Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Внешний вид
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы | |
Нигезләнү датасы | 21 гыйнвар 1918 |
---|---|
Рәсми исем | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Җитәкче | Ирадә Әюпова |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы |
Юрисдикциягә карый | Татарстан |
Штаб-фатирының урнашуы | Пушкин урамы |
Вакыт мизгеле | 28 сентябрь 1920, 28 март 1946 һәм 30 апрель 1953 |
Адрес | 420060, Россия, Татарстан респ., Казан шәһ., Пушкин урамы, 66/33 |
Рәсми веб-сайт | mincult.tatarstan.ru |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Викиҗыентыкта |
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы - Татарстан Республикасының мәдәният, сәнгать, кинематография, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыручы, мөнәсәбәтләрне көйләүче башкарма хакимияте органы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәдәният министрлыгы турында Министрлар Кабинетының нигезләмәсе 2005 елда кабул ителә.[1]
Эшчәнлек өлкәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) саклануы;
- Татарстан халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен һәм мәдәниятләренең саклануы, милләтара мәдәни элемтәләрнең ныгуы;
- һөнәри сәнгать, кинематография, фотография, музей һәм китапханә эше, декоратив-кулланма сәнгать һәм халык иҗаты, мәдәни туризм, мәдәни мирас, мәдәният сферасында мәгариф һәм фән үсеше;
- муниципаль берәмлекләрдә ял сферасын үстерү, халыкның мәдәни күңел ачу эшчәнлеген төрлеләндерү.
Cтруктура
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музей эше үсеше бүлеге;
- Мәдәни мирас объектларының саклануы бүлеге;
- Дәүләт заказы бүлеге;
- Кинематография секторы;
- Мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге;
- Һөнәри сәнгать һәм махсус белем бирү бүлеге;
- Төбәкара һәм милләтара хезмәттәшлек, күргәзмә эшчәнлеге бүлеге;
- Муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге;
- Планлаштыру һәм финанслау идарәсе;
- Мәгълүмати-техник һәм материаль тәэминат бүлеге;
- Матбугат үзәге;
- Юридик бүлек;
- Кадрлар бүлеге;
- Идарәче;
- Оештыру эшчәнлеге һәм эш башкару бүлеге;
Бәйле оешмалар һәм феноменнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Казан дәүләт консерваториясе
- Казан дәүләт мәдәният институты
- Татарстан Кинематографистлар берлеге
- Татарстан язучылар берлеге
- Татарстан Композиторлар берлеге
- Татар академия дәүләт опера һәм балет театры
- Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
- Татар дәүләт филармониясе
- Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
- Татарстан Республикасының милли музее
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җитәкчелек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2018 елның 3 маеннан — Ирадә Әюпова[2].
- 2011 елның 26 мартыннан 2018 елның 23 апреленә кадәр министр вазифасын Айрат Сибагатуллин били[3].
- 2005-2011 — Зилә Вәлиева
- 1999-2005 — Илдус Тарханов
- 1985-1999 — Марсель Таишев
- 1976-1985 — Илтөзәр Галиев
- 1973-1976 — Әдип Миңдубаев
- 1962-1973 — Булат Гыйззәтуллин
- 1956-1962 — Хаҗи Рәхмәтуллин (1907-1974)
- 1953-1956 — Ю. Закиров
Аерым танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | исем | тасвирлама | Викиҗыентыктагы төркем | туу датасы | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|
Гафур Каюмов | татар драматургы, театр режиссёры | 1959-03-02 | 2018-07-27 | |||
Роберт Шәймәрдәнов | мәдәният эшлеклесе, Минзәлә драма театрының мөдире (1992-2020) | 1963-12-23 | 2022-12-19 |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт 2007 елның 3 июль көнендә архивланган.