Эчтәлеккә күчү

Туфан Миңнуллин премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туфан Миңнуллин премиясе latin yazuında])
Туфан Миңнуллин премиясе
Ил Россия Россия
Татарстан Татарстан
Төр әдәби премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Туфан Миңнуллин премиясе, Туфан Миңнуллин исемендәге премия (рус. Премия имени Туфана Миннуллина) — драматургия өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия. Күләме — 50 мең сум.

Туфан Миңнуллин. 2010
Мансур Гыйләҗев премиянең грамотасы белән. 2015, Түбән Кама

Җәмгыятьтә зур резонанс алган һәм әдәби һәм театр җәмәгатьчелеге тарфыннан югары бәя бирелгән, Татарстан театрларында куелган иң яхшы драматик әсәрләр, Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган китаплар өчен бирелә[1].

Төп мәкалә: Туфан Миңнуллин

2015 елда (язучының 80 яшьлек юбилее елында) драматург Туфан Миңнуллинның (1935—2012) исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.

Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә кандидат Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында карала.

Премия, кагыйдә буларак, ТР Язучылар берлегенең әдәби ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле катнашында тапшырыла.

Түбән Кама театры премиясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елдан Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театрда 2017 елда «Туфан Миңнуллин исемендәге театраль премия» булдырыла. Премия булдыруның төп максаты: Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә зур хезмәт куйганнары һәм театр сәнгатендәге казанышлары өчен артистларны һәм сәнгать эшчәннәрен бүләкләү һәм Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү.

Премиянең иң беренче лауреатлары — ТР атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева һәм Түбән Кама театрының чишмә башында торучы артистларының берсе Гөлнура Галиева[9].

  1. Премия имени Туфана Миннуллина. Сайт Союза писателей Республики Татарстан
  2. Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар. БТК сайты, 17.10.2015
  3. Татарские писатели удостоены четырех литературных премий. 2020 елның 22 июль көнендә архивланган. Татар-информ, 16.12.2017
  4. Язучылар берлеге Идарәсе премияләрне барлады һәм яңа әгъзалар кабул итте. matbugat.ru, 20.04.2018
  5. Драматургу Аманулле посмертно вручили премию им. Туфана Миннуллина. БТК сайты, 14.12.2019
  6. Рузилә Мөхәммәтова. Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре. Интертат, 4.03.2020
  7. Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023
  8. Рузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024
  9. Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясенең беренче лауреатлары.(үле сылтама) Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты