Эчтәлеккә күчү

Михаил Горбачёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Горбачёв latin yazuında])
(Михаил Горбачев битеннән юнәлтелде)
Михаил Горбачёв
Туган 2 март 1931(1931-03-02)[1][2][3][…]
Привольное[d], Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР
Үлгән 30 август 2022(2022-08-30)[4][5] (91 яшь)
, Мәскәү, Россия[6]
Җефет Раиса Горбачёва[7]
Әни Мария Пантелеевна Горбачёва[d]
Әти Сергей Андреевич Горбачёв[d]
Белем МДУның юридик факультеты[d], Старапул дәүләт аграр университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Култамга

Михаил Горбачёв, Михаил Сергей улы Горбачёв (рус. Михаи́л Серге́евич Горбачёв; 2 март 1931(1931-03-02)[1][2][3][…], Привольное[d], Төньяк Кавказ крае[d], РСФСР, СССР30 август 2022(2022-08-30)[4][5] (91 яшь), Мәскәү, РФ) — ССРБ һәм Россия сәясәтчесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты, «үзгәртеп кору» («перестройка») сәясәтен башлаучы.

Михаил Горбачев Өфедә. 1 июль 1996 ел. Уңнан — Рәйхана Гыйльманова

Мәскәү дәүләт университетын (1955), Ставрополь авыл хуҗалыгы инстиутын (1967) тәмамланган. 1955 елдан комсомол, 1963 елдан — партия эшендә.

1966 елдан башлап КПСС-ның Ставрополь шәһәр комитетының беренче сәркатибе, 1968 елдан Ставрополь шәһәр комитетының икенче, соңрак беренче сәркатибе. 1975 елдан КПСС ҮК сәркатибе, 1985 елдан — Генераль сәркатибе; 1988 елдан ССРБ Югары Шурасы Президиумы рәисе, 1989-1990 елдларда ССРБ Югары Шурасы рәисе.

1992 елның гыйнварыннан Халыкара иҗтмагый-икътисади һәм политологик тикшеренүләр вакыфы («Горбачёв-Фонд») белән җитәкчелек итә.

Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (1990), Ленин (1971, 1973, 1981), Октябрь инкыйлабы (1978). Хезмәт Кызыл Байрагы (1949), Хөрмәт билгесе (1966), Изге Андерй Первозванный (2011), Хөрмәт (2001) орденнары белән бүләкләнгән.

  1. 1,0 1,1 Горбачёв Михаил Сергеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. 3,0 3,1 Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija — 2009.
  4. 4,0 4,1 Mikhail Gorbachev, Soviet Leader Who Ended Cold War, Dies at 91 // Bloomberg.com — 2022.
  5. 5,0 5,1 https://www.washingtonpost.com/obituaries/2022/08/30/mikhail-gorbachev-soviet-leader-dies/
  6. 6,0 6,1 https://www.bloomberg.com/news/articles/2022-08-30/russian-media-ex-soviet-leader-mikhail-gorbachev-dead-at-91
  7. Gaddis J. L. The Cold War: A New History — 1 — USA: Penguin Books. — ISBN 978-0-14-303827-6