Зәкия Туишева
Зәкия Туишева | |
---|---|
Туган телдә исем | Зәкия Хафиз кызы Туишева |
Туган | 29 декабрь 1919 Зәет, Сиделле вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, РСФСР[d] |
Үлгән | 26 декабрь 2018[1] (98 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | РСФСР→ СССР→ РФ |
Һөнәре | артист, режиссёр |
Бүләк һәм премияләре |
Зәкия Туишева[2][3] , шулай ук Зәкия Туешева [4], Зәкия Хафиз кызы Туешева (Туишева) (1919 елның 29 декабре ― 2018 елның 26 декабре) – Бөек Ватан сугышында катнашкан театр артисты, режиссёр; 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт татар драма театрының актрисасы, куючы-режиссёры, баш режиссёры. ТАССР халык артисты (1969). Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы (1997).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1919 елның 29 декабренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе Чаллыбаш районы) Зәет авылында туган. Әтисе, мулла булу сәбәпле, халык дошманы дип табылып, сәяси золым корбаны була.
1938-1941 елларда Камал театры каршындагы театр-студиядә укый.
Сугыш башлангач, шәфкать туташлары әзерли торган кыска вакытлы курсларны тәмамлап, фронтка китә. Көнбатыш фронтында һәм I Украина фронтында 121- укчы дивизиясендә полк медпунктында, 1944 елдан медик-санитар батальонда шәфкать туташы булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби уңышлар өчен» медале, «Праһаны азат иткән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1946 Татар дәүләт күчмә театры.
- 1948-1949 Мамадыш колхоз-совхоз театры.
- 1951-1976 Әлмәт театры артисты һәм режиссёры.
- 1976-1990 М. Горький клубы (Әлмәт) халык театры режиссёры.
- 1990-1994 Әлмәт театры баш режиссёры.[5]
Әлмәткә 1951 елда килә. Әлмәт театрын үзешчән авыл театры дәрәҗәсеннән алып дәүләт театры дәрәҗәсенә күтәрү өчен барлык сәләтен бирә. Республикага артист һәм мәшһүр режиссёр буларак таныла. Театр сәхнәсендә төрле жанрдагы 38 спектакль куя. Лаеклы ялга киткәч, Әлмәт шәһәренең М. Горький исемендәге клубы үзешчән театры һәм «Нефтьче» мәдәният йорты каршындагы үзешчән театрны җитәкли. Алар белән 10 спектакль сәхнәгә куя. Ике театрга да «Халык театры» исеме бирелә. 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорында З. Туишеваны янәдән Әлмәт театрына баш режиссёр итеп чакырып алалар. Җимерелеп барган театрга яңа сулыш өреп, үзенә генә хас батырлык күрсәтеп, театрны яңа үрләргә күтәрә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башкарган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Машенька — «Машенька» А.Афиногенов
- Анна — «Урланган бәхет» И. Франко
- Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» А.Островский
- Гайнавал – «Ташкыннар» Т. Гыйззәт
- Әлфинур — «Яланаяклы кыз» А. Гыйләҗев
- Тулганай — «Анам кыры» Ч. Айтматов
- Тәңкәбикә – «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
- Васса Железнова – «Васса Железнова» М. Горький
Куйган спектакльләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Тирән тамырлар» А. Дюссо (дебют)
- «Законлы никах белән» Ә. Атнабаев
- «Чаткылар» Т. Гыйззәт
- «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миңнуллин
- «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал
- «Шаян яшьлек» И. Абдуллин
- «Трибунал» А. Макаенко
- «Сөюең чын булса» Х. Вахит
- «Барабанчы кыз» А.Салынски
- «Яшь йөрәкләр» Ф. Бурнаш
- «Әхмәдигә дүрт әби» Ф. Бүләков
- «Банкрот» Г. Камал
- «Татар хатыны ниләр күрми» Г. Ибраһимов
- «Айсылуның айлы кичләре» И. Абдуллин[6]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1966 Бөтенсоюз театр смотры (Мәскәү) – II дәрәҗә диплом.
- 1969 ТАССР халык артисты.
- 1997 Әлмәт шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Кызыклы факт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]З. Туишеваның театр белән беренче танышуы 9 яшендә була. «халык дошманы» кызы Зәкия клубка качып кына җылынырга дип кергән була. Сәхнәдә репетиция бара. Суфлёр авырып киткән. Сәхнәдәгеләрнең берсе дә укый белми. Зәкия: «Мин укый беләм» дип, сәхнәгә беренче мәртәбә суфлёр буларак аяк баса.[7]
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 елда Татарстанның кече театрлары хезмәткәрләрен театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен бүләкләү өчен, Әлмәт татар драма театры инициативасы белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына таянып, Әлмәттәге «СМП-Нефтегаз» нефть-газ компаниясе акционерлык җәмгыятенең финанс ярдәме белән, Зәкия Туешева исемендәге премия гамәлгә куелган.[8]
- 2023 елның 9 маенда Әлмәтнең М. Җәлил урамы, 41а йорт диварына истәлек тактасы урнаштырылган. [9]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Татар-информ — 1990.
- ↑ Туишева Закия Хафиз кызы. // Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. ТР ФА Татар энциклопедиясе инстиуты. К., 1997, 235нче бит
- ↑ ТУИШЕВА Закия Хафизовна. Альметьевская энциклопедия
- ↑ ТУЕШЕВА ЗАКИЯ ХАФИЗОВНА (1919г.р.) Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан
- ↑ Әлмәт МР рәсми сайты(үле сылтама)
- ↑ Республика Татарстан, 05.04.2005(үле сылтама)
- ↑ Знамя труда (Әлмәт), 15.01.2015(үле сылтама)
- ↑ Татарстанда Зәкия Туешева исемендәге яңа театраль премия гамәлгә куелды. БТК
- ↑ Әлмәттә актриса Зәкия Туешевага истәлек тактасы ачылды. Татар-информ, 9.05.2023
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- З. Туешева. Хәтирәләр дөньясында. Әлмәт: «Рухият» фонды, 2013.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәтлеләр З. Туишеваның 95 яшен билгеләде. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Д. Гыймранова. Сәхнәгә — чоңгылга...(үле сылтама)
- Ф. Исмәгыйлева: Безнең үзебезнең Зельдин бар – Зәкия Туишева(үле сылтама)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 29 декабрь көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- Чистай өязендә туганнар
- 26 декабрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- ТАССР халык артистлары
- Режиссёрлар
- Татар артистлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Әлмәтнең шәрәфле ватандашлары
- Зәкия Туешева