Илья Артамонов
Илья Артамонов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илья Николай улы Артамонов |
Туган | 25 апрель 1960 (64 яшь) РСФСР Новосибирск |
Яшәгән урын | Галиәсгар Камал урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнәгый һәм сәнгати дизайн академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам, проектлаучы |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре |
Илья Артамонов, Илья Николай улы Артамонов, рус. Артамонов Илья Николаевич (1960 елның 25 апреле, Новосибирск) – рәссам (график), проектлаучы. ССРБ, РСФСР (1988) һәм Татарстан АССР (1989) рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960 елның 25 апрелендә Новосибирскида туган. Әтисе Николай Степан улы Артамонов Казанның күп кенә биналарын (Татар ашлары йорты (1970), Химиклар мәдәният сарае, «Идел» яшьләр лагере, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Яңа Кырлайдагы Тукай музее (1974-1975) һ.б.) бизәүдә катнашкан шәхес. Улы Илья белән икесе проектлау эшендә ун ел бергә («Казан» (Казанский), «Нарат урманы» (Сосновый Бор), «Төзүче» (Строитель) санаториийләрен, «Радиоприбор» заводы ашханәсен бизәү проектлары) эшлиләр.
Казан сынлы сәнгать укуханәсенең сынлы сәнгать–педагогика бүлеген (1979), В.И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсенең интерьерны проектлаштыру бүлеген (1984) тәмамлаган.
1985-1991 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж күле, җитәкче М.А. Коник) үткәргән еллык семинарларда, 1982 елдан Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Алманиядә, Италиядә, Һолландиядә («VOTH /ВОТ»)[2] узган күргәзмәләрдә катнаша.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзенчәлекле рәссам. Сәнгатьне икеләтү юлы белән натурадан копия ясау дип кабул итми. Сынлы сәнгать — кешенең тышкы һәм эчке дөньяны тоемлавын бирә алучы, күзгә күренүче һәм күренмәүче җисемнәрне истә калдыручы тамга, кодларның аерым теле дип саный. Иҗатында төрледән төрле традицияләргә — Борынгы Русь мәдәнияте, мөселман Көнчыгышы мәднияте, Европа авангарды һәм рус авангардына таяна.
Композицияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[3].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- И.Н. Артомонов Акбарс галереясендә
- И.Н. Артомонов Д'эЛь Париж Йорты сәнгать галереясендә
- Г.П. Тулузакова. «Вещь в себе» Ильи Артомонова
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Art16.ru
- ↑ ТР президенты указы № ПУ-375 22.04.2016 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-25, retrieved 2016-08-05
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |