Можга
Можга́, Мәжгә[2] (удм. Можга, рус. Можга) — Удмуртияда урнашкан шәһәр, Можга районының административ үзәге.
Можга | |
удм. Можга | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1835 |
---|---|
Рәсми исем | Можга |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Можга районы |
Административ-территориаль берәмлек | Можга районы |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 44 345 (2021)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Мәйдан | 31 км² |
Почта индексы | 427789–427798 |
Рәсми веб-сайт | mozhga-gov.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 34139 |
Можга Викиҗыентыкта |
География
үзгәртүШәһәр Сюга һәм Сюгаилка елгалары кушылган урында, Ижаудан 81 километр көньяк-көнчыгыштарак урнаша. Шәһәр аша Казан — Әгерҗе — Екатеринбург тимер юлы һәм Р320 (Алабуга — Ижау) автоюлы уза.
Этимология
үзгәртүШәһәр үз исемен күрше Можга авылыннан мираска алган, 1924 елга кадәр бу авыл Можга өязенең үзәге булган.
Тарих
үзгәртүМожга 1835 елда "Сюгинский завод" исеме астында нигезләнгән. Аның барлыкка килүе Сюга елгасында Сюга пыяла заводы төзелеше белән бәйләнгән. 1859 елда завод бистәсендә 290 кеше яшәгән, Сюгаилка елгасында су тегермәне эшләгән. 1916 елда завод янында тимер юл станциясе барлыкка килгән.
1924 елдан "Красный" дип атала башлаган, шул ук елдан 1929 елга кадәр — Можга өязенең үзәге.
1926 елда шәһәр статусы бирелгән.
1929 елдан соң Можга дип атала.
1963 елдан — республика буйсынуындагы шәһәр.
Халык
үзгәртү1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~2 400 | ~7 700 | ~22 200 | 29 987 | 38 930 | 40 272 | 46 049 | 47 119 | 47 961 |
Милли состав
үзгәртүМилләт | 1939[10]* | 2002[11] | 2010[12] |
---|---|---|---|
руслар | 78,8% | 56,9% | 54,8% |
арлар | 11,6% | 26,5% | 28,1% |
татарлар | 7,9% | 16,1% | 15,0% |
Мәгариф
үзгәртүУдДУ филиалы, Можга педагогия көллияте, Можга ветеринария көллияте һ.б., 9 мәктәп.
Икътисад
үзгәртү- «Дубитель» АҖ (дуплау экстратын җитештерү)
- «Свет» заводы (пыяладан һәм полиэтиленнан әйберләр ясау)
- «Можга-сыр» ААҖ — сырлар җитештерү
- «Можгинский лесокомбинат» ААҖ — мебель җитештерү
Дин
үзгәртү- Православие
- Ислам
Галерея
үзгәртү-
Стадион
-
Можга буасы
-
Сюгинская станциясе, XX гасыр башы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ http://forum.tsi.ru/webboard/message.php?id=185804&tree=on&shbd=&Offset=8999
- ↑ 3,0 3,1 3,2 http://www.mojgorod.ru/udmurtsk_r/mozhga/
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-10-28
- ↑ demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2470
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-02-19
- ↑ 2010 ел сан алу базасы