Рита Леви-Монтальчини
Рита Леви-Монтальчини(итал. Rita Levi-Montalcini; 22 апрель 1909 ел — 30 декабрь 2012 ел) — итальян нейробиологы, үсү факторларын, атап әйткәндә NGF-ты ачкан өчен Стэнли Коэн белән бергә физиология һәм медицина буенча 1986 елгы Нобель премиясе лауреаты була. Итальян Республикасының гомерлек сенаторы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рита Леви (1930-елларда бөтен бер туганнары белән бергә фамилияларын Леви-Монтальчини дип үзгәртәләр) Туринда яһүди сефардлары гаиләсендә дүртенче бала булып туа (игезәк сыңары Паола белән). Атасы Адамо Леви (1932 елда вафат була) — Казале-Монферратонан чыккан инженер-электрик һәм математик; әнисе Аделе Монтальчини Астидан рәссам була[29].
1936 елда медицина мәктәбен тәмамлагач, Леви-Монтальчини физиолог Джузеппе Левиның (Giuseppe Levi, 1872—1965) ассистенты булып эшкә керә[30], ләкин тиздән, Муссолини хөкүмәте тарафыннан яһүдләргә академик һәм профессиональ карьерларны тыйган антисемит законнар чыгарылгач, эштән чыгарыла. 1943 елда Леви-Монтальчини гаиләсе белән Флоренциягә кача һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач кына Туринга кайта.
1946 елдан Сент-Луиста Виктор Хамбургер белән Вашингтон университетында эшли, 1951 елдан шунда ук — ассоциацияләнгән зоология профессоры, 1958 елдан — тулы профессор. 1974 елда Аурупа Молекуляр биология оешмасы әгъзасы була.
Америка сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (1966), Ди Линчеи академиясе әгъзасы, АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (1968), соңгысының бөтен тарихында унынчы хатын-кыз әгъза була. Динсез булуына карамастан, 1974 елда Папа фәннәр академиясе әгъзасы ителә (беренче хатын-кыз әгъза). Франция Фәннәр академиясенең (1989) һәм Лондон Король җәмгыятенең (1995) чит ил әгъзасы.
Итальян Республикасы Сенатының иң өлкән әгъзасы була, сул-үзәк коалиция яклы була.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абыйсы — Джино (Луиджи) Леви-Монтальчини (Gino Levi-Montalcini, 1902-1974), билгеле архитектор.
- Игезәк сыңары — Паола Леви-Монтальчини (Paola Levi Montalcini, 1909—2000), рәссам. Тагын бер апасы Нина (Анна) Леви-Монтальчинига (1905-2000) Рита Леви-Монтальчининың "Elogio dell'imperfezione» (2000) дигән автобиографик китабы багышланган.
- Ике туган сеңлесе — Еуджения Сачердоте де Лустиг (Eugenia Sacerdote de Lustig, 1910-2011), Аргентина медик галиме; Рита Леви-Монтальчини белән Еуджения Сачердоте медицина мәктәбендә бергә укый һәм Турин университетында гистолог Джузеппе Левиның тикшеренүләр алып барган төркеменә бергә кушыла (алардан башка бу төркемдә булачак Нобель премиясе лауреатлары Сальваторе Лурия һәм Ренато Дульбеко да шөгыльләнә)[31][32].
Мактаулы бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1963 — Max Weinstein Award, United Cerebral Palsy Association[33]
- 1969 — Фельтринелли премиясе
- 1974 — William Thomson Wakeman Award, National Paraplegia Foundation
- 1981 — Розенстила премиясе
- 1983 — Луиза Гросс Хорвиц премиясе, Колумбия университеты
- 1985 — Ральф Джерард премиясе
- 1986 — фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе
- 1986 — физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе
- 2 июнь 1986 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командоры[34]
- 31 октябрь 1986 — Мәктәп белеме бирү, мәдәният һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[35]
- 1987 — АКШның Милли фәнни медале
- 8 гыйнвар 1987 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының Зур тәресе[36]
- 1990 — Фәнни тикшеренүләр буенча югары советның алтын медале
- 6 июнь 2001 — Фән һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[37]
- 2009 — Leonardo da Vinci Award, European Academy of Sciences
- Мактаулы легион орденының бөек офицеры (Франция)[38].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Notable Names Database — 2002.
- ↑ encyclopedia.com — HighBeam Research.
- ↑ http://www.infoplease.com/encyclopedia/people/levi-montalcini-rita.html
- ↑ Notable Names Database — 2002.
- ↑ 6,0 6,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ The Washington Post // The Washington Weekly Post / M. Murray — Washington: Fred Ryan, 1877. — ISSN 0190-8286; 2641-9599
- ↑ The Sydney Morning Herald — Sydney: Fairfax Media, 1831. — ISSN 0312-6315
- ↑ 10,0 10,1 10,2 www.accademiadellescienze.it
- ↑ Tang J. Levi-Montalcini, Rita (22 April 1909–30 December 2012) // American National Biography Online / S. Ware — [New York]: Oxford University Press, 2018. — ISSN 1470-6229 — doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.1302688
- ↑ Carlo Azeglio Ciampi – Nomine di Senatori a vita — presidenza della Repubblica Italiana.
- ↑ АКШ милли фәннәр академиясе — 1863.
- ↑ www.pas.va
- ↑ twas.org
- ↑ https://www.ae-info.org/ae/User/Levi-Montalcini_Rita
- ↑ nobelprize.org — Nobel Foundation.
- ↑ nobelprize.org — Nobel Foundation.
- ↑ Dettaglio decorato — presidenza della Repubblica Italiana.
- ↑ Dettaglio decorato — presidenza della Repubblica Italiana.
- ↑ http://www.laskerfoundation.org/awards/1986basic.htm — Фонд Ласкера.
- ↑ https://www.cuimc.columbia.edu/research/louisa-gross-horwitz-prize/horwitz-prize-awardees/1990-1981-awardees
- ↑ https://www.brandeis.edu/rosenstiel/rosenstiel-award/past.html
- ↑ List of Royal Society Fellows 1660-2007 — Лундын кыйрал җәмгыяте.
- ↑ https://www.sfn.org/careers/awards/outstanding-career-and-research-achievements-awards/ralph-w-gerard-prize
- ↑ A Lab of Her Own - Issue 108: Change - Nautilus
- ↑ Bell A. Rita Levi-Montalcini - ITALIAN-AMERICAN NEUROLOGIST — Encyclopædia Britannica, Inc., 2018.
- ↑ Rita Levi-Montalcini — 1999.
- ↑ Women in the Biological Sciences
- ↑ Гистолог Джузеппе Леви был отцом писательницы Наталии Гинзбург.
- ↑ The cousin ignored, archived from the original on 2016-03-10, retrieved 2021-05-06
- ↑ Интервью с Пьерой Леви-Монтальчини
- ↑ http://beckerexhibits.wustl.edu/mig/bios/levi-montalcini.html
- ↑ Commendatore Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.)
- ↑ Medaglia d’oro ai benemeriti della scuola della cultura e dell’arte Dott.ssa Rita Levi Montalcini (итал.)
- ↑ Cavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.)
- ↑ Medaglia d’oro ai benemeriti della scienza e cultura Prof. Rita Levi Montalcini (итал.)
- ↑ Consegna della Croce di Grande Ufficiale della Legione d’onore all’On. Rita Levi Montalcini (итал.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Автобиография Риты Леви-Монтальчини на Нобелевскую сайте 2013 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган. (ингл.)(ингл.)
- Рита Леви-Монтальчини— Кыска яһүд энциклопедиясына (рус.)
- http://beckerexhibits.wustl.edu/mig/bios/levi-montalcini.html
- Итальянская еврейка — Нобелевский лауреат отмечает столетний юбилей. jewish.ru
- 22 апрель көнне туганнар
- 1909 елда туганнар
- Италиядә туганнар
- 30 декабрь көнне вафатлар
- 2012 елда вафатлар
- Римда вафатлар
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Америка сәнгать һәм фәннәр академиясе әгъзалары
- Әлифба буенча галимнәр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары
- Биологлар