Кутузов ордены
Кутузов ордены | |
---|---|
Ил | |
Төр | орден |
Кемгә бирелә | офицерларга, оешмаларга, заводларга |
Кем бирә | СССР Югары Советы Президиумы |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Беренче бүләкләү | 28 январь 1943 ел (армия генералы И.И. Федюнинский белән 17 гаскәр башлыгы) |
Бүләкләүләр саны | I дәрәҗә - 675, II дәрәҗә - 3 326, III дәрәҗә - 3 328 |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Чиратлылык | |
Олырак бүләк | I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Ушаков ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Ушаков ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Суворов ордены |
Кечерәк бүләк | I дәрәҗә өчен - I дәрәҗә Нахимов ордены, II дәрәҗә өчен - II дәрәҗә Нахимов ордены, III дәрәҗә өчен - III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены |
Кутузов ордены (рус. Орден Кутузова) ― СССРның командирлар өчен дәүләт бүләге. Россия империясенең гаскәр башлыгы Михаил Илларион улы Кутузов исемен йөртә.
1942 елның 29 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән.[1]
Рәсем авторы ― рәссам Николай Иван улы Москалев.[2]
Бөек Ватан сугышы чорында (Сталинның «Бер адым да чигенмәскә!» дигән указыннан соң) кабул ителгән орден.
I, II һәм III дәрәҗәләргә бүленгән. I дәрәҗәлесе ― югары дәрәҗә.
Статус
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Указ буенча яуда уңышлы хәрби һөҗүм оештырган өчен командирлар бүләкләнергә тиеш булса да, илнең оборонасын ныгытуга өлеш керткән төрле министрлыклар хезмәткәрләре, саклану заводлары җитәкчеләре, НКВД, контрразведка җитәкчеләре дә бүләкләнә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1943 елның 28 гыйнварында Төньяк Кавказны, Великие Луки, Сталинградны азат итү операцияләре һәм Ленинград боҗрасын өзгән өчен, армия генералы Иван Иван улы Федюнинский һәм 17 гаскәр башлыгы I дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә.
- Чит ил армияләренең 100 офицеры шулай ук бу бүләккә лаек була.
- Чиләбе трактор заводы, Кузнецк чуен кою комбинаты да командирлар өчен орденга лаек дип табыла.
- СССР таркалгач та, Кутузов ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып кала.[3]
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Орден алтыннан эшләнә, кабарынкы кызыл йолдыз уртасында түгәрәк эчендә Кремль манарасы фонында М. И. Кутузовның рельеф сурәте. Әйләнә буенча алтын дәфнә ― имән яфрагыннан венок һәм ак эмальтасмада «Михаил Кутузов» дигән язу. Тасма астыннанан көмеш йолдызның 5 нуры тарала. Манара очында куе кызыл эмаль белән капланган йолдыз.
I, II дәрәҗә орденның киңлеге – 50 мм, III дәрәҗәнеке – 44 мм.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Орденның статуты, тасвирламасы, бүләкләнгәннәр турында: http://mondvor.narod.ru/OKut.html
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Н. Черников. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
- Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
- Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
- Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
- Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
- Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
- Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Указ Президиума Верховного Совета СССР «Об учреждении военных орденов: Ордена Суворова, первой, второй и третьей степени, Ордена Кутузова, первой и второй степени и Ордена Александра Невского» от 20 июля 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 5 августа (№ 30 (189)). — С. 1.
Югары буләкләр | Ленин ордены | Октябрь Инкыйлабы ордены |
---|---|
Гражданлык орденнары | Хезмәт Кызыл Байрагы | Халыклар дуслыгы | «Хөрмәт билгесе» | Хезмәт Даны |
Хәрби орденнары | «Җиңү» | Кызыл Байрак | Кызыл Йолдыз | Ватан сугышы | Суворов | Кутузов | Александр Невский | Ушаков | Нахимов | Богдан Хмельницкий | Дан | ССРБ Кораллы көчләрендә хезмәт иткән өчен ордены |
Аналык | Каһарман ана ордены | Ана даны |