Хуҗа Насретдин
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Рум солтанаты[d] |
Туу датасы | 1208 |
Туу урыны | Насреддинһоҗа (Сивриһисар), Сиврихисар, Эскишехир[d], Төркия |
Үлем датасы | 1284[1] |
Үлем урыны | Акшехир[d], Конья[d], Төркия |
Һөнәр төре | Kadı, savant |
Эшчәнлек еллары | XIII гасыр |
Хуҗа Насретдин Викиҗыентыкта |
Хуҗа Насретдин — мөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Еш кына аның чынбарлыкта яшәгәне әйтелсә дә, моңа җитди дәлилләр юк.
Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар.
Әдәби образ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хуҗа Насретдиннең синкретик әдәби образы үзендә һәм аксакал, һәм җүләр кеше сыйфатларын берләштерә. Ул — үз эчендә каршылыклы булган антигерой образы. Бер үк вакытта сукбай, ирекле фикерле, инкыйлабчы, җүләр, мәкерле, фәлсәфәче, циник, галим, дин әһеле, суфый һәм башка кешеләр үзенчәлекләренә ия. Гадәттә, кеше гөнаһларыннан, саранлыктан, ике йөзлелектән, ришвәтчелектән, муллаларның намуссызлыгыннан көлә. Авыр хәлләрдән һәрвакыт гадәти булмаган чыгу юлларын эзләп таба.
Хуҗа Насретдин образының мәҗбүри юлдашы — аның ишәге. Ишәк еш кына үзе дә төп каһарман була ала.
Башка халыкларда
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка халыкларда да Хуҗа Насретдингә охшаган әкияти образлар бар:
- Казакъларда — Алдар Косе;
- Каракалпакларда — Әмир бәк;
- Кырым татарларында — Әхмәт акай;
- Гарәпләрдә — Джоха;
- Әрмәннәрдә — Пулу-Пуги;
- Таҗикларда — Мөшфикә;
- Румыннарда — Пэкалэ;
- Көньяк славяннарда — Хәйләкәр Петр;
- Немецларда - Тиль Уленшпигель;
- Украиннарда - Козак Мамай;
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Акшәһәрдә Хуҗа Насретдин паркы
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар электрон китапханәсендә Хуҗа Насретдин мәзәкләре 2011 елның 22 август көнендә архивланган.
- Тазбаш сайтында Хуҗа Насретдин мәзәкләре
- «Ватаным Татарстан» — Хуҗа Насретдин болай дигән...(үле сылтама)