Эчтәлеккә күчү

Мәкаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәкаль latin yazuında])
Мәкаль
Сурәт
Һәштәге Quotes[1], quoteoftheday[2] һәм quotes
 Мәкаль Викиҗыентыкта
Викиөзек эчендә Татар мәкальләре темасы буенча бит бар
Викиөзек эчендә Татар әйтемнәре темасы буенча бит бар

Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.

Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган. Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр. Мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде. Бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...

Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора.

«Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе - тиешле урынында әйтелгән сүз.

Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.

Татар халык мәкальләрен бөртекләп җыйган галим Н.Исәнбәт мәкальләрнең үзенчәлекле табигате турында шундый фикерләр әйтә: “Мәкальләр халкыбызның тарихын да, язмышын да, аның табигатькә, җәмгыятькә мөнәсәбәтләрен дә, рухи төзелеше ничек ясалып чыгуын да, ышануларын һәм яратмавын да, акылын-фигылен, характерын, милли зәвыгын, теләкләрен, әхлакый һәм башка сыйфатларын да чагылдыралар. Мәкальләр аша без татар халкының рухи йөзе, психологиясе турында кызыл җеп булып сузылып барган шактый кызыклы һәм эзлекле фикерләр ясый алабыз”. Шулай итеп, мәкальләр халык фикерен белдерәләр. Аларда халык бәяләмәсе, халык акылы күзәтүләре тупланган. Һәр мәкальдә үзен тудырган буыннар абруе тоемлана. Алар хәтердә мәңгегә сакланып калалар. Төрле рифма, ритмика һәм аһәңлелек мәкальләрне гомергә истә калдырырга ярдәм итә.

Мәкаль турында мәкальләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
  • Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар.
  • Аталар сүзе — акылның үзе.
  • Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
  • Атаң сүзенә колак сал, мәкаль әйтсә язып ал.
  • Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге.
  • Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләрнекен янчыкка сал.
  • Олының сүзен оекка кыстыр.
  • Картлар сүзен кар басмас.
  • Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.
  • Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.
  • Мәкаль сакалдан олырак.
  • Мәкальсез сүз — тозсыз аш.
  • Мыектан олы сакал бар, сүз төбендә мәкаль бар.
  • Сүзнең тозы мәкаль.
  • Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.
  • Тоз ашның тәмен китерсә, мәкаль сүз ямен китерер.
  • Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.
Викикитапта? бу тема буенча мәкалә бар:

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викиөзек эчендә Мәкальләр темасы буенча бит бар