Казакъ Совет Социалистик Республикасы
Казакъ Совет Социалистик Республикасы каз. Қазақ Советтік Социалистік Республикасы рус. Казахская Советская Социалистическая Республика | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Шигарь «Барлық елдердің пролетарлары, бірігіңдер!» | |||||||||
Гимн Казакъ Совет Социалистик Республикасы гимны | |||||||||
Башкала | Алма-Ата | ||||||||
Акча берәмлеге | ССРБ сумы | ||||||||
Мәйдан | 2 717 мең км² | ||||||||
Халык | 16 536 511 кеше[1] (1989) | ||||||||
Идарә итү төре | Совет республикасы | ||||||||
Казакъ Совет Социалистик Республикасы (каз. Қазақ Советтік Социалистік Республикасы, Qazaq Sovettіk Sotsıalıstіk Respýblıkasy, рус. Казахская Советская Социалистическая Республика) — ССРБ республикаларының берсе.
Башкаласы Алма-Ата шәһәрендә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1920 елның августында Кыргыз АССР исеме астында РСФСР эчендә нигезләнгән. 1925 елның апрельдә аның Казакъ АССР итеп үзгәртелгән, ә 1936 елның 9 декабрьдә ул Казакъ ССР итеп үзгәртелгән.
1930 еллардагы ачлык, 1930 һәм 1940 елларда «сатлыкҗанлык»та һәм «ышанычсызлык»та гаепләнган халыкларны (поляклар, кырымтатарлар, чеченнар, ингушлар, Идел буе алманнары) көчләп сөрү нәтиҗәсендә казакълар үз җирендә милли азчылыкка әйләнгәннәр. 1950 һәм 1960 елларда чирәм җирләрне үзләштерү башланган.
1991 елның декабрьдә Казакъстанда бәйсезлек турында конституцион канун бабул ителгән; союздаш республикалардан иң соңгысы булып, Казакъстан бәйсезлекне игълан иткән.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[1] |
---|---|---|---|
9 309 847 | 13 008 726 | 14 684 585 | 16 536 511 |
Милли состав (1989): казакълар — 39,7 %, руслар — 37,8 %, алманнар — 5,8%, украиннар — 5,4 %, үзбәкләр — 2,0 %, татарлар — 2,0 %, уйгырлар — 1,1 %, беларуслар — 1,0 %.
Идарә-җир төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1987 елда Казакъ Совет Социалистик Республикасы эченә 19 өлкә кергән[5].
Җитәкчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Левон Мирзоян (1937–1938)
- Николай Скворцов (1938–1945)
- Геннадий Борков (1945–1946)
- Җомабай Шәяхмәтов (1946–1954)
- Пантелеймон Пономаренко (1954–1955)
- Леонид Брежнев (1955–1956)
- Иван Яковлев (1956–1957)
- Николай Беляев (1957–1960)
- Динмөхәммәт Кунаев (1960–1962)
- Исмәгыйль Йосыпов (1962–1964)
- Динмөхәмәт Кунаев (1964–1986)
- Геннадий Колбин (1986–1989)
- Нурсолтан Назарбаев (1989–1991)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ Дударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |