Марат Сираев
Марат Сираев | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Әшрәп улы Сираев |
Туган | 1 май 1936 СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки |
Үлгән | 26 февраль 2023 (86 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | агроном, министр |
Балалар | улы, кызы |
Бүләк һәм премияләре |
Марат Сираев, Марат Әшрәп улы Сираев (1936 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Урта Әлки ― 2023 елның 26 феврале, РФ, ТР, Казан) — дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (1994-2000), Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе (1990-1994), Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры (1983-1988), РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1982). [1]
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1936 елның 1 маенда Татарстан АССР Әлки районы Урта Әлки авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әтисе 22 ел МТСта «Коммунар» комбайнында эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 5нче класстан 6 километрдагы күрше авыл урта мәктәбенә йөреп укый. 1955-1956 елда армиядә хезмәт итә: Сарытау кече командирлар авиация мәктәбендә радист-механик белгечлеге ала. 13 айдан соң, Хрущевның армияне кыскарту сәясәте буенча, карт әти-әнисе өчен бердәнбер туендыручы буларак, вакытыннан алда демобилизацияләнә.
Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә, ел ярым укыгач, агрономия факультетына читтән торып укуга күчеп, авылына кайта.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1956-1958 елларда ― Әлки районында МТС, 1958-1960 елларда ― «Динамо» колхозы учетчигы.
- 1960-1961 елларда ― район башкарма комитеты бүлек мөдире, 1961-1962 елларда райком пропагандисты.
- 1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, 1962-1963 елларда «Энергетик» совхозында агроном булып эшли, аннары ТАССР Куйбышев районы «Пичкасский» совхозы парткомы секретаре итеп сайлана.[2]
- КПССның Әлки район комитетында инструктор, гомуми бүлек мөдире була.
- 1965-1968 елларда ― Алексеевский районы «Разумовский» совхозы директоры (совхоз үзәге Зур Тигәнәле). [3]
- 1971 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлагач, партиянең Алексеевск район комитетының икенче секретаре булып эшли.
- 1971-1976 елларда ― Апас районы башкарма комитеты рәисе вазифасын башкара.
- 1976 елдан 1983 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрының (У. Ш. Җиһаншин) беренче урынбасары.
- 1979-1983 елларда ― республика «Сельхозхимия» берләшмәсенең җитәкчесе булып тора.
- 1983 елдан 1988 елга кадәр ― Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министры.
- 1988-1990 елларда ― Татарстан АССР статистика идарәсе җитәкчесе.
- 1990-1994 елларда ― Татарстан Республикасы Дәүләт контроль комитеты рәисе.
- 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе [4]
- 2000-2008 елларда – «Казан кремле» музей-тыюлыгы директорының беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете фондының генераль директоры.
Җәмәгать эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1983-1990 ― ТАССР Югары Советы депутаты
- 1990-1992 ― ТССР Югары Советы депутаты
- 1992-1994 ― ТР Югары Советы депутаты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- Хөрмәт Билгесе ордены
- медальләр
- 1982 ― РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны, улы, кызы.
«За голосами в Кандагар» (К., 2000) китабы авторы. [5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Умер экс-министр сельского хозяйства ТАССР Марат Сираев. KazanFirst, 27.02.2023(рус.)
- ↑ Евгений Ухов. От тракториста до министра. 2023 елның 27 февраль көнендә архивланган. Республика Татарстан, 26.04.2016(рус.)
- ↑ Зур Тигәнәлегә – 350 ел! «Заря», 11.11.2011
- ↑ Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Марат Сираев вафат. Татар-информ, 27.02.2023
- ↑ СИРАЕВ МАРАТ АШРАПОВИЧ. tatfrontu.ru
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Скончался бывший Председатель ЦИК РТ Марат Сираев. ГТРК «Татарстан», 26.02.2023
- Сираев Марат Ашрапович – биография. VIPERSON, 17.04.2022(рус.)
- СИРАЕВ МАРАТ АШРАПОВИЧ. Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан(рус.)
- 1 май көнне туганнар
- 1936 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлки районында туганнар
- 26 февраль көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- РСФСР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре