Эчтәлеккә күчү

Копейск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Копейск latin yazuında])
Копейск
рус. Копейск
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 1907
Сурәт
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Копейск шәһәр бүлгесе[1]
Административ-территориаль берәмлек Копейск шәһәр бүлгесе[1], Чиләбе өязе, Чиләбе округы, Урал өлкәсе һәм Чиләбе өлкәсе
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 146 125 (2023)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 200 метр
Мәйдан 236,71 км²
Почта индексы 456600–456602, 456604, 456607, 456609, 456610, 456612, 456614, 456617–456623, 456625, 456629 һәм 456652–456659
Рәсми веб-сайт kopeysk-okrug.ru
Җирле телефон коды 35139
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Копейск Викиҗыентыкта

КопейскЧиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең бишенче шәһәр, Чиләбенең иярчен шәһәре.

Халык саны — 137 604 кеше.[3]

Шәһәр Чиләбедән 20 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Копейск станциясе.

Копейск климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −10,8 −8,1 −0,6 10,2 18,4 22,8 24,5 21,5 15,9 6,4 −1,9 −8,2
Уртача минимум, °C −20,5 −19,3 −12,2 −0,8 6,2 11,5 14,2 11,4 6,4 −1 −9,3 −16,9
Явым-төшем нормасы, мм 21 15 15 24 43 61 86 54 39 35 27 23 443
Чыганак: Гидрометцентр

Копейск 1907 елда Тугайкүл станицасы урынында нигезләнә (беренче тапкыр 1810 елда телгә алына).[4] Башта Челябинские Копи (Челябкопи) исемен йөрткән.

1928 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала; 1933 елда Копейск шәһәренә үзгәртеп корыла.

1937 елдан — өлкә буйсынудагы шәһәр.

2004 елда Копейск составына Бажово, Вахрушево, Железнодорожный, Октябрьский, Потанино һәм Старокамышинск бистәләр кертеләләр, шуның сәбәпле шәһәрнең халкы 1,5 тапкырга үсә.

1926[5] 1931[5] 1939[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[3]
~9 000 ~24 900 ~44 600 160 713 155 799 145 905 79 048 73 342 137 604
Милләт 2002[11] 2010[12]
руслар 87,0% 85,8%
татарлар 5,9% 5,7%
башкортлар 1,2% 1,6%
украиннар 3,0% 2,0%
алманнар 3,0% 2,0%

1990-елларга кадәр икътисад нигезен күмер чыгару тәшкил иткән, хәзерге вакытта барлык шахталар ябылганнар.

Машиналар төзү заводы (тау-чыгару җиһазларны ясау), пластмасс заводы (артиллерия снарядларны, ракеталарны ясау), автомобилләр ремонтлау заводы, ремонтлау-механика заводы, радио һәм телевизион аппаратураны ремонтлау заводы.

Мебель фабрикасы, тегү фабрикасы.

Копейскига Чиләбедән шәһәр автобуслары һәм машрут таксилары баралар.

1949 елда 1995 елга хәтле шәһәрдә трамвайлар хәркәте булган. 19491976 елларда Чиләбе белән трамвай элемтәce булган.

Танылган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Мөхәррәм Галимов (1907–1990), авиация генерал-майоры. I класслы штурман, СССРның атказанган хәрби штурманы.
  • Александр Градский — рус җырчысы, мультиинструменталист, җырлар авторы, шагыйрь, композитор.