Эчтәлеккә күчү

Нарат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нарат latin yazuında])
Нарат
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pinus L., 1753[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1][3]
Югарырак таксон сосновые[d][3]
Таксонның халык атамасы Pine[4], Pīntrēoƿ, صنوبر, Şam ağacı, Kiefan, Хвоя, Бор, ཐང་ཤིང་།, Pi, Pino, borovice, Fyrreslægten, Kiefern, Chójca, Πεύκο, Pino, Pino, Mänd, Pinu, کاج, Männyt, Pin, Sjüüren, Péine, Giuthas, Piñeiro, Juys, אורן, चीड़, Chójna, Tusam, Pino, マツ属, ფიჭვი, 소나무속, Пожум, یارِکُل, Пожӧм, Pušis, Priedes, Пиче, Пӱнчӧ, Бор, പൈൻ, Нарснууд, पाईन वृक्ष, Йӓктӹ, ထင်းရှူး, Den[5], Furu, Furuslekta, Furu, Ńdíshchííʼ, Pin, Нæзы, Beintbaam, sosna, پائن, Pinheiro, pinus, Pin, Сосна, Umubunda, Бэс, Oppinu, Borovica, bor[6], Бор, Fjuurenboom, Pines, Tallar, పైన్, Pino, Çam, Пужым, Сосна, Pynboom, סאסנע, 松屬, 松属[7] һәм 松属[8][9][10][…]
Таксономик төр P. sylvestris[d]
Нәрсәнең чыганагы кедровый орех[d], сосна[d], naval stores[d], pine needle[d], Миртол[d], Эфирное масло сосны[d] һәм pine cone[d]
Төрләр ареалы харитасы
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9418[11]
Ссылка на Flora of the Hawaiian Islands naturalhistory2.si.edu/botany/hawaiianflora/genusdescr.cfm?genus=Pinus
 Нарат Викиҗыентыкта

Нара́т (лат. Pínus) — ылыслы агачларның наратчалар (Pinaceae) гаиләлегенең мәңге яшел ылыслы агачлар, сирәк кенә куаклар ыругы.

100 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясындагы урманнарда һәм субтропик зонаның таулы өлкәләрендә таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төр — гади нарат (P. sylvestris) бар.

Ботаник тасвирлама

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биеклеге 35 м га, кәүсәсенең диаметры 1 м га кадәр җитә. Тирәнгә китүче үзәк тамырлы һәм киң булып ян-якка таралган тамыр системасы яхшы үсеш алган. Ябалдашы җыйнак, яшь агачлар конуссыман, боҗрадагы ботаклары горизонталь рәвештә як-якка китә, үсә-үсә түгәрәк форма ала. Яшел яки күгелҗем ылыслар (яфраклар) бәйләме бәбәкләрдә утыра. Ылыслары тар, чәнечкеле (энәсыман), агачта 2–9 ел сакланалар.

Сары яки кызгылт ата күркәчекләр агымдагы ел бәбәгенең төбендә урнашалар һәм күпсанлы тәңкәсыман серкәчләрдән торалар. Ана күркәчекләр, гадәттә, агач башында һәм үсүче бәбәкләр очында ялгыз яки төркем булып үсәләр. Орлыклары чикләвексыман канатчалы; икенче елны өлгерәләр. Нарат орлыктан үрчи.

Табигатьтә һәм кеше тормышында урыны

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урман барлыкка китерүче төп токымнарның берсе. Идел, Кама, Вятка елга террасаларының комлы һәм балчыксыл комлы туфракларында нарат урманнарының аеруча зур массивлары сакланган. Наратлыкларның гомуми мәйданы 180 мең га дан артык. Кама аръягында һәм Идел алдында күпләп үстерелә.

Нык һәм җиңел сумалалы үзагачы торак һәм гидротехника төзелешендә, авиация һәм суднолар төзелешендә, агач җиһазлары җитештерүдә кулланыла.

Сагызыннан (чәереннән) канифоль һәм скипидар алалар.

Нарат урманнары мөһим санитар-гигиеник функция үти. Нарат һаваны авыру барлыкка китерүче микроорганизмнардан саклаучы фитонцидлар бүлеп чыгара.

Нарат бөресе какырык чыгару, бәвел кудыру һәм дезинфекция чарасы буларак кулланыла.

Нарат комнарны ныгытуда файдаланыла.

Төп корткычлары — май коңгызлары, зур нарат филчеге, нарат ябалакчыгы һәм башкалар.

Сирәк кенә Себер нараты яки Себер эрбете (P. sibirica) үстерелә. [12].

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. 3,0 3,1 3,2 Chase M. W., Farjon A., Maarten J.M. Christenhusz et al. A new classification and linear sequence of extant gymnosperms // PhytotaxaMagnolia Press, 2011. — ISSN 1179-3155; 1179-3163doi:10.11646/PHYTOTAXA.19.1.3
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. Nederlands Soortenregister
  6. The Little Flora of Slovenia (3rd ed.)Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
  7. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 7 / мөхәррир Ч. Ваньцзюнь, Ф. Лиго — 1978.
  8. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  9. 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  10. 王洪峰, 董雪云, 穆立蔷 黑龙江省野生维管植物名录, Checklist of tracheophyte in Heilongjiang Province // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022184
  11. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  12. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/narat