Шәех Зәбиров
Шәех Зәбиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Миншәех Харис улы Зәбиров |
Туган | 10 ноябрь 1932 СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол |
Үлгән | 27 апрель 2009 (76 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | журналист |
Җефет | Фәния Хуҗахмәт |
Шәех Зәбиров, Миншәех Харис улы Зәбиров (1932 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол — 2009 елның 27 апреле, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.
Шәех Зәбиров Татарстанның Лениногорск районы Сары Биккол авылында (Әби авылы) туа. Бу авыл татарлары кайчандыр Төркиягә дин иреген эзләп киткәннәр. Алар бүген Искешәһәр ягында яши. Зәбиров та үзен дә шул якташларының көрәшче рухын һәм мәгърифәтче асылын үзендә сизүен сөйли иде.
Шәех 1941 елда башланган сугышның буеннан-буена үгез җигеп колхозда эшли. 1947 елда Шәех Зәбиров бер төркем үсмерләре белән бергә авылда "Сталинга каршы Ленин юлыннан" дигән яшерен оешма җыялар. Җитәкчеләре — күмхуҗ рәисе улы Луис Хафизов була. Шәех Сталинны тәнкыйтьләгән листовклар язып тарата. Оешма фаш ителгәч, эш Мәскәүгә үк барып җитә, Шөгер район җитәкчелеге алыштырыла. Укытучыларны һәм авыл советында да бер кешене калдыйрмыйча, куалар. Үсмерләрне үзләрен Казанга, төрмәгә алып китәләр. Ләкин эшне мәхкәмәгә җиткермиләр, барысын азат итәләр. Шәех Казан университеты тәмамлап, журналистика өлкәсенә кереп китә.
Шәех Зәбиров «Татарстан яшьләре» газетасында мөхәррир булып эшләгән кеше. Ул шулай ук 1990 елларда «Шәһри Казан», «Мәдәни Җомга» кебек яңа газеталарын булдыруда катнашучыларның берсе.
Фәния Хуҗахмәт белән татарча Мөселман календарен чыгаручы буларак билгеле.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ф.Хуҗахмәт. Әдипләр.ру сайтында 2020 елның 18 февраль көнендә архивланган.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|