Александр Алексеев (1851)
Александр Алексеев | |
---|---|
Туган | 22 июнь (4 июль) 1851 яки 1851[1] Мәскәү, Россия империясе |
Үлгән | 4 (17) март 1916 яки 1916[1] Мәскәү, Россия империясе |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | юридический факультет Императорского Московского университета[d] |
Һөнәре | галим, хокук белгече, университет профессоры |
Эш бирүче | Мәскәү император университеты[d] |
Александр Семёнович Алексеев (1851 елның 22 июне (4 июле), Мәскәү, Россия империясе — 1916 елның 4 (17) марты, Мәскәү, Россия империясе) — юрист, атказанган профессор һәм Мәскәү университетының юридик факультеты деканы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Александр Алексеев Мәскәү сәүдәгәрләр нәселеннән булган. Башлангыч белемне Михайловка лютеран чиркәве каршындагы Алман чиркәү училищесында ала. Мәскәүнең 2 нче гимназиясендә гимназия курсына экстрен имтихан тапшыргач (1868), ул 1869 елда Мәскәү университетының юридик факультетына укырга керә.
1873 елда кандидат дәрәҗәсе белән курсны тәмамлап, Алексеев дәүләт хокукы кафедрасында профессор исеменә әзерлек өчен калдырыла; чит илгә җибәрелә, анда Гейдельбергта Цёпфель, Блюнчли һәм Куно Фишер лекцияләрен һәм Гёттингенда О. Мейер лекцияләрен тыңлый. 1876 елда, Мәскәүгә кайткач, магистр дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм янәдән чит илгә китә, анда өч ел дәвамында Парижда, Мюнхенда, Гёттингенда һәм Страсбургта лекцияләр тыңлый.
Мәскәүгә кайткач, 1879 елда, Мәскәү университетында сәяси укулар тарихы буенча лекцияләр укый. 1880 елның мартында магистр дәрәҗәсен ала һәм, диссертация яклап, («Макиавелли, сәяси фикер иясе буларак»[2]) приват-доцент исемен ала. 1884 елда экстраординар профессор вазыйфасында раслана.
1884 елда докторлык диссертациясе өстендә эшләү өчен чит илгә җибәрелә. Женевада һәм Невшательда үзенең «Жан-Жак Руссо турында этюдлар» (1887) сочинениесы өчен материал җыйган. Бу тикшеренүдә Алексеев Руссо туып-үскән һәм яшәгән сәяси хәлне күрсәтә, аның дөньякүләм карашының, хисләренең һәм фикерләренең башлангычларын ача һәм «Contract social»да («Иҗтимагый килешү»дә) Руссо «аңа кадәр аның ватандашлары уйлап тапкан һәм Женевада халык иреген яклаучыларның уртак байлыгы булган принципларны гомумиләштерә генә», дигән нәтиҗәгә килә. 1887 елда «Жан-Жак Руссо турында этюдлар. II: Жан-Жак Руссоның сәяси доктринасының Женеваның дәүләт көнкүреше белән бәйләнеше» докторлык диссертациясен яклый[3].
Алексеев үз белгечлеге буенча мәкаләләрне «Русский вестник» (1877) һәм «Юридический вестник» (1879—1886) журналларында урнаштыра.
1890 елда ул Мәскәү университетының дәүләт хокукы кафедрасы буенча ординар профессор итеп билгеләнә. Шул ук вакытта, 1896—1896 елларда Мариин-Ермолов училищесының сыйныф инспекторы[4], ә 1896—1906 елларда Мәскәү Коммерция фәннәре гамәли академиясе директоры була (анда дәүләт хокукы нигезләре курсы укый; аның актив катнашында академиянең чираттагы уставы эшләнә)[5]. 1894 елның 30 ноябреннән — Россия сүзлеген яратучылар җәмгыяте әгъзасы; 1896 елның 14 маеннан — хакыйкый дәүләт киңәшчесе.
1900—1909 елларда — юридик факультеты деканы. 1905 елда Александр Алексеевка Мәскәү университетының атказанган профессоры исеме бирелә. 1909/10 уку елында конституция хокукы буенча «Хөкүмәт хакимиятен оештыру» дигән кечкенә генә махсус курс укый.
1910 елдан Мәскәү юридик җәмгыятен (Сергей Муромцев вафатыннан соң) җитәкли.
1911 елда Кассо эше белән бәйле университеттан китә.
Үз тикшеренүләрендә Алексеев төп игътибарны госстройның юридик ягына бирә, аның астында ул «дәүләт оешмасы кешеләрне бербөтен итеп берләштерә һәм органнарга да, дәүләт әгъзаларына да хокуклар һәм вазыйфалар бирә», дип аңлый. Алексеев хакимиятләрне бүлү принцибына зур игътибар бирә. Ул бу принципны заманча дәүләтнең оештыру нигезе дип саный[6].
Мәскәүдә вафат була һәм Новодевичье зиратында җирләнә.
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Александр Алексеевның эшчәнлеге бүләкләр белән билгеләп үтелә[7][8]:
- II дәрәҗә Изге Станислав ордены (1889);
- II дәрәҗә Изге Анна ордены (1894);
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены (1899);
- III дәрәҗә Изге Владимир ордены (1902);
- I дәрәҗә Изге Станислав ордены (1905).
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Задача и метода истории политической теории // Юридический вестник. — 1880. — Кн. 3.[9]
- Макиавелли, как политический мыслитель. — М.: А. Л. Васильев, 1880.
- Этюды о Ж. Ж. Руссо (в 2-х т.). — М.: А. Л. Васильев, 1887.
- Легенда об олигархических тенденциях Верховного тайного совета в царствование Екатерины I. — М.: Унив. тип., 1896.[10]
- Русское государственное право. Конспект лекций. — М., 1892. (2-е изд.).
- Русское государственное право. Конспект лекций. — М.: Тип. Общ-ва распространения полезных книг, 1897 (4 изд.)
- К учению о юридической природе государства и государственной власти. — М.: Типолитогр. т-ва И.Н. Кушнерев и К°, 1894. — 35 с.
- Сильные персоны в Верховном тайном совете Петра II и роль князя Голицына при воцарении Анны Иоанновны / [соч.] Проф. А. С. Алексеева. — Москва: Унив. тип., 1898. — 157 с.[11]
- Спорный вопрос русского государственного права / А. С. Алексеев. — СПб.: Сенат. тип., 1904. — 22 с.
- К учению о юридической природе государства и государственной власти. Политическая доктрина Ж. Ж. Руссо в её отношении к учению Монтескье о равновесии властей и в освещении одного из её новейших истолкователей. — СПб.: Сенатская тип., 1905
- Безответственность монарха и ответственность правительства. — М.: Тип. Т-ва И. Д. Сытина, 1907
- К вопросу о юридической природе власти монарха в конституционном государстве. — Ярославль, 1910.
- Георг Еллинек и его научное наследие. — М., 1912
- Происхождение чрезвычайноуказного права и его политическое значение / А. С. Алексеев // Юридический вестник. — 1913. — Кн. 1. — М., 1913. — 19 с. — Отд. отт.[12]
- Возникновение конституций в монархических государствах континентальной Европы XIX ст. — Ч. 1. Французская конституционная хартия 1814 г. — М.: тип. Г. Лисснера и Д. Собко, 1914 — 112 с.[13]
- Доктрина монархического принципа во Франции в эпоху реставрации. — М.: тип. Г. Лисснера и Д. Собко, 1916
- Указатель книг и статей по русскому конституционному праву за первое десятилетие по издании Манифеста 17 октября 1905 г. — М.: тип. Г. Лисснера и Д. Собко, 1916
Кабат бастырылганнар
- Макиавелли как политический мыслитель: систематическое изложение политического учения Макиавелли: как и при каких условиях сложились философские и политические воззрения Макиавелли. — Москва: URSS: Ленанд, 2015
- Сильные персоны в Верховном тайном совете Петра II и роль князя Голицына при воцарении Анны Иоанновны. — Москва: URSS: Ленанд, 2015
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Library of Congress Authorities — Library of Congress.
- ↑ Г. Г. Кричевский. Диссертации университетов России 1805—1919 гг.: Библиографический указатель / Институт истории естествознания и науки АН СССР. — М: Наука, 1984. — С. 142.
- ↑ Г. Г. Кричевский. Диссертации университетов России 1805—1919 гг.: Библиографический указатель / Институт истории естествознания и науки АН СССР. — М.: Наука, 1984. — С. 146.
- ↑ Пятидесятилетие Мариинского женского училища Дамского попечительства о бедных в Москве (1851—1901) / составил инспектор классов профессор А. Тихомиров. — Москва: Типо-Литогр. Ж. Шейбель и Ф. Воост, 1901.
- ↑ Андрей Абрикосов (2009-09). Московская практическая академия коммерческих наук.
- ↑ Томсинов В. А. АЛЕКСЕЕВ Александр Семёнович // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 19—20. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
- ↑ Алексеев Александр Семенович // Список гражданским чинам IV класса: Испр. по 1-е июня 1900 г. — С. 1322.
- ↑ Алексеев Александр Семенович // Список гражданским чинам IV класса: Испр. по 1 марта 1911 г. — С. 269.
- ↑ Алексеев А. С. Задача и метода истории политических теорий // Юридический вестник: издание Московского юридического общества : журнал. — № 3. — С. 465—485.
- ↑ Алексеев, Александр Семёнович. Легенда об олигархических тенденциях Верховного тайного совета в царствование Екатерины I. — Москва: Унив. тип., 1896. — 127 с.
- ↑ Проф. А. С. Алексеев. Сильные персоны в Верховном тайном совете Петра II и роль князя Голицына при воцарении Анны Иоанновны. — Москва: Унив. тип., 1898. — 157 с.
- ↑ Алексеев, А. С. Происхождение чрезвычайноуказного права и его политическое значение // журнал «Юридический вестник». Кн.1.
- ↑ А. С. Алексеев, заслуженный профессор Университета. Возникновение конституций в монархических государствах континентальной Европы XIX века. Часть первая. Французская конституционная хартия 1814 г.. — М.: тип. Г. Лисснера и Д. Собко, 1814. — 112 с.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алексеев, Александр Семенович // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Словарь членов Общества любителей Российской словесности при Московском Университете. — М.: Печатня А. Снегиревой, 1911. — С. 8—9..
- Томсинов В. А. Александр Семёнович Алексеев (1851—1916) // Российские правоведы XVIII-XX веков: Очерки жизни и творчества. В 2-х томах (Том 2). — М., 2007. — С. 64-74. — 672 с. — («Русское юридическое наследие»). — 1000 экз. — ISBN 978-5-8078-0145-6.
- Волков В. А., Куликова М. В., Логинов В. С. Московские профессора XVIII — начала XX веков. Гуманитарные и общественные науки. — М.: Янус-К, 2006. — С. 10—11. — 300 с. — 2000 экз. — ISBN 5—8037—0318—4.
- Томсинов В. А. АЛЕКСЕЕВ Александр Семёнович // А. Ю. Андреев, Д. А. Цыганков Императорский Московский университет: 1755—1917 : энциклопедический словарь. — М.: Российская политическая энциклопедия (РОССПЭН), 2010. — С. 19—20. — ISBN 978-5-8243-1429-8.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биографик белешмә
- Алексеев Александр Семёнович. Летопись Московского университета.
- 4 июль көнне туганнар
- 1851 елда туганнар
- Мәскәүдә туганнар
- 17 март көнне вафатлар
- 1916 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- II дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Изге Анна ордены кавалерлары
- IV дәрәҗә Изге Владимир ордены кавалерлары
- III дәрәҗә Изге Владимир ордены кавлерлары
- I дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар