Eurovision җыр бәйгесе 2012
Eurovision җыр бәйгесе 2012 | |
---|---|
Дата | 2012 елның мае |
1-нче Ярымфинал | 2012 елның 22 мае |
2-нче Ярымфинал | 2012 елның 24 мае |
Финал | 2012 елның 26 мае |
Телеканал хуҗасы | ITV |
Үткәрү урыны | Бакы, Азәрбайҗан |
Җиңгән җыр | «Euphoria» |
Eurovision җыр бәйгесе 2012 | |
◄2011 2013 ► |
Eurovision җыр бәйгесе 2012 — 57 нче Eurovision җыр бәйгесе. 2012 елның маенда Азәрбайҗанда үтте. Үткәрү хокукын илгә Евровидение 2011 бәйгесендә җиңгән Ell һәм Nikki дуэты алып килгән.
Ярымфиналлар 22 һәм 24 май көннәрендә үтәчәк. Финал 26 майда үткәрелгән[1]. Илләрне полуфиналларга бүлү җирәбәсе 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Бәйгедә 42 ил катнаша. Шулай ук 25 гыйнварда бәйгенең визуаль темасы расланган — кызыл бизәкләр. Бәйге логотибы — ут чәчәге. Девиз — «Light your fire» (Үз утыңны кабыз).
Бәйгедә җиңүне «Euphoria» җыры белән Швеция вәкиле Лорин яулады. Ул 372 балл туплады[2].
Үткәрү урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның 16 маенда бәйге өчен махсус бина төзеләчәк дип игълан ителде[3]. Бинаны төзү өстендә алман «Alpine Bau Deutschland AG» ширкәте эшләгән. 20 000 кеше сыйдырышлы бина 2012 елның апрель аена төзелгән. Аны төзүгә Азәрбайҗан хөкүмәте якынча 48 миллион евро бүлеп бирде[4].
Яңа төзелгән бина «Кристал залы» исемен йөртә.
Уен барышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Финалда 26 ил чыгыш ясый. 5 ил — бәйгене оештыручылар һәм 10шар ил ике ярымфинал нәтиҗәсе буенча. Җирәбә тарту 2012 елның 25 гыйнварында үткәрелгән иде.
Җирәбә тарту
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җирәбә тарту чарасы прошла 2012 елның 25 гыйнварында Бакыда узган. Шул ук вакытта тантаналы рәвештә «Евровидение» җыр бәйгесенең символик ачкычын тапшыру узган. Әлеге тантанада Евровидение 2011 узган шәһәр Дюссельдорфның мэры Дирк Эльсберс символик ачкычны Бакы шәһәре мэры Гаҗибалә Абуталыбовка тапшырган. Шушы вакытта башлап Бакы рәсми рәвештә Евровидение 2012 бәйгесенең хуҗасы булып санала. Чарада шулай ук бәйгенең бизәлеш темасын тәкъдим иткәннәр. Бәйге үткәреләчәк мәйдан да игълан ителгән.
1 нче кәрзин | 2 нче кәрзин | 3 нче кәрзин |
---|---|---|
4 нче кәрзин | 5 нче кәрзин | 6 нче кәрзин |
-
Халык биюе дәүләт ансамбле
1 нче ярымфинал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 22 май көнне узды.
Финалга Румыния, Молдавия, Россия, Исландия, Маҗарстан, Дания, Албания, Кипр, Греция һәм Ирландия уздылар. Барлыгы - 10 ил[5].
2 нче ярымфинал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Биредә 18 ил чыгыш ясады. Ярымфинал 24 май көнне узды.
Финалга Литва, Босния һәм Герцеговина, Украина, Сербия, Швеция, Норвегия, Македония, Эстония, Мальта һәм Төркия уздылар. Барлыгы - 10 ил[6].
Финал
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Харита
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Азербайджан определился с датой "Евровидения-2012" (рус.)
- ↑ Евровидение 2012: Швеция – беренче, "Буран әбиләре" – икенче
- ↑ Special concert complex for Eurovision 2012 to be built in centre of Baku 2011 елның 17 август көнендә архивланган. (ингл.)
- ↑ Названа сумма затрат на проведение «Евровидения-2012» (рус.)
- ↑ "Бурановские бабушки" вышли в финал "Евровидения" (рус.)
- ↑ Определились все финалисты "Евровидения-2012" (рус.)