Кабо-Вердеда ислам
Кабо-Вердеда ислам (порт. O Islã em Cabo Verde, гарәп. الإسلام في الرأس الأخضر) ― Кабо-Верде дәүләтендә азсанлы тарафдарлары булган, әмма тиз үсеш ала баручы дин [1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кабо-Вердеда яшәүчеләрнең күбесе ― христианнар. Католик дине тарафдарлары, күп гасырлык Португалия идарәсе йогынтысында ныгыган, илдә бердәнбер эре дини җәмгыятьне тәшкил итә: 2010 елга ― ил халкының ~80 % ы[2].
Ислам
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ислам ― илдә иң зур азчылык дине булып тора[3]. Кабо-Верденың мөселман җәмгыяте ― аз санлы, әмма тиз үсеш ала баручы дини җәмгыять[1]. Ислам бу илгә Көнбатыш Африкадан үтеп кергән. Кабо-Верде мөселманнары ― күпчелек, Сенегалдан һәм башка Африка дәүләтләреннән күчкән мөһаҗирләр яки элекке мөһаҗирләрнең биредә төпләнгән нәселе. Мөселманнар Кабо-Вердеда сәүдә (вак сәүдә, сувенирлар сату) белән шөгыльләнә. Кабо-Вердеда мөселманнарның төгәл саны турында ышанычлы мәгълүмат чыганаклары юк[1].
Җирле A Semana (Атна, en) басмасында чыккан мәгълүмат буенча, Кабо-Верде мөселманнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен (Мәүлид бәйрәме) билгеләп үтәләр[4].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ISLAM CABO VERDE (фр.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Cape Verde, U.S. Department of State. 12 декабрь 2016 тикшерелде.
- ↑ State.gov
- ↑ International Religious Freedom Report 2007: Cape Verde. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007). This article incorporates text from this source, which is in the public domain.
- ↑ Comunidade Islâmica em Cabo Verde celebra o nascimento do profeta - Primeiro diário caboverdiano em linha - A SEMANA. www.asemana.publ.cv. әлеге чыганактан 2016-10-11 архивланды. 2016-12-12 тикшерелгән.