Иоганн Христиан фон Манлих
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Королевство Бавария[d] |
Туу датасы | 2 октябрь 1741[2][3][4][…] |
Туу урыны | Страсбург, Эльзас[d], Франциянең метрополиясе[d], Франция[1] |
Үлем датасы | 3 гыйнвар 1822[2][3][4][…] (80 яшь) |
Үлем урыны | Мүнхен, Королевство Бавария[d][1] |
Җирләнгән урыны | Старое южное кладбище[d] |
Һөнәр төре | мигъмар, рәссам |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Шәкертләр | Carl Caspar Pitz[d] |
Жанр | портрет[d] |
Әсәрләр җыентыгы | Художественный музей Филадельфии[d] һәм Баварские государственные собрания картин[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Johann Christian von Mannlich |
Иоганн Христиан фон Манлих Викиҗыентыкта |
Иоганн Христиан фон Манлих (немец телендә: Johann Christian von Mannlich; 1741 елның 2 октябрендә Страсбургта туган — 1822 елның 3 январендә Мюнхенда үлгән) — немец рәссамы һәм архитектор.
Тормышы һәм иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иоганн бала булганда әле аның гаиләсе Цвейбрюккенга күчкән. Живописьны ул Пфальц-Цвейбрюккен кенәзе Христиан IV сарай яны рәссамы әтисе Конрад Манлих җитәкчелеге астында өйрәнгән. Соңрак Мангейм һәм Париж художество Академияләрендә укыган. Парижда Иоганн аның башлангыч иҗади периодына көчле йогынты ясаган француз рококо живописе белән таныша. Соңрак И. Х. Фон Манлих кенәз Христиан IV-нең сарай яны рәссамы була, кенәз Карл II Август вакытында төзелеш буенча генераль мөдир вазифасын били. Тормыш ахырында Бавария короле Максимилиан I Йозефның картина галереясенең мөдире булган. Кенәз Карл II Август өчен ул сокландыргыч живопись тупланмасын җыя, аныл ул Хомбург янында Карлсберг кальгасында урнаштыра. 1793 елның 28 июлендә кальга француз инкыйлаб гаскәрләре тарафыннан җимерелгән булган, әмма фон Манлих шуңа кадәр аннан картина галереясен, кенәз китапханәсен, борынгы сугыш коралы һәм җиһаз тупланмасын һ. б. чыгарырга өлгергән. Картина галереясе һәм башка кыйммәтләр Мангеймга, ә аннан соң Мюнхенга алып кителгән булган, анда алар мәшһүр Иске пинакотека сәнгать музее өчен нигез булган. Фон Манлих кенәзе артыннан Мангеймга, аннан соң Мюнхенга эмиграциягә барган, анда ул литография белән шөгыльләнгән. Кенәз Карл II Август вакытында фон Манлих шулай ук Карлсберг кальгасын корганда әйдәп баручы архитектор булган. Аның тарафыннан классик стильдә төзелгән биналар сакланмаган. Аның тарафыннан язылган тәрҗемәи хәл кызык булып тора, ул Пфальц-Цвейбрюккенның соңгы кенәзләре һәм французлар тарафыннан җимерелгәнче Карлсберг кальгасы турында бик әһәмиятле мәгълүмат чыганагы булып тора.
Кызык фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәссам пумаласының Фридрих Генрих Якоби фәйләсуфы портреты Иммануил Кантка ялгыш аттрибуциягә күрә мәшһүр булып киткән.
Иншалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Histoire de ma vie. изд.: Karl-Heinz Bender und Hermann Kleber, 2 Bde., Trier 1989—1993 ISBN 3-87760-700-4
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Karl-Theodor Stahl: Conrad Mannlich 1700−1758. Johann Christian von Mannlich 1741−1822. Neu entdeckte und wieder aufgefundene Werke 1978−1988. Kunsthandlung Karl-Theodor Stahl, Mannheim 1989
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Хатын-кыз портреты (1811)
-
Цвейбрюккен палатины Христиан IV портреты
-
Чуллык
-
Фәйләсуф Фридрих Генрих Якоби портреты
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #11873069X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 RKDartists
- ↑ 3,0 3,1 Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 4,0 4,1 Брокгауз энциклопедиясе