Имам әс-Сәрахси
Внешний вид
Әбү-Бәкер Сәрахси | |
---|---|
Туган | 1009 Мавараэннәһер, Сәрахс |
Үлгән | 1090 Мавараэннәһер, Мергинан |
Милләт | төрки |
Ватандашлыгы | Караханиләр дәүләте |
Һөнәре | фәкыйһ, дин әһеле |
Имам әс-Сәрахси, Әбү Бәкер Мөхәммәд ибн әбү-Сәхәл Әхмәд әс-Сәрахси (фар. محمد بن احمد بن ابي سهل ابو بكر السرخسي) — XI гасырда яшәгән хәнәфи мәзһәбе фәкыйһы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1009 елда Үзәк Азиядә, Мавараэннәһердә (хәзерге Төркмәнстан-Иран территориясендә) туган. Бөек галим һәм вәгазьче имам әс-Сәрахси Үзәк Азиядә хәнәфи мәзһәбен тараткан һәм имам Әбү Хәнифә тәгълиматын үстерүгә зур өлеш керткән. Әс-Сәрахси — берничә дини китап авторы[1].
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Усул Әл-фикһ, Каһирә 1372 / 1953 — ислам юриспруденциясенә багышланган. Бу эшне язу өчен әл-Сәрахси күп төрле чыганаклардан, шул исәптән имам Шәфигый хезмәтләреннән файдаланган.
- Китаб Әл-Мабсут, Бәйрут 1406 / 1986 — Мөхәммәт әл-Шәйбани хезмәтләренә таянып язылган Мөхәммәд бине Әл-Мәрвәзи мөхтәсарына аңлатмалар .
- Шәрех Әл-Сияр Әл-Кәбир — Мөхәммәт әл-Шәйбанига хезмәтләренә шәрех.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бишкәкнең 2018 елның 2 сентябрендә ачылган үзәк мәчетенә Сәрахси исеме бирелгән[1].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Şerafeddin Kalay. Muhammed İbn Ahmed es-Serahsî(төр.)
- al-Sarakhsi, Muhammad ibn Ahmad. The Biographical Encyclopaedia of Islamic Philosophy. ISBN 9780199754731(ингл.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Урта Азиянең иң зур мәчете иман һәм тынычлык нуры сибә. alif.tv, 28.10.2018(рус.)