Минераль су
Внешний вид
Минераль су | |
Минераль су Викиҗыентыкта |
Минераль су — составында минераль тозлар булган табигый су.
Минеральләшү дәрәҗәсе һәм кулланылыш максаты ягыннан алар өч төргә бүленә:
- Ризык белән эчә торган минераль су. Аның минеральләшүе 1 г/дм3 дан ким булмый. Бу төр су ризык янына бирелә торган эчемлек сыйфатында, шулай ук алкогольсез эчемлекләр, сок, концентратлар һ.б. әзерләү өчен кулланыла.
- Ризык белән эчә торган шифалы минераль су. Аның минеральләшүе 1 дән 10 г/дм3 га кадәр. Мондый минераль су ризык янына бирелә торган эчемлек сыйфатында кулла- ныла. Әмма аның белән артык мавыгу киңәш ителми.
- Эчә торган шифалы минераль су. Минеральләшүе 10 нан 15 г/дм3 га кадәр. Мондый минераль су дәвалану максатында кулланыла. Минераль суларның минеральләшү дәрәҗәсе югары (15—25 г/дм3) булганда, алар ванна алу өчен генә яраклы була.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.