Шәрифулла Мифтахетдин
Шәрифулла Мифтахетдин | |
---|---|
Үлгән | Токио[d] |
Һөнәре | дин хадиме |
Шәрифулла Мифтахетдин (?—1967) — мөселман дин әһеле. Токио җәмигъ мәчетенең имам-хатибы (1951-1967). Япония татар-башкорт җәмгыяте әгъзасы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәрифулла Мифтахетдин Ватандашлар сугышы чорында Ак хәрәкәт ягында булып Мөхәмәтгали Корбангалиевның иң якын көрәштәшләренең берсе була.
1920 елда башта Кытайга, аннары Японияга эмиграцияли. Башта Иокогамада, соңыннан Токиода яши.
1924-1951 елларда Токио җәмигъ мәчете имам-хатибының урынбасары булып хезмәт итә.
1951 елда Мөхәммәтәмин Ислами Мисырга күчеп киткәннән соң 1967 елга кадәрТокио җәмигъ мәчетенең имам-хатибы була һәм «Исламия» мәхәлләсен җитәкли[1].
1967 елның гыйнварында Токио шәһәрендә вафат була.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче хатыны һәм кызы 1923 елның 1 сентябрендә Японияда булган көчле җир тетрәве вакытында һәлак була.
Икенче катын — Рауза Мөхит, улы Фәрит.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ История татар и башкир в Японии в 1-й половине ХХ века(үле сылтама)