Габделхак Саматов
Габделхак Саматов | |
---|---|
Туган | 12 октябрь 1930 Аксубай районы, Иске Ибрай авылы |
Үлгән | 6 март 2009 (78 яшь) Татарстан, Россия |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ> Россия Федерациясе |
Әлма-матер | Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] |
Һөнәре | Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, әл Мәрҗани мәчете һәм Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә |
Габделхак хәзрәт Саматов (12 октябрь 1930 — 6 март 2006) — күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ул 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Аның әти — әнисе динле кешеләр була, үз карашлары өчен алар хакимият тарафыннан куыла - Габделхакның әтисе колхозга керүдән баш тарткан өчен репрессияләнә һәм тоткынлыкта үлгән.
Шәригать кануннарына иярергә омтылып, Габделхак бер-бер артлы үз фикерләрен яклый, ул октябрь баласы һәм пионер булмый, ВЛКСМга керми.
1951 елда армиягә алына, аннан 17 ел буе шофёр булып эшли. Хәтта армия сафларында булганда да, дини күрсәтмәләрне үтәгән, даими намаз укыган. Эш белән бер үк вакытта исламны өйрәнүне дәвам итә. Аның укытучыларының берсе Габделхак Садыйков була.
Берничә тапкыр Тәлгать Таҗетдин белән бергә кергән Мири-Гарәп мәдрәсәсен тәмамларга маташса да, хакимиятнең каршы тору нәтиҗәсендә, барлык омтылышлар уңышсыз тәмамлана. Соңгы тапкыр 1968 елда КГБ белән хезмәттәшлек итүдән баш тартканнан соң төшереп калдырыла. Мөфтиләр Шакир Һиләлетдинов һәм Шәмсетдинхан Бабахановның яклавы да ярдәм итми.
1972 елда Пермь өлкәсендә Куян авылы имамы була, әмма җирле хакимиятләр белән каршылыклар нәтиҗәсендә, 3 айдан Казанга кайтырга мәҗбүр була. Шуннан соң ул вакытта эшләгән бердәнбер Казан мәчете каршында слесарь булып эшли. Анда имамнар Габделхәбир Яруллин һәм Әхмәтзәки Сафиуллин белән танышта. 1981 елда имам була, Әлмәт (Мәхәллә мәчете), Оренбург, Чистай мәчетләрен җитәкли. 1990 елда Исхак Лотфуллин белән бергә Казан югары мөселман мәдрәсәсенә нигез салалар[1]. Шунда ук укыта, шул ук вакытта Мәрҗани мәчете имамы да була. 1998 елда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана[2].
2009 елның 6 мартында озакка сузылган авырудан соң, 79 яшендә Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Казанның Татар зиратында җирләнгән[3].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Олы улы Таһир хәзрәт Саматов (1960), ХМАО-Югра мөфтие (1997). Икенче улы Хәлил хәзрәт Саматов Когалым шәһәре мәчете имам-хатыйбы, оныгы Таһир улы Камил хәзрәт Саматов Сургут шәһәре мәчете имамы, мөфти урынбасары.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанда Габделхак Саматов истәлегенә «Самат укулары» уза.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Габдулхак Саматов и Исхак Лотфуллин стояли у истоков создания этого медресе
- ↑ Габдулхак Саматов — бывший враг советской власти, ставший шариатским судьей
- ↑ «Мы должны помнить могилы наставников»: разработан путеводитель по кладбищу Ново-Татарской слободы, archived from the original on 2019-04-07, retrieved 2021-02-24
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җомга вәгазе 2011 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
- После тяжелой продолжительной болезни, на 79-м году жизни скончался видный мусульманский деятель России Габдулхак хазрат Саматов
- К 80-летию Габдулхака Саматова
- Муфтий РТ: Габдулхак Саматов сыграл неоспоримую роль в возрождении традиционного ислама
- Памяти Габдулхака-хазрата Саматова 2021 елның 10 апрель көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|