Астероидлар билбавы
Астероидлар билбавы — Марс һәм Юпитер орбиталары арасындагы кытыршы формадагы объектлар (астероидлар яки кече планеталар) белән тупланган Кояш системасының өлкәсе.
Еш бу өлкә астероидлар баш билбавы яки төп билбау дип йөртелә. Шушы атама бүтән кече планеталар тупланмалары: Койпер билбавы, чәчелгән диск һәм Оорт болыты белән аермасын күрсәтә.
1850 елларда Александр фон Гумбольдт бу төшенчәне кертә.
Астероидлар билбавының суммар массасы Айның массасы 4% тәшкил итә, яртысы 4 иң эре объектында тупланган: Церера, (2) Паллада, (4) Веста һәм (10) Гигея. Аларның уртача радиусы 400 км тәшкил итә, бу пояста бердәнбер кәрлә планета Церера 950 км радиусына ия, ул Паллада һәм Веста суммар массасыннан ике тапкыр зуррак.
Күпчелек астероидлар радиуслары берничә дистә метр гына тәшкил итә, җитмәсә астероидлар бу өлкәдә шундый чәчелгән, шуңа күрә анда очып узган бернинди галәми аппарат астероидлардан зыян күрмәгән.
Юпитерның гравитацион кыры кече планеталарның орбиталарына һәрвакыт тәэсир иткән, өстәмә орбиталь энергиясен биргән, нәтиҗәдә бу җисемнәр үзара бәрелешкәннәр һәм протопланетада ябыша алмаганнар.
Нәтиҗәдә күп кенә планетезимальләр (планета яралгылары) күп кенә кечкенә китекләрдә ватылган булып чыкканнар, аларның бер өлеше Кояш системасыннан тыш чыгарып ташланганнар, икенче өлеше Кояш системасының сузылган орбиталарында эләккәннәр һәм планеталар ул ватыклардан соңгы авыр бомбалау кичергәннәр.
Шул дәвердән соң булган бәрелешләр нәтиҗәсендә астероидлар гаиләлеге һәм зодиакаль яктылыкны булдыручы галәми вак тузан хасил булганнар.
Юпитерның гравитацион кыры шулай ук тотрыксыз орбиталар өлкәләрен булдыра, анда Юпитер белән резонансы сәбәпле астероидлар булмый диярлек. Бу өлкәгә эләккән астероид кыска вакыт эчендә шушы орбитадан Кояш системасыннан тыш яисә эчке планеталар орбитасына чыгарып ташланачак.
Аерым астероидлар үзенчәлекле спектрына ия. Төп билбауда астероидларның 3 спектраль сыйныфы табылган: күмерсу (С сыйныфы), силикат (S сыйныфы), металлик яки тимер (М сыйныфы). Галәми сәнәгать карашы буенча бөтен сыйныфлар, аеруча металлик астероидлар кызыксыну тудыра, бәлки, киләчәк сәнәгатьтә кулланылып була.
Күренешләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кояш системасы | |
---|---|
| |
Үзәк йолдыз һәм планеталар | Кояш • Меркурий • Чулпан • Җир • Марс • Юпитер • Сатурн • Уран • Нептун |
кәрлә планеталар | |
зур иярченнәр | |
Иярченнәр / боҗралар[ru] |
Җирнеке • Марсныкы • Юпитерныкы / ∅[ru] • Сатурнныкы[ru] / ∅[ru] • Уранныкы[ru] / ∅[ru] • Нептунныкы[ru] / ∅[ru] • Плутонныкы[ru] / ∅[ru] • Һаумеаныкы[ru] • Макемакеныкы[ru] • Эриданыкы[ru] |
Беренче ачылган астероидлар |
(2) Паллада • (3) Юнона • (4) Веста • (5) Астрея • (6) Геба • (7) Ирида • (8) Флора • (9) Метида • (10) Гигея • (11) Парфенопа |
Кече җисемнәр | |
Һипотетик җисемнәр |
Вулкан[ru] һәм вулканоидлар[ru] • Меркурий иярченнәре[ru] • Венера иярченнәре[ru] • Җирнең башка иярченнәре[ru] • Антиҗир (Глория)[ru] • Тейя[ru], Фаэтон (элекке планеталар), Бишенче планета[ru] • Бишенче газлы гигант[ru] • Тугызынчы планета, Түхе[ru], X планетасы һәм башка транснептун планеталар[ru] • Немезида |
Астрономик җисемнәр • Портал:Астрономия • Проект:Астероидлар |
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ледяные сателлиты Солнца // Вокруг Света. — 2006. — № 2 (2785).
- Темпы открытия астероидов с 1980 по 2010
- Asteroids, comets, meteors 1993
- Elkins-Tanton Linda T. Asteroids, Meteorites, and Comets. — First. — New York: Chelsea House, 2006. — ISBN 0-8160-5195-X.
- Blair, Edward C. Asteroids: overview, abstracts, and bibliography. — 2002. — ISBN 978-1590334829.
- Britt, Daniel T.; Colsolmagno, Guy; Lebofsky, Larry. Main-Belt Asteroids // Encyclopedia of the solar system. — 2007. — ISBN 978-0120885893.
- Kovács, József. The discovery of the first minor planets // The European scientist: symposium on the era and work of Franz Xaver von Zach (1754—1832). — 2004. — Vol. 24, Acta Historica Astronomiae. — ISBN 978-3817117482.