Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее
Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Чүпрәле районы |
Урын | Иске Чүпрәле |
Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 1990 |
Урын | 422470 ТР, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле, Дзержинский ур., 4. |
Директор | Гөлназ Рәис кызы Җаббарова |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее (рус. Краеведческий музей Дрожжановского района) — Татарстанның Чүпрәле районы үзәге Иске Чүпрәле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле төбәге тарихы, татар һәм чуаш халкының мәдәнияте белән таныштыра.
Филиаллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970 елда район пионерлар йортында (директоры Рафаил Сирачетдин улы Субаев) туган якны өйрәнү почмагы ачыла.
1990 елның 16 мартында музейга элекке хәрби комиссариат бинасы бирелә. 1991—2000 елларда ТР милли музее филиалы.
2011 елның 1 гыйнварында муниципаль бюджет оешмасы статусы ала. 2013 елда музейга элекке Агробанк бинасында урын бирелә.
Музей директорлары: 1990—1993 елларда Рәфәгать Фәтхелислам улы Низамов (1933—1993), 1994 елдан Рәдиф Рафаил улы Субаев[1].
Экспонатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп фондта 2 030, фәнни-ярдәмче фондта 1 363 саклау берәмлеге. Музейда тарихчы-галим Һади Атласи, фронтовик-шагыйрьләр Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, җырчы Габдулла Рәхимкулов, Камал театры актерлары Һидаят Солтанов, Ринат Таҗетдинов, академик Ирек Фәхретдинов, чуаш драматурглары Николай Ефремов, Анатолий Чебанов, шагыйрә Валентина Тарават һ. б. турында мәгълүмат тупланган.
Палеонтология, этнография бүлекләре, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында экспозиция бар. Татар һәм чуаш халкының көнкүреш әйберләре тупланган.
Экскурсияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Туган ягым
- Беркем дә, берни дә онытылмаган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында чүпрәлеләр
- Чүпрәле районының элеккесе һәм бүгенгесе
- Үзеңә таләпчән булсаң, зур уңышларга ирешерсең. Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Каһарманы, 9 Ленин ордены кавалеры, ССРБ авиация сәнәгате министры булган Пётр Василий улы Дементьев (1907—1977) турында
- Әфганстан – йөрәк ярам
Сылтанмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Краеведческий музей Дрожжановского района. Музеи России(рус.)
- Краеведческий музей Дрожжановского района. tatfrontu.ru(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дрожжановский краеведческий музей. 2019 елның 25 июль көнендә архивланган. Культурный дневник школьника(рус.)