Тазкаралар
Внешний вид
Тазкаралар | |
Тазкаралар (лат. Aegypiinae) — карчыга кошлар семьялыгының ассемьялыгы.
95–114 см зурлыктагы кошлар. Күбесенең муенында һәм башының алгы өлешендә йоннары аз. Канатлары киң, һавада канат какмый озак очарга җайлашканнар. Үләксә, калдык-постык белән туклналар, шулай итеп табигый санитар ролен башкаралар. Таулы урыннарда кыяташлар арасында яки агачларда оялыйлар. Элек Советлар Берлегендә 5 төре очрый: тазкара, комай, ак башлы комай, үләксә ашаучы, бәрән карчыгасы.
Төрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көрән тазкаралар (Aegypius)
- Тазкара (Aegypius monachus)
Комайлар (Gyps)
- Ак башлы комай (Gyps fulvus)
- Бенгалия комае (Gyps bengalensis)
- Рүппел комае (Gyps rueppelli)
- Һиндстан комае (Gyps indicus)
- Нечкә томшыклы комай (Gyps tenuirostris)
- Комай (Gyps himalayensis)
- Африка ак янтыклы комае (Gyps africanus)
- Кап комае (Gyps coprotheres)
Көрән үләксә ашаучылар (Necrosyrtes)
- Көрән үләксә ашаучы (Necrosyrtes monachus)
Колаклы тазкаралар (Sarcogyps)
- Һиндстан колаклы тазкарасы (Sarcogyps calvus)
Африка колаклы тазкаралары (Torgos)
- Африка колаклы тазкарасы (Torgos tracheliotus)
Африка ак башлы тазкаралары (Trigonoceps)
- Ак башлы тазкара (Trigonoceps occipitalis)
Бәрән карчыгалары (Gypaetus)
- Бәрән карчыгасы (Gypaetus barbatus)
Пальма тазкаралары (Gypohierax)
- Пальма тазкарасы (Gypohierax angolensis)
Үләксә ашаучылар (Neophron)
- Үләксә ашаучы (Neophron percnopterus)