Зәки Котлин
Зәки Котлин | |
---|---|
Туу датасы | 17 ноябрь 1900 |
Туу урыны | Казан губернасы Чистай өязе Коры Көрнәле авылы |
Үлем датасы | 25 май 1942 (41 яшь) |
Үлем урыны | Харковь өлкәсе |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | |
Җитәкчелек иткән | дивизия командиры |
Бүләкләр һәм премияләр |
Зәки Котлин (Зәки Йосыф улы Котлин, рус. Заки Юсупович Кутлин) — совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1942, март), Бөек Ватан сугышында һәлак булган (1942, май).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1900 елның 17 ноябренда Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Алексеевск районы) Коры Көрнәле авылында туган, гаиләсе тиздән Казанга күченгән. 1914-1916 елларда Казан тимер юл станциясендә ремонтчы булып эшли. 1916 елда үзе теләп патша армиясенә хәрби хезмәткә китә. Ватандашлар сугышы вакытында Мурманск һәм Төркестанда интервентларга каршы көрәшә.
Белеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөселман кызыл командирлары курслары (Казан, 1920).
- «Выстрел» курслары (Мәскәү, 1926).
- М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия (Мәскәү, 1931).
Хәрби карьера
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1- укчы дивизия (Казан) штабы башлыгы.
- Хәрби округ штабы башлыгы.
- Полк командиры.
- 57- Урал укчы дивизиясе командиры ярдәмчесе.
- 1939-1941 М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия укытучысы.
- Көньяк-Көнбатыш фронтның 6- армиясенә керүче 270- укчы дивизия командиры итеп билгеләнә.[1]
- 1941 елның августында Кременчуг, Харьков, Красноград янында дошман һөҗүмнәрен кире кайтаралар.
- 1942 елның башында Барвенково-Лазовая юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтендә катнаша. 8 көн эчендә дивизия 100 чакрым юл үтә. 70 торак пунктны, шул исәптән эре тимер юл төене булган Лозовая станциясен, азат итә. Әлеге хәрби уңыш өчен З. Котлинга Ленин ордены һәм генерал-майор хәрби дәрәҗәсе бирелә.
- 1942 елның 25 маенда[2] З. Котлин камалыштан чыкканда каты яралана һәм, аңына да килмичә, вафат була.
Бүләкәре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ленин ордены (1942).
- «Бохара йолдызы» ордены.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Коры Көрнәле авылында урамга исеме бирелгән.
- Шагыйрь Джек Алтаузен Котлин дивизиясе сугышчыларына поэма багышлый:
“Через рощи, реки, перекаты,
По дорогам, что к Днепру ведут,
В смертный бой, сжимая автоматы,
Днем и ночью кутлинцы идут.
Рвутся бомбы, снег лежит глубокий,
Бьют "катюши", Кутлин - у реки.
Сероглазый, складный и высокий
Говорит бойцам: "Вперед, сынки!”
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия. 6 томда. Т.3 (К-Л). Казан, 2006.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Генеалогик эзләнүләр үзәге сайтында, archived from the original on 2016-03-07, retrieved 2015-05-27
- ↑ Мемориал сайтында
- Әлифба буенча шәхесләр
- 17 ноябрь көнне туганнар
- 1900 елда туганнар
- Алексеевск районында туганнар
- 25 май көнне вафатлар
- 1942 елда вафатлар
- Харьков өлкәсендә вафатлар
- Генераллар (ССРБ)
- Ленин ордены кавалерлары
- Хәрби академия тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары
- Дивизия командирлары
- Бөек Ватан сугышында дивизия командирлары
- Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар