саклаучы Прадьюмна белән тәкъдим ителә; Ананташаяна Анируддха яки Вишнуның барлыкка китерүче аспекты белән ассоциацияләнә.
Дашаватара Гыйбадәтханәсенең баш панель рельефлары
Дашаватара гыйбадәтханәсенең иконографик рәте Панчаратра тәгълиматы белән тыгыз бәйләнгән. Ул Кушан патшалыгының чатур-вьюха чорының илаһи образларының аналоглары булып тора. Әмма алдан килүчеләрдән аермалы буларак Деогархта архитекторлар һәм төзүчеләр Вишнуның дүрт эманациясенең берлеген бер сурәттә түгел, ә бер бина формасында чагылдырганнар, аның дүрт ягы дүрт илаһи чагылышка багышланган.
Урнашуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гыйбадәтханә янында Уттар-Прадеш һәм Мадхья-Прадеш штатларының нәкъ чигендә Бетва елгасы үзәгендә Деогарх торак пункты урнашкан. Александр Каннингем экспедициясе тарафыннан ачылу вакытында гыйбадәтханә шуны йоткан урман эчендә торган. Янәшәдә берничә гасыр шуннан соң төзелгән өч дистә Җәйничелек гыйбадәтханә тора, һәм шулай ук XIII гасыр башында нигезләнгән Деогарх Карнали (Deogarh Karnali) кальгасы тора.
Хәзер урын туристлар һәм өйрәнүчеләр зиярәт кылу өчен чистартылган. Гыйбадәтханә төп транспорт юлларыннан зур арада урнашкан. Хосусан, якындагы Лалитпур (Уттар-Прадеш) шәһәреннән 30 км да, Кһаҗураһодан 220 км көнбатышта, Гвалиордан 250 км көньякта, Бхопалдан 230 км төньяк-көнчыгышта һәм Канпурдан 400 км көньяк-көнбатышта. Якындагы тимер юл станциясе Лалитпурда урнашкан, ә көн саен рейслар белән иң якын аэропортлар - Кһаҗураһода һәм Бхопалда.[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Lochtefeld, 2002, 182 бит.
- ↑ Моде, 1979
- ↑ Dashavatara Temple. Govt of India, Ministry of Culture (2019).
- ↑ Cunningham A. Report of Tours in Bundelkhand and Malwa in 1874-75 and 1876-77. — Archaeological Survey of India. — Calcutta, 1880.анг--> — P. 201.
- ↑ Bruhn K. The Jina-images of Deogarh. — Studies in South Asian culture, Vol. I. — Leiden: Brill, 1969.анг--> — P. 515–516.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Горбушина М. Иконография индуизма / Под общ. ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь. — М.: Республика, 1996. — С. 194—200.
- Короцкая А. А. Архитектура Индии раннего средневековья. — М.: Стройиздат, 1964. — 244 с.
- Моде Х. Искусство Южной и Юго-Восточной Азии / Пер. с нем. А. И. Исаевой. — М.: Искусство, 1979. — 357 с.
- Brown P. Indian architecture: Buddhist and Hindu Periods. — Bombay: D. B. Taraporevala Sons & Co., 1976.
- Dehejia V. Indian art. — London: Phaidon, 1997.
- Lochtefeld J. The illustrated encyclopedia of Hinduism. — New York: The Rosen Publishing Group, 2002.
- Lubotsky A. M. The iconography of the Viṣṇu temple at Deogarh and the Viṣṇudharmottarapurāṇa (англ.) // Ars Orientalis. — 1996. — Vol. 26. — P. 65—80.
- Lubotsky A. M. The “Sarvatobhadra” temple of the Viṣṇudharmottarapurāṇa and the Viṣṇu temple at Deogarh / Kolff D. H. A., Oort M. S., Hoek A. W. van den (eds.). — Ritual, State and History in South Asia. * Essays in Honour of J. C. Heesterman. — Leiden - Boston: Brill, 1992. — P. 199—221.
- Vats M. S. The Gupta temple at Deogarh. — Memoirs of the Archaeological Survey of India № 70. — Delhi: Manager of Publications, 1952.
- Williams J. G. The art of Gupta India: empire and province. — Princeton: Princeton University Press, 1982.