Кызылбай
Кызылбай | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Кызылбаевский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Кызылбаевский сельсовет[d][1] |
Халык саны |
1003 (1989), 1002 (2002), 928 (2010)[2], 927 (2012)[3], 913 (2013)[4], 911 (2014)[5], 883 (2015)[6], 855 (2016)[7], 831 (2017)[8], 826 (2018)[9], 811 (2019)[10], 808 (2020)[11] |
Почта индексы | 641975 |
Кызылбай (рәсми булмаган исеме Тагыл) авылы Шатрау районына керә, ул район үзәгеннән 65 км, Курган шәһәреннән 160 км читтә, Төмән тарафында урнашкан, тирә-юне – урман, сазлыклар һәм күлләр. Авыл җирлеге территориясендә 3 күл бар. Авыл Кызылбай күле янында урнашкан. 2,5 км читтә Кырцын күле (рус. Кривое) бар. Авыл җирлегенең гомуми мәйданы 100 км-дан артып китә.
Халкы күбрәк себер татарларына тартым, ханты-манси төсмерләре дә бар кебек. Чыннан да, Кызылбайлар биредә Эчкен һәм Тарсук халкы белән бергә урыслар килгәнче яшәде.[12]. Кешеләр татар теленең эчкен сөйләшендә сөйләшә. Биредә татарның “ң” авазын әйтә белмиләр, ул аваз кулланышта бөтенләй юк, аның урынына “н” авазын кулланалар.
Кызылбай заманында шактый мәгърифәтле авыл була бит, шушы авыл мулласы Әмир Морат күренекле тюрколог И.И. Гигановка рус-татар сүзлеген төзүдә булыша, ул 1804 елда Санкт-Петербургда басылып чыга. 1966 елда бу авылда археографик экспедиция белән язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев була, ул үзенең студентлары белән бик күп борынгы җырлар, тарихи бәетләр язып алып китә.
Авыл янында газопровод уза. Газ станциясендә эшләүчеләр күп. Газчылар авылда бассейн төзеделәр.
Кызылбай мәктәбенә урта мәктәп статусы 2003 елда бирелде. 2011/12 уку елында Кызылбай мәктәбендә 132 бала укыды. Татар теле укытыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 179/2016. Уральский ФО
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения Курганской области
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов — Росстат, 2013. — 528 бит
- ↑ Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года — Москва: Росстат, 2017.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Москва: Росстат, 2018.
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2019 года
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2020 года
- ↑ Продолжая тему о заселении Курганской области, archived from the original on 2012-01-06, retrieved 2012-07-09
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәүзия Бәйрәмова. Дала атлантидасы 2012 елның 9 июль көнендә архивланган.
- Кызылбаевский сельсовет 2014 елның 27 декабрь көнендә архивланган.