Эчтәлеккә күчү

Омск өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Омск өлкәсе latin yazuında])
Омск өлкәсе
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 7 декабрь 1934
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Омск
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы OMST[d] һәм Азия/Омск[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Omsk Oblast.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Губернатор Омской области[d]
Хөкүмәт башлыгы Александр Бурков
Канунбирү органы Законодательное собрание Омской области[d]
Халык саны 1 818 093 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Төмән өлкәсе, Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Павлодар өлкәсе һәм Төньяк Казакъстан өлкәсе
Кулланылган тел cебер татар теле, Хант теле һәм силкүп теле
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан 139 700 км²
Рәсми веб-сайт omskportal.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география Омск өлкәсе географиясе[d]
Феноменның икътисады экономика Омской области[d]
Номер тамгасы коды 55
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Омск өлкәсе Викиҗыентыкта

Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Россия Федерациясенә кергән өлкә. Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).

Өлкәнең административ үзәгеОмск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.

2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.

Як Россия субъекты
Төньяк Төмән өлкәсе
Көнчыгыш Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе
Көньяк Казакъстан
Көнбатыш Төмән өлкәсе

Омск өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган.

Өлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм.

Барлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишем, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче.

Урта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына.

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Омск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге

  1. Азов милли алман районы
  2. Большеречье районы
  3. Большеуковский районы
  4. Горький районы
  5. Знаменское районы
  6. Исилкүл районы
  7. Калачлы районы
  8. Колосау районы
  9. Кормиловка районы
  10. Крутинка районы
  11. Любинский районы
  12. Марьяновка районы
  13. Москаленки районы
  14. Муромцево районы
  15. Называевск районы
  16. Нижняя Омка районы
  17. Нововаршавка районы
  18. Одесское районы
  19. Оконешниково районы
  20. Омск районы
  21. Павлоградка районы
  22. Полтавка районы
  23. Рус-Поляна районы
  24. Саргатское районы
  25. Седельниково районы
  26. Таврическое районы
  27. Тара районы
  28. Тәвриз районы
  29. Түкәле районы
  30. Усть-Ишем районы
  31. Черлак районы
  32. Шербакүл районы

Өлкә әһәмиятендәге шәһәрләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Омск
  2. Тара
  3. Түкәле
  4. Калачлы
  5. Исилкүл
  6. Называевск

Өлкәдә туган шәхесләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. ОКТМО
  2. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe