1921 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1917 · 1918 · 1919 · 1920 — 1921 — 1922 · 1923 · 1924 · 1925 |
Унъеллык |
1900-еллар · 1910-еллар — 1920-еллар — 1930-еллар · 1940-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1921 (бер мең тугыз йөз егерме беренче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча шимбә көнне башлана. Бу безнең эраның 1921 елы, II меңьеллыкның 921 елы, XX гасырның 21 елы, XX гасырның 3 унъеллыгының 1 елы, 1920 елларның 2 елы. 1921 елдан бирле 103 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 13 март — Монголия Кытайдан үз бәйсезлеген игълан итте.
- 25 июнь — «Татар телен кертү турында» декрет имзалана.
- Җәй коры килү сәбәпле Идел буенда коточкыч ачлык башлана.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1921 елда туганнар
- 20 гыйнвар — Фатыйх Шәрипов, Советлар Берлеге Каһарманы (1944).
- 28 февраль — Геннадий Паушкин, язучы.
- 15 май — Фуат Вәлиев, тарихчы.
- 21 май — Андрей Сахаров, совет физигы.
- 23 май — Гамил Афзал, шагыйрь.
- 13 июнь — Гарәфи Хәсәнов, татар язучысы.
- 15 июнь — Асия Хәйруллина, татар артисткасы, Тукай премиясе лауреаты (1958).
- 11 июль — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим.
- 20 август — Гази Заһитов, Рейхстаг өстендә Җиңү байрагын куючыларның берсе.
- 15 сентябрь — Васил Булатов, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 15 сентябрь — Иван Кочнев, Советлар Берлеге Каһарманы.
- 1 октябрь — Шәүкәт Вәлиев, журналист.
- 23 октябрь — Фәхри Насретдинов, татар җырчысы, артист.
- 3 ноябрь — Чарльз Бронсон, АКШ актеры.
- 30 ноябрь — Әхәт Нигъмәтуллин, татар әдәбият белгече, шагыйрь.
- 1 декабрь — Юныс Әминов, драматург.
- 1 декабрь — Әсгать Исхаков, Шеңҗан азатлык хәрәкәте юлбашчысы.
- 15 декабрь — Динис Исламов, язучы, журналист.
- 24 декабрь — Зәки Нури, шагыйрь.
- 28 декабрь — Әнвәр Кәримов, хәрби очучы-сынаучы.
- 30 декабрь — Галия Хантимерова, татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1921 елда вафатлар
- 6 гыйнвар — Лев Карпов, инкыйлабчы, Бондюг химия заводы директоры (1915-1918 елларда).
- 5 июнь — Жорж Фейдо, француз драматургы.
- 7 август — Александр Блок, рус шагыйре.
- 24 август — Николай Гумилёв, рус шагыйре.
- 9 октябрь — Дәрдемәнд, татар шагыйре.
- 22 ноябрь — Ибраһим Терегулов, мәгърифәтче.
- 25 декабрь — Владимир Короленко, язучы.
- 28 декабрь — Сергей Рыбаков, музыка белгече-этнограф.