Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.
Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла[1].
2023 елдан Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе күләме ике тапкыр — 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр арттырыла (һәрберсе). [2]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде[3]. 1961—1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдыралар. 1975 елда премия шулай ук бирелмәгән.
Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя[4].
Премияне тапшыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Премия мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен тапшырыла.
Лауреатларга лауреат исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатлары һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.
Кагыйдәнамә буенча, кайбер елларны премия бөтенләй бирелмәскә дә мөмкин. Лаеклы кешеләргә бүләкне вафатыннан соң тапшыру, аеруча зур уңышларга ирешкән кешеләргә икенче тапкыр премия бирү очраклары да каралган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-02, retrieved 2010-05-06
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан № 251 от 22.04.2023 “О внесении изменений в Указ Президента Республики Татарстан «О Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая»” (PDF), archived from the original (PDF) on 2023-05-02, retrieved 2023-05-02
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/1106394.html
- ↑ http://gabdullatukay.ru/index.php?option=com_content&task=view&id=3110&Itemid=80
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 — 1960 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
1958 ел | |
1959 ел | |
1960 ел | |
1966 ел | |
1967 ел | |
1968 ел | |
1969 ел | |
1970 ел | |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |